- Әй, шайтан тартмасы, сөйләнеп утырмасана! – диде дә Сорур әби, телевизорын сүндереп куйды. – Кеше башын бутап утырасың! Үзем дә инде, карт исәр, ниемә дип кабызамдыр шушыны. Намазда гына утырасы нәстә!
Балалары кайтканда гына кабызыла торган “шайтан тартмасы”н сирәк-мирәк ача да, шулай сукрана-сукрана ябып куя ул. Туксанның аръягына чыккан карчык дөньяның ачысын да, төчесен дә күп татыган: ак белән караны бутап утыруларын чамалый. Гел шулай иде бит.
Чәчәкле яулыгын электән калган гадәт белән аркасына җәеп салган, йон оекбашы өстеннән җылы эчле кәвешен киеп алган җыйнак кына гәүдәле карчык нидер исенә төшереп, ашыга-ашыга кием шкафының өске киштәсеннән бер тартма алды.
- Сез бахырларыма да шундый әтрәк-әләм күпме кыен ашатты. Сөйләп торган булалар шунда.
Сорур карчык бераз саргая башлаган карточкаларны сыйпаштырып куйды. Аннары өстә торганын күзенә якынрак китерде.
- Габдрахман әбзи, синме бу? Нахак сүзнең тәмен син беләсең инде, канатым. Ун ел гомереңне өтермәндә уздырдың. И-и-и... Унтугыз яшеңнән дошман ясадылар да куйдылар. Гөлсылуың бәбәеннән котылган гына иде әле. Кем диген бит, ә? Терәлеп торган күршең. Үзең дә инде, әбзи канатым. Телеңне тыйсаң булмый идеме? Килгән укытучы кыз белән ызба-читальняда кунганын күргән, имеш. Соң алар гөнаһысы бит ул, канатым. Ачуың да килгәндер шул, корсагы борынына тияргә торган хатыны өстенә шайтан вәсвәсәсенә бирелмәсә. Ә ул ишеткән дә, юлыннан алып та атты үзеңне, абзыкаем. Кеше күзеннән яшерсәң дә, Аллаһ күзеннән яшереп буламыни инде, йә?! Ни дигән бит әле, имансыз? “Сталинга тел тидерде” дигән. Куллар да куйдырткан. Зур кеше иде бит, силсәвит кешесе иде.
Ата-анасы да укымышлылар иде дә бит, мулла иде атасы. Юк инде ул, әзи канатым, иман калебеңдә булу кирәк.
Әле дә хәтерлим: бәрәңге алган чагыбыз иде.
- Сау булыгыз, туганнар, - дип кычкырган тавышка башыбызны күтәрсәк, сине алып китеп баралар икән. Бер читтә Гөлсылуың елый, кулында кечкенә генә төргәк. Әллә сизде инде, “үә-үә” дип ул да кушылды.
Көн күрсәтмәделәр инде шуннан соң Гөлсылу җиңгигә. Эшеннән дә кудылар, авылдан да кудылар. Әниләр шулай диләр иде. Кудылар дип, яшәрлеген калдырмаганнардыр инде.
Хәтерлисеңме, әзи, син Сабантуй көнне кайттың бит. Үзгәргән идең, бик тә ябыккан идең. Халык сырып алды үзеңне. Ә мин сизәм бит инде, күзләрең белән кемнедер эзлисең һаман. Кемнедер икәнен дә беләм: Гөлсылу апаны эзлисең син. Бигрәк яратып өйләнгән идең бит. Гөлсылу апа күрше авылда бер иргә киткән иде инде ул вакытта, уртак балалары да туган иде. Без сеңелем белән гел сине күзәттек ул көнне; барырсың микән янына, юк микән? Сиңа хәлләрне җиткергән иделәр инде.
Сорур карчыкның җетелеге бетә төшкән күзләре яшь белән тулды. Сирәк керфекләр арасыннан сытылып чыккан ул яшьләрне кул аркасы белән генә сөртеп алды да кабат карточкадагы абыйсы белән сөйләшүен дәвам итте:
- Очраштыгыз бит сез Сабантуйда барыбер. Без ничек күздән югалткан булганбыздыр, сезне күргәндә, икегез дә читтәрәк, тау битендә елашып утыра идегез. Якынрак барып булмады, ни сөйләштегез икән сез ул вакытта? Нигә кавышмадыгыз икән? Сәбәпләре булгандыр инде. Соңрак Гөлсылу апа да иреннән аерылган дип ишеттерделәр, ул вакытта син өйләнгән идең инде. И-и, канатым. Гаепсездән гаепле ясау авыр түгел ул. Әнә, теге шайтан тартмасы да сөйләнеп утырган була, имеш, анысы гаепле дә, монысы гаепле. Кемнең кулында блач, гаеплене бик оста әвәләп куя ул. Җәза гаепсезләр башына төшә шул, канатым.
Җәза дигәннән... Хәтерлисеңме, безнең авылда бер азгын адәм бар иде. Исемен дә телгә аласым килми инде хәзер. Догалы авызымны пычратып. Авылда да кушаматы гына калды, исемен хәтерләсәләр, шул минем кебек берничә карт-коры хәтерлидер инде. Пәри иде кушаматы. Полицай иде инде менә: өстән кушкан бөтен боерыкны шул үти иде. Бер уч арыш белән өтермәнгә дә шул озатты, сугыш вакытында ялгыз катыннарны да бик рәнҗетте. Кәҗә тәкәсе бар иде моның. Авылда сыерлы йортлар аз бит, күбесе кәҗә асрый. Тәкә сорап барсалар:
- Тәкәмне дә ашатасың, үземне дә ашатасың, кундырып та чыгарасың, - дия торган булган. Кеме генә юк шул дөньяның.
Без яшьрәк идек әле, әниләрнең үзара чышын-пышын килүеннән ишетеп калган идем. Мәчет манарасын да шул кистерде бит, тәре баганасы!
Манара дөбердәп килеп тә төште, җыелган халык кычкырып елап та җибәрде. Бабайларның да елаганын шунда күргән идем. Алар да кычкырып елый ала икән. Ә манара очындагы ай күз алдында юкка чыкты. Күпме эзләделәр – таба алмадылар. Соңрак елларда да эзләп-эзләп караучылар булды әле. Юк, энә булды. Аллаһ тәгалә шулай итә икән ул: саклый алмаганны кире кайтармый икән. Заманалар үзгәреп, яңа мәчет төзелгәч кенә айлы булды авыл. Нур кайтты авылга, азан тавышы кайтты.
Кара, ни дип сөйли башлаган идем әле? Ә-ә, җәза дип бит. Син дә ишеткән булгансыңдыр инде, әбзи, шул Пәринең өрлектәй улы баздан бәрәңге чыгарганда, башына бәрәңгеле чиләк төшеп үлеп киткән иде, хәтерлисеңме? Малае алай начар кеше түгел иде аның, кешегә зыяны тимәде. Алай да атасының гөнаһлары өчен җәзаны улына да бирде Аллаһы тәгалә. Шулай диләр бит, җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин диләр рәнҗешне. Күп рәнҗетте адәмнәрне, бик күп. Бер тапкыр сеңелем сөйләп торган иде. Сугыштан соң авылга ялангач бер кыз килеп чыга. Акылдан язган бу. Шул кызны таяк белән авыл башына кадәр кыйный-кыйный куа теге Пәри. Берни дәшә алмый икән кыз, бәлки телсез дә булгандыр ул. Бәлки, берәр шундый кансызы әрәм итеп шул хәлгә китергәндер дә.
Артларыннан бала-чагалар елый-елый, җәлли-җәлли барган идек дип сөйләгән иде сеңелем. Асияне әйтәм.
- Абзый, тимә, абзый, кыйнама инде, - дип такмаклый-такмаклый бардык, безгә дә сүгенеп кенә кычкырды, ди. Явыз!
Күп инде явызлык җирдә, әбзи канатым. Ач заманда, сугыш заманында асубый да усаллана кеше. Алай дисәң, яхшысының яхшылыгы арта, эче караның карасы чыга ахры ул. Кайберләре үз башларына итенә, кайберләре нәселләренә каргыш төшерә.
Хәтерлисеңме, күршедәге ике ач бала базларына төшкәч, баз капкачын ябып куйган иде бер адәм тәганәсе. Зуррагы башындагы яулыкларын астына җәеп кечкенәсен җылытырга маташкан, дип сөйләделәр. Үлде ул нарасый. Үзләрен дә өтермәнгә алып киттеләр тегеләрнең. И Аллам сакласын, Аллам сакласын. Кешеләр хәтеренә шулай начар булып кереп калудан бер Аллам Үзең сакла! Карале, күңелемне кузгатты теге тиле ящиклары. Үзем дә инде, нәстәгә кабызамдыр.
Сорур карчык карточкадагы сурәтне кытыршы куллары белән сыйпап тагын бераз карап торды да кире тартмага салып куйды.
Иртән истә, төнлә төштә, –
Чыкмыйсыз уйларымнан, - дип әкрен генә көйли-көйли тартманы үз урынына куйды.
Намаз вакыты җитеп килә иде. Озакламый аның йомшак мәкамле тавышы ишетелде:
- Әй Раббым! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Адәмнәрең арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләрен ач. Әмин!
Лилия Фәттахова
Фото: архивтан
Комментарийлар
0
0
0
0