Казанның үсеш стратегиясе буенча фикер алышулар дәвам итә. Мондый документлар ел ахырына кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә кабул ителергә тиеш. Татарстанның һәр территориясе үсешен системалы билгеләүче комплекслы программалар бу. Универсиадага әзерлек барышында Казанның транспорт системасы җитди үзгәреш кичерде. Башкалада юл челтәрен төзеп, капремонт ясаганнан соң, урамнардагы уртача тизлек ике тапкырга...
Казан стратегиясе буенча узган «түгәрәк өстәл»дә Иршат Минкин метро үсеше турында федераль программа кирәклеге хакында чыгыш ясады. Шунда ук КГАСУ якындагы 15 елда Татарстан башкаласының үсеш моделен тәкъдим итте.
Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү кысаларында архитектура-төзелеш университетында транспорт һәм территориаль үсеш буенча «түгәрәк өстәл» узды.
«Түгәрәк өстәл» эшендә Казан мэриясе порталында узган интернет-анкета барышында шәһәр үсешенә кагылышлы кызыклы тәкъдимнәр ясаган казанлылар да катнашты.
Университетның шәһәр төзелеше кафедрасы мөдире профессор Александр Дембич:
- 2030 елга Стратегия өстендә эшләүнең беренче этабы нәтиҗәсе шуны күрсәтте, шәһәрнең пространстволы үсешенең төп сценариенда бер генә үзәкле түгел, ә активлыгы ягыннан берничә үзәге булган шәһәрне сайлау торды.
Казан ул - хәзердән үк үзенең үзенчәлеге, ресурслары һәм функцияләре белән аерылып торган метрополис, - дип билгеләп үтте һәм алар тиешле транспорт элемтәсе белән тәэмин ителергә тиеш дип аңлатты.
Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Иршат Минкин транспорт-күчереп утырту төеннәре метро станцияләре нигезендә формалашсын дип тәкъдим итте.
- Бу районнарның һәм тулаем шәһәрнең үсешенә гаҗәеп импульс бирәчәк. Метроларның үсеше шәһәр үсешенең умыртка баганасы булырга тиеш, - дип басым ясады ул. Һәм «түгәрәк өстәл»дәгеләрнең игътибарын илдә метро төзелеше буенча максатчан федераль программа булмавына юнәлдерде. Шуның аркасында Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала миллион халкы булган барлык шәһәрләрдә җир асты юллары төзү, нигездә, туктады. «Казан исә шәһәрдә бер генә түгел, һич югы ике-өч линия булуга бик мохтаҗ, - дип белдерде ул.
Очрашуга эксперт сыйфатында Мәскәүдән чакырылган Елена Боровик: «Транспорт мәсьәләсенә килгәндә, Казан, бәхәссез, Россиядә иң яхшы шәһәр», - дип ассызыклады. Эксперт шулай ук Казанда җәяүлеләр хәрәкәтендә куркыныч урыннарның күп булуын, вакыты белән тротуарларның кинәт өзелү очраклары булуын белдерде. Ул күбрәк шәһәр эче районнарындагы юллар челтәре үсешенә игътибар бирергә һәм дөньяның күп кенә башкалаларындагы кебек, трамвайлар һәм метроның бердәм челтәрен булдыру турында уйларга киңәш итте. «Бүген кеше пространствоны вакыт белән үлчи. Транспорт пространствоны кыса, шуңа күрә транспорт ул - вакыт, кешенең тутырып бетереп булмый торган төп резервы», - дип билгеләп узды Елена Боровик.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ГИБДД идарәсе җитәкче урынбасары Рөстәм Гәрәев кызыклы мисаллар китерде. Ул 2006 елдан юл-транспорт вакыйгаларында үлүчеләр саны ике тапкыр, ә аварияләр саны 38 процентка кимеде дип билгеләп үтте. Күп дәрәҗәле юл чишелешләре төзүнең нәтиҗәлелегенә Татарстан Экология министрлыгының дәүләт экологик экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүне тәртипкә салу идарәсе җитәкчесе Рәисә Шаһидуллина да тукталды. Ул юл чишелешләре төзелешеннән соң торак йортлар тирәсендә һаваның пычрану дәрәҗәсенең кимүе хакында мәгълүмат китерде. Рәисә Шаһидуллина аерым бер юл кишәрлекләрендә Мәскәүдәге кебек хәрәкәтне чикләү варианты шәһәр өчен котылгысыз дип саный. Һәм ведомство тиешле тәкъдим белән, ГИБДДга мөрәҗәгатъ итәргә җыена.
Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров полицентричность принцибы Генпланны эшләүчеләр (ГУП «НИиПИ Генплана Москвы».) тарафыннан да исәпкә алынуын белдерде. Казанда 2030 елга кадәр 11 үсеш ноктасы формалаштыру күздә тотыла. Бу вакытка шәһәр халкы 1 млн. 430 мең булачак.
Белешмә
Исегезгә төшерәбез, Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү 2016 елның февралендә башланды. Июньгә документлар әзерләүнең беренче этабы төгәлләнде. Экспертлар Татарстан башкаласының киләчәген ничек күзаллауларын 50дән артык тематик мәйданда бәян иттеләр. Интернет-анкета һәм социаль сораштыру барышында казанлылар киләчәктә башкала нинди юлдан барырга тиешлеге хакындагы фикерләрен җиткерделәр. Стратегиянең беренче этабын эшләүгә 2,5 меңнән артык кеше җәлеп ителде.
Фото: vk.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар