16+

“Инвалидларга игътибар күрсәтү ун көнлек шау-шу гына булмасын”

Казанда 82 меңнән артык инвалид яши, шуның 6 186сы – балалар.

“Инвалидларга игътибар күрсәтү ун көнлек шау-шу гына булмасын”

Казанда 82 меңнән артык инвалид яши, шуның 6 186сы – балалар.

– Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Игелекле сәяхәт” конкурсында катнашучыларны сайлап алу башлана. Җиңүче 5 гаилә быел Калининградка сәяхәткә бара, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэриядә узган киңәшмәдә.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр “Нәкъ менә мин ни өчен Калининградка барырга тиеш” дигән видеоязманы “Игелекле Казан” (“Добрая Казань”) dobro@kzn.ru почтасына җибәрергә кирәк.

1декабрьдән сәламәтлекләре чикле балаларны “Луч”, “Тылсым”, “Крылья” инклюзив үзәкләренә кышкы сменага язу старт ала. Язылу 558-74-18 телефоны аша үткәрелә.

Муниципалитет 327 гаиләнең һәркайсына 10 мең сум матди ярдәм бирә. Болар: берничә инвалид-бала тәрбияләүчеләр; ата-ана үзләре үк инвалид хәлләрендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүчеләр; ялгызлары гына балигъ булмаган инвалид-бала тәрбияләүчеләр.

 2-10 декабрьләрдә сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен “Мега” сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. 2 декабрьдә “Тасиго” кунакханәсендә “Карьерага юл” конкурсының финалы була, анда инвалидлар эш бирүчеләр белән очраша һәм эшкә урнаша алачак.

Мәгариф учреждениеләрендә семинарлар, конкурслар, осталык дәресләре, күргәзмәләр, спорт чаралары оештырыла.

 29 ноябрьдә Совет районындагы С. Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараенда сәламәтлекләре чикле кешеләрнең “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” XVIIнче республика сәнгать фестиваленең гала-концерты була.

30 ноябрьдә Казан Ратушасында “Юность” мәдәният сараеның “Э-моция” инклюзив театр студиясе катнашында IIIнче республика инклюзив балы уздырыла.

3декабрьгә Тимерюлчылар мәдәният сараенда “ЛУЧ – люди, умеющие чувствовать” халыкара фестиваленең гала-концерты билгеләнгән.

– Быел читтән торып оештырылган конкурс Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән, Украинадан, Төркиядән, Тайландтан һәм Үзбәкстаннан 560 гариза җыйды, – диде Гүзәл Сәгыйтова. – “Казан мол” сәүдә үзәгендә “Добрый сувенир” кибете эшли. Анда инвалидлар ясаган сувенирлар сатыла.

3 декабрьдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында сәламәтлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырыла. “Московский” мәдәният үзәгендә 4 декабрьдә Киров һәм Мәскәү районнары, ә 6 декабрьдә Вахитов һәм Идел буе районнары концерт куя.

6 декабрьдә “Ярдәм” мәчете территориясендәге “Дан” инклюзив комплексында “Көчле рухлылар” (“Сильные духом”) спорт чарасында флорбол, футбол, өстәл теннисы, бочча, шашка, шахмат төрләрендә көч сынашырга мөмкин.

10 декабрьдә Нагорный бистәсендәге мәдәният йортында Габдулла Тукай әкиятләре буенча әзерләнгән “Воспитанный ребенок” инклюзив спектакле премьерасы тәкъдим ителә.

“Ярдәм” мәчете территориясендәге “Дан” инклюзив спорт комплексында 150 инвалид бала спортның 9 төреннән шөгыльләнә. Казандагы спорт корылмаларында сәламәтлекләре чикле балаларга һәм өлкәннәргә бушлай яки ташламалы бәяләрдә шөгыльләнү шартлары тудырылган. Ташламалар каралган спорт һәм мәдәният учреждениеләре турында мәгълүмат Казан мэриясенең kzn. ru рәсми порталында бирелгән.

– Муниципаль мәктәпләрдә 1346 инвалид һәм 1167 сәламәтлекләре чикле бала укый. Шәһәрдә хәзер 53 база мәктәбе эшли, аларда инвалид балалар өчен махсус сыйныфлар булдырылган. 757 сыйныфта сәламәтлекләре чикле балалар сәламәт балалар белән бергә укый. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1137 инвалид-бала йөри, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып, шәһәрдә инвалидлар, аеруча, инвалид балалар өчен уңайлы шатлар тудырыла баруын искәртте.

– Инвалид-балалар белән шөгыльләнүче укытучылар һәм тәрбиячеләр чын мәгънәсендә игелекле җаннар, аларга рәхмәт! Инвалидлар декадасы ул мәсьәләне алгы планга чыгарып кую гына, инвалидларга ел дәвамында игътибар күрсәтелсен, – диде мэр Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading