16+

Казанда яңа завод төзелә

Журналист буларак кына түгел, ә кайчандыр үзем шунда эшләгән кеше буларак та, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең (КАҖБ) язмышы миндә һәрдаим кызыксыну уята. 90 нчы еллардан соң илдә кузгалган капитализм шаукымы нәтиҗәсендә күп заводлар аяктан егылгач та, КАҖБның киләчәгенә өметем югалтмадым. Миллионнар көче белән торгызылган бу завод, һичнигә дә...

Казанда яңа завод төзелә

Журналист буларак кына түгел, ә кайчандыр үзем шунда эшләгән кеше буларак та, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең (КАҖБ) язмышы миндә һәрдаим кызыксыну уята. 90 нчы еллардан соң илдә кузгалган капитализм шаукымы нәтиҗәсендә күп заводлар аяктан егылгач та, КАҖБның киләчәгенә өметем югалтмадым. Миллионнар көче белән торгызылган бу завод, һичнигә дә...

Һәм менә әле күптән түгел генә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Казанга килеп, КАҖБның эшчәнлеге белән шәхсән танышып киткәннән соң, бу өмет тагын да көчәйде.
Белгәнебезчә, КАҖБ уникаль авиация җитештерү комплексы. 1927 елдан бирле анда хәрби һәм пассажир самолетларының иң яңа төрләре ясалып килде. Бөек Ватан сугышы башланып, аны Мәскәү яныннан Казанга күчергәч тә, ул үз эшчәнлеген киметми, киресенчә, тагын да көчлерәк үсеш ала. Үзенең яшәү дәверендә биредә авиация техникасының 34 модификациясе чыгарыла. Бигрәк тә хәрби максатлар өчен. Дөньяда мондый казанышка ирешкән авиазаводлар күп түгел. Мисалга инде дөньякүләм киң танылу алган Пе-2, Пе-8, Ту-16, Ту-104Б, Ту-22 М3, Т-160, ИЛ-62м кебек очкычларны санап үтү дә җитә.
Дөрес, соңгы елларда предприятиедә хәлләр шактый авырлашкан иде. Монда Россия Хөкүмәтенең илнең авиация сәнәгате өлкәсендә тотрыклы икътисади сәясәте булмау да зур роль уйнады. Ә КАҖБ эшчеләре үзләре Россия авиакомпанияләренә ачулы. Янәсе, алар Невадага барып, анда ташландык самолетларны арзан бәягә сатып алалар. Әйтик, ниндидер ки бер калтырча өчен 10 миллион түлисең дә 1 миллион «чумарасын» кесәңә салып куясың. Әлбәттә, мондый «сәүдәгәрлекнең» азагы ни белән төгәлләнергә мөмкинлеген күз алдына китерү кыен түгел. Иң борчыганы - үзебезнең җитештерүчеләргә заказлар юк. Мәсәлән, КАҖБга соңгы шәхси заказ инде моннан берничә ел элек гарәп шәехеннән алынган. Казанлылар аңа йокы бүлмәләре, душ кабинасы да булган самолет ясап биргәннәр. Ә үзебезнең авиакомпанияләр исә йөз чөерә. Шуңа да хәзер КАҖБ бары тик дәүләт заказлары, аеруча хәрби заказлар буенча гына эшләргә мәҗбүр.
Дәүләт заказы дигәннән, Дмитрий Медведев Казанга нәкъ менә шундый заказ белән төзелгән Ту-214 самолетында очып килде. Гәрчә, берникадәр вакыт элегрәк, әле президент чагында, ул бу самолетны тәнкыйтьләп чыккан булса да. Тәнкыйтьнең ни дәрәҗәдә хаклы икәнлеген әйтүе кыен. Мәсәлән, КАҖБның җыю цехы җитәкчесе Николай Муллин сүзләренчә, ул, гомумән, нигезсез булган. Монда самолетның бернинди дә гаебе юк. Президент галиҗәнаплары күңеленә хуш килмәгән «кимчелек» бары тик бортпроводницаны чакыра торган кнопка-төймәдә генә була. Һич тә шасси системасында түгел. Әлбәттә, бу урынсыз тәнкыйть КАҖБның дәрәҗәсенә шактый зур зыян китерә.
Әйдә, кем әйтмешли, узган эшкә салават! Хәзер алдагысына йөз тотып эшләргә кирәк. Ә йөз тотар нәрсәләр аз түгел. Беренчедән, Президент эшләре идарәсе өчен атап ясалган тагын бер өр-яңа Ту-214 инде үз хуҗаларын көтә. Әлеге самолетка, илдә беренче буларак, ракета-зенит комплексларына каршы җайланма да урнаштырылган. Бездә моңарчы пассажир самолетларына андый җиһазның куелганы юк иде әле.
Киләчәккә өмет уята торган икенче нәрсә - Казан авиация җитештерү берләшмәсендә тиздән яңа завод төзеләчәк. Бу турыда Дмитрий Медведев Казанга визиты вакытында игълан итте. Яңа заводта илнең хәрби һава көчләре өчен АН-70 транспорт самолеты җитештереләчәк. Ә мондый төр очкычларга иҗтыяҗ исә гаять зур. АН-70 - урта магистральләрдә очучы йөк самолеты. Аны шулай ук оператив-тактик максатларда да кулланып була. Ул инде мораль яктан искергән АН-12не алыштырачак. Казанда беренче АН-70не 2015 елда ук ясап чыгару күздә тотыла. Ә 2020 елга биредән 250 самолет ясап озатылырга тиеш. Бу кораллану буенча дәүләт программасы кысаларында башкарыла. Гомумән, Дмитрий Медведев, илнең авиатөзелеш тармагын техник үзгәртеп коруга зур әһәмият биреләчәк, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, инде 2015 елга авиазаводлар 30 процентка яңа техника белән тәэмин ителергә тиеш. Ә 2020 елга бу сан 70 процент тәшкил итәчәк. Әлеге максатка Россия Хөкүмәте федераль бюджеттан моңарчы күрелмәгән суммада акча бүлеп бирәчәк. Әлбәттә, бу вәгъдә үтәлсә, илнең авиасәнәгать тармагы шактый иркен сулыш алачак, билгеле. Казан авиация җитештерү берләшмәсенең дә киләчәккә өмете сизелерлек арта. Мәсәлән, эшләр шул рәвешле барса, яңа төзеләчәк заводта алга таба яңа буын стратегик бомбардировщиклар һәм бишенче буын истребитель самолетлар җитештерелә башлавы да ихтимал. Бу хакта Россия оборона министры Анатолий Сердюков хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading