Татарстан бизнес алып бару һәм инвесторларны җәлеп итү өчен иң уңайлы төбәкләрнең берсе санала. Үз эшләрен ачкан, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр өчен нинди генә программалар, грантлар, ярдәмнәр каралмаган. Шул ук вакытта җирлекләргә барып ярдәм алдыгызмы, дәүләт ярдәмен тоясызмы, дип сораша башласаң, күпчелек бер төсле җавап ишетәсең: безгә комачауламасалар, иң...
Эш нәрсәдә соң? Нигә эшмәкәрләребез уңайлы мохиттә үзләрен уңайсыз тоялар? Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов командасы, әлеге сорауга ачыклык кертергә тырышып, республика буенча сораштыру үткәргән. Һәрбер районнан - 100, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 250шәр эшмәкәр 40 сорауга җавап биргән.
Хәзергә 15 сорау буенча нәтиҗә ясалган. Аннан күренгәнчә, эшмәкәрләргә акчалата ярдәмнән дә бигрәк җирлектәге җитәкчеләрнең алар белән ачыктан-ачык сөйләшүләре, проблемаларын аңлаулары җитми. 76 процент эшмәкәр җирле җитәкчеләрнең үзләренә булган мөнәсәбәтеннән канәгать түгел. Бер уйласаң, бу бик зур сан. Шуңа ук бәйле рәвештә дияргә була, сораштыруда катнашучыларның 56 проценты җитәкчелекнең бөтен эшмәкәрләргә дә тигез шартлар тудырмавыннан зарланган. Кычкырып әйтергә курыксалар да, һәркемгә мәгълүм чынбарлык: район башлыгының якыны, кода-кодагые булмасаң, синең бизнесыңның киләчәге шикле булырга мөмкин.
- Эшмәкәр үзен туендыра, башкаларны эш белән тәэмин итә, салым түли. Аларга карата игътибарлырак булырга, сүзләренә колак салырга кирәк. Бу бит сезнең кешеләр, сезнең эшмәкәрләр. Алар белән эшли белергә кирәк. Без түрәләр генә хаклы булып, башкалар надан булып чыгамы? Без барыбыз бер көймәдә. Кеше бизнес белән шөгыльләнергә тели, түрәләр шуны аңламый, - диде Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән чираттагы очрашуда.
Җылылыкка, электр энергиясенә, суга тоташтыру өчен рөхсәт кәгазен алу һәрбер эшмәкәрнең җанына уелып язылып куядыр, мөгаен. «Коммуникацияләр челтәренә тоташтыру сезнең өчен катлаулымы?» - дигән сорауга 66 процент эшмәкәр - газга, 56 проценты - җылылыкка, 49 проценты электр энергиясенә тоташтыру авырлыклар тудыра, дип җавап биргән.
Шулай да эшмәкәрләрне иң куркытканы - күзәтчелек органнарының әледән-әле тикшерүгә килүләре. Сораштыруда катнашучыларның 65 проценты дәүләт органнарының тикшерүчеләрен кабул иткән.
Тикшерүчеләр арасында салым һәм янгын сүндерү хезмәте - лидер, өченче урында - Роспотребнадзор, алардан соң - административ һәм хезмәт инспекциясе. Күпчелек вакытта бу тикшерүләр штраф белән тәмамлана. Кисәтү дә түгел, нәкъ менә штраф. Эшмәкәрләрнең 22 проценты гына үзләренә салынган штрафларның законлы һәм нигезле булуы белән килешкән. Димәк, һәр бишенче эшмәкәргә штраф законсыз салынган.
Яла ягып тәм табалар
Бала чакта өлкәннәрнең бер абзый турында сөйләгәннәре хәтердә. Алар аның исемен дә шулхәтле куркып, пышылдап кына әйтә торганнар иде. Әнә шул абый кеше өстеннән әләкләргә, яла ягарга һәм аны дөрес итеп язып, кирәкле урынга алып барып җиткерергә бик оста икән. Хәзер исә бу бик җайлы: интернет аша кем өстеннән зарланасың килә, рәхәтләнеп зарлан. Бер уйласаң, бу хезмәт халыкка ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылган иде дә соң. Һәрвакыттагыча, аны кире корал итеп кулланучысы табыла. Дөресен генә әйткәндә, чын эш кешесе зарланып та йөрми, уңайсызлана.
«Полимерные материалы+» җәмгыятенең директоры Сергей Трифонов өстеннән бер кеше ун ведомствога 100дән артык шикаять язган. Әлеге эшмәкәрне тикшерергә 30га якын комиссия килгән, лаборатория тикшерүләре үткәргәннәр. Тикшерүләрнең берсе генә дә эшмәкәр кануннарны боза, кемгә булса да зыян сала дип тапмаган. Монда көләргә дә, еларга да белмәссең. Ничек инде менә шулай итеп кешенең тынычлыгын алырга, эшенә зыян салырга була һәм моның өчен беркем каршында да җавап бирәсе дә юк.
Сергей Трифонов, мондый мәгънәсез тикшерүләр бюджет акчасын да, вакытны да күп сарыф итә, бер төсле үк шикаять була икән, эшмәкәрләрне борчымаска кирәк, дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
- Тикшерүләрдән кызык табучылар бар. Алайса түләсеннәр тикшерүләр өчен. Беренчесе бушлай булса да, калганнары түләүле хезмәт булырга тиеш. Сез бит бюджетта утырасыз, сметада. Җавап тотарга тиешме - белмим, анысын закон ничек әйтә. Берәүләр хокуклардан файдалана, икенче як зыян күрә, - дип, Рөстәм Миңнеханов әлеге мөрәҗәгатьне карап бетерергә кушты.
Ә сез нинди каршылыкларга очрыйсыз?
Фәрит Заһидуллин, ипи пешерүче, Биектау районы:
- Безнең Биектау районы башлыгы - алтын кеше. Җирле җитәкчелектән зарланучы эшмәкәрләрне белмим үзебезнең районда. Начармы, яхшымы - әйтә алмыйм, электр энергиясенә тоташтыру өчен бер ай кирәк инде. Күзәтчелек органнарыннан теге яки бу эш өчен рөхсәт язуы алуга килсәк, монда инде ишек артында утыручы кешегә карап. Тормышны белгән, урта яшьләрне узган ханым икән, ул сине аңлап ярдәм итә. Яшьләр белән эшләү бик авыр, алар җансыз робот кебек. Үзләренең тәҗрибәләре юк, белмиләр, сине тыңламыйлар. Миңа калса, иң аксаган өлкә - сәүдә. Сыйфатлы, яхшы итеп җитештерүчеләр бар безнең, инде менә шуны теге яки бу сәүдә ноктасында сатыйм дисәң, башлана мәхшәр. Хәзерге заманда «коммерческий директор» дигән вазифа бар. Алар белән уртак тел табам димә. Сәүдәне тәртипкә салмыйча, җитештерүне арттырып булмый.
Фәрит Хәлиуллин, төзелеш материаллары сәүдәсе, Казан:
- Татарстанда пропискада торам, Мари Элда сәүдә ноктабыз бар. Моннан биш ел элек әлеге кибетне электр энергиясе чыганагына тоташтырдык. Бер көн барып гариза яздым, өч көннән бригада килеп, бөтен эшләрне башкарып китте. Мин моның өчен бары тик 500 сум акча түләдем. Бу турыда Татарстандагы эшмәкәрләргә сөйләгәч, ышанмыйлар. Тизлеге дә аптыратты, бәясе дә. Федераль закон нигезендә эшлибез, бәясе шулай гына дип аңлаттылар.
Исемен күрсәтергә теләмәгән эшмәкәр, Теләче районы:
- Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән булган очрашулары турында бөтен материалларны укып, тапшыруларны карап барам. Соңгысында 76 процент эшмәкәр, җирле җитәкчелектән канәгать түгел, диде. Минем уйлавымча, әлеге сан тагын да зуррак. Минем дә исемемне язсагыз, проблема тудырасыз инде. Үз эшемне оештырганда ни генә күрмәдем, нинди генә шикаятьләр язмадылар... Берәр бәйрәмгә, сабан туена бүләк бирми, ярдәм итми кара син!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар