16+

Татарстан – Россиянең ышанычлы таянычы

«Татарстан башкаласы Казан - әйдаман шәһәр. Эре фәнни, икътисади, мәгариф, мәдәни һәм спорт үзәге булган шәһәр.

Татарстан – Россиянең ышанычлы таянычы

«Татарстан башкаласы Казан - әйдаман шәһәр. Эре фәнни, икътисади, мәгариф, мәдәни һәм спорт үзәге булган шәһәр.

Татарстан башкаласына Универсиада, күптән түгел генә тәмамланган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек халыкара дәрәҗәдәге чараларны үткәрүне ышанып тапшыралар. Казан 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын, ә 2019 елда Worldskills эшче һөнәрләре буенча халыкара чемпионатны кабул итәчәк».

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне Казан активы белән очрашуында әйтте. Җыелыш алдыннан Казан мэры Илсур Метшин республика лидерын «Минем Казан» («Моя Казань») проекты белән таныштырды. «Бердәм Россия» партиясе тәкъдимендәге әлеге проект партиянең 2020 елга кадәрге программасының нигезләмәсен тәшкил итә. Шәһәр халкы белән әңгәмә кору максатында, «МояКазань.онлайн» сайты оештырылган. Программага тәкъдимнәреңне шушы сайтка урнаштырырга була, «Бердәм Россия» партиясенең күчмә кабул итү пунктын үзең яшәгән йорт янына килүен сорап, гариза да калдырырга мөмкин. «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлегенең күчмә кабул итү пункты узган айда казанлылар белән 400 очрашу үткәргән, сайлаучыларның наказларын туплаган. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады.

- Алда торган сайлауларның эчтәлеге - Татарстанны үстерүгә билгеләнгән курска җәмәгатьчелек ышанычы референдумы ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Санкцияләр, тышкы басым, ил җитәкчелегенә басым ясала. Без мондый очракта бердәм булырга тиешбез. Татарстан соңгы биш елда җитди алгарышка иреште, бүген республика Россиядә шактый күрсәткечләрдә әйдаман төбәкләрнең берсе.

Татарстанда елына 33 миллион тонна нефть чыгарыла. ТАНЕКО - яңа Россия­дәге иң яхшы завод. «Алабуга» махсус икътисади зонасында 45 резидент эшли хәзер. Алабугада «Форд» автомобиле двигательләре җитештерү заводы эшли башлады. Республикада бер мең километр асфальт юл, балалар өчен 200 бакча, 300 фельдшер-акушерлык пункты, 171 клуб төзелде.

- Татарстан биш елда 2 триллион 300 миллиард сум инвестиция җәлеп итте. Республика башкалар хисабына яшәүче түгел, без иң күп салым түләүче, без ил үсешенә өлеш кертүче эре төбәк, - диде Татарстан лидеры.
Республикада җитештерелүче тулаем продуктның 34,4 процентының Казанга туры килүен ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Башкаланың фәнни үзәк булуы Казан янәшәсендә Иннополис һәм Смарт-сити төзелешләренә җирлек тудырганлыгын да искәртте. Казанның югары медицина үзәге булуы ассызыкланса да, беренчел медицина учреждениеләрендә, ягъни шәһәр хастаханәләрендә эшчәнлекне яхшырту кирәклеге әйтелде. Казанга елына ике миллион турист килсә, Татарстан күләмендә әлеге санны дүрт миллионга җиткерергә омтылырга чакырды.

- Парклар һәм скверлар елы кысаларында яшел зоналарны төзекләндерү эшләрендә муниципалитетларның, эшкуарларның хезмәттәшлегенә ирешелде. Киләсе елда сусаклагыч зоналарга игътибар юнәлтеләчәк, анда тәртипсезлекләр шактый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - «Имәнлек» станциясе төзелә, метрополитен төзелеше дәвам иттереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов республиканың даими үсешен тәэмин итү, Татарстан Республикасының традицияләрен саклау бурычы куйды:

- Милләтара, динара дуслык булсын! Бу - Татарстанның үсешенә җирлек. Низагта яшәсәк, үсешкә начар йогынты ясалачак. Безгә ышаналар, ышанычны акларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading