16+

Иң күп акча эшләүчегә бүләккә... акча!

90 көн эчендә 3 миллион 800 сум эшләү мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин! Әлеге уңышка ирешү өчен, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты аша үтәргә кирәк. Быелгы җиңүче - «Восходящая пятерка» командасына, иң күп акча эшләгәннәре өчен... акча бүләк иттеләр - бер миллион сум! Ө ч ай элек республикада «Эшмәкәрлек фабрикасы» телепроекты башланып киткән иде....

Иң күп акча эшләүчегә бүләккә... акча!

90 көн эчендә 3 миллион 800 сум эшләү мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин! Әлеге уңышка ирешү өчен, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты аша үтәргә кирәк. Быелгы җиңүче - «Восходящая пятерка» командасына, иң күп акча эшләгәннәре өчен... акча бүләк иттеләр - бер миллион сум! Ө ч ай элек республикада «Эшмәкәрлек фабрикасы» телепроекты башланып киткән иде....

90 көн эчендә 3 миллион 800 сум эшләү мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин! Әлеге уңышка ирешү өчен, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты аша үтәргә кирәк. Быелгы җиңүче - «Восходящая пятерка» командасына, иң күп акча эшләгәннәре өчен... акча бүләк иттеләр - бер миллион сум!

Ө ч ай элек республикада «Эшмәкәрлек фабрикасы» телепроекты башланып киткән иде. Ул яшьләрдә эшмәкәрлек сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Проектта катнашу өчен 859 кеше гариза биреп, шуларның 135ен сайлап алганнар. Нәтиҗәдә 27 команда барлыкка килгән. Өстәмә сайлаудан соң, финалга 50 кеше үтеп, аларны кабат 10 командага бүлгәннәр. 90 көн эчендә бизнес серләренә төшенергә теләүчеләр, үз эшләрен ачып, акча тупларга тиеш булган. Һәр команданың остазы бар, бу вазифага танылган эшмәкәрләр билгеләнгән. Оештыручылар проектны реалити-шоу дип атаган, чөнки ул өч ай дәвамында «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында эфирга чыгып барды. Ахыр чиктә, «Восходящая пятерка командасы (остазлары - Айдар Булатов, «Bulatov group» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе) 3 миллион 880 мең сум эшләп, җиңүче булды. Команда әгъзасы Артур Садыйков «ШК»га сөйләгәнчә, «фабрика»га килгәнче, ул үзен берничә өлкәдә эшкуар буларак сынап караган: теп­лицалар да, азык-төлек тә сатып караган, әмма уңыш бер дә елмаерга теләмәгән. Проектка килгәч, теге юлы ни өчен уңышка ирешә алмаганын ачыклаган.

- Без элек акча эшләү максатын гына күздә тота идек, баксаң, бу иң зур хатабыз булып чыкты. Проектка килгәнче, бизнесның ни икәнен дә белми идек. Беренче урында йә акча, йә тәҗрибә генә булырга тиеш, дип бүлеп карарга ярамый. Бөтен нәрсәгә бертигез игътибар бирергә кирәк, - диде 27 яшьлек Артур.

«Восходящая пятерка» командасы дача йортлары һәм мунчалар төзү белән шөгыльләнә. Җиң сызганып, үзләре мунча салып йөрми, билгеле, бригада яллыйлар. Казан тирәсендә тугыз кешегә йорт һәм мунча төзеп биргәннәр, бәясе 300 меңнән башлана. Артур сүзләренчә, командада рольләр төгәл бүленгән, моны ул уңышка ирешүнең иң мөһим күрсәткече, дип атый. Ул маркетолог вазифасын башкара, оешманы интернетта таныта, клиентлар җәлеп итә.
Казан медицина университетында укучы 26 яшьлек Елена Бусыгина командада реклама өчен җаваплы.

- Өйне һәрчак җылылык һәм гаилә символы буларак ­кабул итәм, төзелеш өлкәсе шуның бе­лән якын. Моңарчы реклама өлкәсендә тәҗрибәм булмаганга, баштарак кыен иде, иптәшләрем, остазыбыз да нык ярдәм итте, - диде Елена.
Шунысы гаҗәп: «Восходящая пятерка» проектның төп унлыгына керә алмыйча, өстәмә сынаулар аша узып кына, финалга эләккән. Бер миллион сумны уртак бизнесны үстерүгә тотачаклар.

22 яшьлек Камил Бәхтиев белән 27 яшьлек Назыйм Исламов тел йотарлык сендвичлар ясап, акча эшли. Алар - проектта җитештерү белән шөгыльләнгән бердәнбер команда. Назыйм һөнәре буенча икътисадчы, әмма саннар белән генә түгел, азык-төлек белән дә мәш килергә ярата. Җәмәгать урыннарында ул ясаган сендвичларны чират торып алалар. Егетләр кәсепләрен «Казан-Арена» стадионыннан башлаган, аннары шәһәрдәге эре чараларга чыкканнар. Барлык продукцияләренә дә рөхсәт кәгазьләре, медицина кенәгәләре дә бар. Проектта 300 мең сум эшләгәннәр. Яшьләр арасында «Сабвэй» дип аталган сендвичлар ресторанында ашау модада хәзер. Кайбер кешеләр, Камил белән Назыйм сендвичларын, сыйфат һәм тәм ягыннан күпкә яхшырак, дип мактый икән. Әлегә алар дүрт төрле бутерброд әзерли, кубинский дигәненә сорау аеруча зур икән.

- Нинди дә эш ачып җибәрү теләге күптән бар иде. Фабрикага ике ай кала электромонтаж фирмасын булдырдым, әмма бик катлаулы булды. Проектка килгәч, уртак бизнесны да, теге эшемне дә җайга салдым, - дип сөйләде Камил.
«Команда А» төркеменнән Арсен Мусин сүзләренчә, проекттан соң аларның фикер сөреше үзгәргән. Остазлары аларга үз мисалында мөмкин булмаган әйберләрнең юклыгын, уңышка ирешүнең үзеңнән генә торганын төшендерә алган. Эшкуар, күпме генә вакыт, көч һәм акча сарыф итсә дә, сынмый торган кеше, диде Арсен. Команданың остазы - LEDEL компаниясе директоры Артем Когданин әйтүенчә, ул шәкертләрен үз-үзләренә ышанырга өйрәтеп кенә калмыйча, үз-үзенә дә ышанган.
- Егетләрнең ачып җибәргән эшенә зур өметләр баглыйм. Хәзер инде алар кемнеңдер ышанганына мохтаҗ түгел, үзләре дә булдыра, - диде остаз.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашкан Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, университетны тәмамлагач, кая эшкә барыйм, дигән сорау килеп туа. Киләчәктә билгесезлек чатында калучылар мөмкин кадәр әзрәк булсын өчен, университетта физикларга да, химикларга да, математикларга да, гомумән, барлык белгечләргә дә эшкуарлык нигезләре мәҗбүри курс буларак укытылачак.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та, вакыт табып, яшь эшкуарлар янына килде. Аның әйтүенчә, эшкуарлык - бик катлаулы эш.

- Кече һәм урта эшкуарлык турында сүз алып бара башлагач, акчабыз җитми, дип уйлый идек. Акча барлыкка килгәч, инфраструктура җитмәгәнен аңладык, индустриаль мәйданчыклар, технопарклар кирәклеге ачыкланды. Баксаң, барыннан да бигрәк, иң мөһиме кеше икән. Белгечләр әзерләргә кирәк, - диде ул.

Татарстан лидеры фикеренчә, эшкуарлык күнекмәләренә мәктәптән өйрәтергә кирәк. Бөтен кеше дә эшмәкәр булып бетә алмас: кемдер түрә, кемдер галим булыр... Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, проектта алган белем һәм тәҗрибәнең тормышта, һичшиксез, кирәге чыгачак. Әлеге тәҗрибәне мөстәкыйль рәвештә дә тупларга мөмкин, ләкин иң яхшысы - яныңда өйрәтүче булганда.

- Командада эшләү - зур тәҗрибә. Чиновник булу өчен яхшы белгеч булырга кирәк: бизнес кануннарын, дәүләт корылышын, икътисадны, юриспруденция нигезләрен дә белергә кирәк. Мин дә эшмәкәр булдым, дәүләт хезмәтендә дә эшләдем. Эшмәкәрләрне яшьтән тәрбияләүне дәвам иттерәчәкбез, - диде Татарстан лидеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading