16+

“Прикинь, 20 елга алган идем, 7 елда түләп бетердем”, яки банкта ишеткәннәрдән

Әнә бер егет әнисе белән кредит алырга килгән. Колак ишетә бит, ә ишеткәч – тыңлыйсың. Әнисе исеменә алалар икән. Аларга хезмәт күрсәтүче кыз шундый матур итеп сөйли ки, кирәкмәсә дә, шул кредитны аласы килә башлады хәтта. Санадылар-санадылар да, егетнең кәефе киткәнлеге күренде. Түбән ставкалар дигәнгә ышанып килгәннәр, саный башлагач, башка саннар килеп чыккан икән

“Прикинь, 20 елга алган идем, 7 елда түләп бетердем”, яки банкта ишеткәннәрдән

Әнә бер егет әнисе белән кредит алырга килгән. Колак ишетә бит, ә ишеткәч – тыңлыйсың. Әнисе исеменә алалар икән. Аларга хезмәт күрсәтүче кыз шундый матур итеп сөйли ки, кирәкмәсә дә, шул кредитны аласы килә башлады хәтта. Санадылар-санадылар да, егетнең кәефе киткәнлеге күренде. Түбән ставкалар дигәнгә ышанып килгәннәр, саный башлагач, башка саннар килеп чыккан икән

Эш көннәренең берсендә Татарстанның мәгълүм банкында утырырга туры килде. Чират көтеп. Нәкъ менә чиратларда әллә ниләр күрәсең-ишетәсең бит ул.

Салым органнарыннан бурычларым турында хәбәр килде. Бөтен нәрсәне вакытында күрсәтеп, вакытында түләп бара идем, югыйсә. “Барыбер түли инде бу”, дип тагын җибәргәннәрме – белмим, әмма шактый нервыны ашады бу түләүләр. Башта кая барырга кирәклеген беркем әйтә алмады (белгечләр дә белмәгәч, мин кайдан белергә тиеш соң аны). Киттем үземнең инспекциягә. Белешмә ясап бирделәр, 5 меңгә якын бурычым бар икән. Минәйтәм, “ничек, кайда түләргә соң? Реквизитлар бармы?”. Җавап кыска булды: “в любом банке!”. Кәефе юк иде бугай пластик тәрәзә артындагы кызның. Җәллим инде үзләрен: әйе, мозгаларын ашап бетерәләрдер, клиентларның да төрлесе була бит. Ну әйбәт кенә сораган кешегә әйбәт кенә җавап бир инде син. Юк, аралашу культурасы юк шул безнекеләрдә, юк.

Башта бер банкка кердем. Анда мондый түләүләр турында бөтенләй белмиләр булып чыкты. “Соңгарак калгансыз, эш көне бетеп килә бит инде”, дип кенә сөйләштеләр. Россия күләмендә эшли торганына да кердем. Икенче көнне. Анысына иртәрәк кердем бугай, миңа җавап биргән кызның йокысы туймаганмы, әллә уянып бетмәгәнме – шулай ук берни белми булып чыкты. Таныш-белешләрем аша белешә-белешә, барыбер кайда, ничек түләргә кирәклеген ачыкладым: шул ук салым инспекциясенә икән. Түләү реквизитларын да бирергә тиеш булганнар да бит, онытканнардыр инде. Анысын да таптым һәм банкка киттем.

Банкта утырам шулай. Хезмәттәшләргә бер сәгатьтән кайтам дип киткән идем, ике сәгать утырырга туры килде. Кеше күп түгел, әмма... Әнә, бер төркем төрек ир-егетләре дүрт кассага кереп тулган. Касса бүлмәләреннән кычкырышкан, көлешкән тавышлар ишетелә – төрекләрнең эмоциональ икәнлеген беләсез бит. Бер кассадан икенчесенә берәү чабып йөри. Тәрҗемәче икән. Мескен кассирларны җәлләп куйдым шунда. Аз-маз чамалыйм бит инде бу телне, туган якларына акча җибәрәләр икән. Нигәдер долларда. Долларның бик арзан булуына зарланышып алалар үзләре, күпмедер суммадан арттырырга да ярамый икән. Кыскасы, боларны шактый тыңлап утырдым.

Әнә бер егет әнисе белән кредит алырга килгән. Колак ишетә бит, ә ишеткәч – тыңлыйсың. Әнисе исеменә алалар икән. Аларга хезмәт күрсәтүче кыз шундый матур итеп сөйли ки, кирәкмәсә дә, шул кредитны аласы килә башлады хәтта. Санадылар-санадылар да, егетнең кәефе киткәнлеге күренде. Түбән ставкалар дигәнгә ышанып килгәннәр, саный башлагач, башка саннар килеп чыккан икән. Үзенең кредиты бар, шуңа әнисе исеменә алалар. Бик борчыла егеткәй, йөзенә “тагын батабыз инде” дигән төсмер бәреп чыккан. Барыбер алдылар...

Ә менә берәү, киресенчә, шатлана әнә. Ипотекасын түләп бетергән һәм белешмә алырга килгән бер кыз телефоннан кем беләндер шатлыгын уртаклаша. “Прикинь, 20 елга алган идем, 7 елда түләп бетердем” дигән сүзләрен ишеткәч, аның өчен мин дә шатланып куйдым. Матур гына киенгән, бизәнгечләре мулдан, акчаны шәп эшли, ахрысы. Безнең кебек бюджетта утырмыйдыр шул. Ну барыбер молодец ул кыз. Җаен да, мөмкинлеген тапкан.

Олырак яшьтәге апа счет ачарга килгән. “Онлайн ачсагыз, процентлары күбрәк була”, ди консультант кызлар. Андый әйберләрне белми икән, книжка кирәк миңа, ди апа. Акча җыясы теләге зурдыр. Бирсен Ходай, җыелсын. Югалмасын гына.

Югалмасын дигәннән, соңгы вакытта мошенникларга бик зур суммаларда акча күчерүче апалар-абыйлар турында сөйләп торалар. Андагы суммаларны күргәч, аптырап та каласың: кайдан шуның кадәр акчалары бар да, ничек җыеп бетерделәр икән? 10 мең, 30 мең сум турында сүз бармый бит, яртышар миллионнарын югалта кайберәүләр!

Хәер, кеше акчасын санау – безнең эш түгел. Акчаның кадерен белсәң, бәлки җыеладыр да ул. Җыелсын иде дигән теләктә калам.

Сабир Закиров 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес сүзләр язгансыз.

    Мөһим

    loading