Ышаныч яулыйсың килсә
Үсеш алган дәүләтләрдә предприятиенең яраклылык сертификаты булуы зур абруй санала, андыйларга ышаныч күрсәтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Үсеш алган дәүләтләрдә предприятиенең яраклылык сертификаты булуы зур абруй санала, андыйларга ышаныч күрсәтелә.
Россиядә дә «Техник көйләү турында»гы федераль закон 2003 елның 1 июненнән гамәлдә. Продукциягә, җитештерүгә, файдалануга, товарны йөртүгә һәм саклауга, сатуга, хезмәт күрсәтүләргә карата ирекле рәвештә кабул ителгән таләпләрне үтәүдә барлыкка килүче мөнәсәбәтләр әлеге канун нигезендә җайга салына. Автомобильләргә ягулык салу станцияләре (АЗСлар) шулай ук үзләренең яраклылыкларын ирекле рәвештә раслату корылмасы булып тора. Татарстан Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча, 2005 елның декабреннән республикада АЗСларны ирекле сертификатлаштыру тәртибе кертелде. Ул техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлыкта теркәлде. Ирекле сертификатлаштыруның максаты - базар мөнәсәбәтләре шартларында уңышлы эшчәнлекне тәэмин итү. Татарстанда бүгенгә «Татнефть - АЗС Центр», «Күзкәй», «Автодорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре һәм «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» ААҖ карамагындагы 65 станция сертификатлаштырылган. Ягулыкның сыйфатына, гадел һәм дөрес хезмәт күрсәтүгә ирекле җаваплылык алган АЗСларга «ТЭКСЕРТ» тамгасы бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Ранис Габбазов гаиләсендә зур кайгы
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең беренче өлеше)
-
#Спорт
«Кулны сындырдым»: дөнья чемпионатында безнекеләр ничек көрәшә?
-
#Җәмгыять
Салмыш хәлдә, правалары юк, шлем кимәгәннәр
-
#Интервью
Яшь дирижер Айдар Ниязов: «Татар халкының музыкаль театрга ихтыяҗы зур»
Комментарийлар