16+

Асия Ганиева: «Иҗат миңа һава кебек кирәк» — җырчының сәхнәгә килү юлы

Язган мал булгач, үзе әйләнеп бер кайта, диләр. Җырчы Асия Ганиеваның зур сәхнәгә килү тарихы турында да шулай дип була.

Асия Ганиева: «Иҗат миңа һава кебек кирәк» — җырчының сәхнәгә килү юлы

Язган мал булгач, үзе әйләнеп бер кайта, диләр. Җырчы Асия Ганиеваның зур сәхнәгә килү тарихы турында да шулай дип була.

7 баладан өчәү генә калдык…

Тормышында нинди генә сынаулар күрсә дә, сынмаган, хыялына тугры калган кеше ул. Сәхнәдә булу — Асия Ганиевага күктә язылган.

— Асия апа, сезнең иҗатны телевизор һәм радио аша күзәтүчеләр бихисап. Шулай да үзегез турында мәгълүмат азрак. Кайда һәм нинди гаиләдә туып-үстегез?

— Саба районы Олы Мәтәскә авылында туып-үстем. Хәзер инде туган авылым Теләче районына керә. Шулай да ике районны да бик якын күрәм. Авылда үскән балалар барысы да җыр-моңга якын буладыр. Әти-әниләр, әби-бабайлар да гел төрле көйләр көйләде. Әле дә хәтерлим, әти безне өстәлгә бастырып, яраткан «Кыр казлары оча җылы якка» җырын җырлата иде.

Тагын бик күп моңлы, халык җырларын башкардык. Зур сәхнәгә юл да, шушы кечкенә өстәлдән башлангандыр, мөгаен. Без гаиләдә 9 бала идек, ике туганым сабый вакытта бакыйлыйкка күчте. Шуңа җиде бөртек үстек. Мин гап-гади колхозчылар гаиләсеннән. Гаиләбез бик тату, бердәм иде. Бар эшне дә күмәк көч белән башкардык. Сыер, сарыклар, тавыклар, каз-үрдәкләр булгач, ач-ялангач булмадык. Инде үсеп җитеп, һәркем үз тормышын коргач та, күрешеп, аралашып тордык. Хәзер инде, ни кызганыч, 7 баладан өчәү генә калдык…

Асия Ганиева. Фото из личного архива

«Сиңа театр көллиятенә укырга керергә кирәк»

— Зур сәхнәгә килү юлыгыз да сикәлтәле-бормалы икән. Ни өчен сәхнәгә иртәрәк чыкмадыгыз?

— Яшьлек — юләрлек диләр. Бәлки, яшьлек белән күп нәрсәгә күзне йомганмындыр. Мәктәп елларында җыр-моңга гашыйк булып үстем. Әмма 10 сыйныфны тәмамлагач, дус кыз Казанга сөт заводына эшкә урнашырга тәкъдим итте. Аның туганнары шунда эшләде. Яшәргә урын бирделәр, хезмәт хакы да начар түгел иде. Элек бит эшләгән кешегә кадер-хөрмәт иде. Шуңа сәхнә турында бөтенләй уйланмадым.

Шулай да хезмәттәшләрем: «Сиңа театр көллиятенә укырга керергә кирәк», — дип әйтә иде. Якын дустым Гүзәл Гаязова (хәзерге вакытта Маликова) музыка көллиятен тәмамлап үз ансамблен оештырган иде. Без балачактан таныш булгач, ул минем җырга-моңга гашыйк кеше икәнемне бик яхшы белде. Шуңа үз ансамбленә чакырды. Завод эшчесенең вакыты бармы соң инде? Гүзәл төнге сменадан кайтуымны көтеп торып, үгетләп, кулдан тотып диярлек «Маяковский» мәдәният йортына алып килде.

  • Шул көннән башлап, бер көн калдырмыйча җырларга йөрдем. «Ләйсән» вокаль ансамблендә кызлар белән 3-4 тавышка җырлый идек. Мин ансамбльнең солисткасы идем. Ул вакытта да бик күп концертлар куйдык, бәйгеләрдә катнашып беренчелекне дә яуладык. Гүзәлгә бик рәхмәтлемен. Профессиональ дәрәҗәдә башкару осталыгына өйрәтте, күптәнге хыялыма да «ут» төртте. 

«Аңа караган саен күзләрем яшьләнде»

— Дүрт бертуганыгыз гүр иясе... Югалтуларны авыр кичердегезме?

— Туганыңны җиргә иңдерү һәрвакыт авыр. Аны онытып булмый. Иң аянычлысы — үземнән бер генә яшькә олы апамның үлеме булды. РКБда 1996 елда Яңа ел алдыннан ике улын ятим итеп китеп барды. Олы улына 2 яшь иде, ә кечесе 6 айлык күкрәк баласы булып калды. Мин ул чакта Үзбәкстанда Навои шәһәрендә яши идем. Күмергә дә кайта алмадым... Апайның ике улы, Аллаһка шөкер, үстеләр. Әтиләре башка өйләнмәде, тугрылык саклап, балаларны аякка бастырды. Энем 52 яшендә йоклаган вакытта тромбы өзелеп китеп барды...

Гаиләбездә аянычлы хәлләр дә булды. Күңелдә мәңгелек яра калдырганы, мөгаен, игезәк абый-апаның тарихыдыр. Абый фаҗигале төстә вафат булды... Игезәк сыңары апамның да язмышы авыр иде. Ул 8 нче сыйныфны тәмамлап, Казанга йон-тире заводына эшкә китте. Элек бер баланы да әти-әни эшкә урнаштырып, акча җибәреп тормады. Барысын үзебез эшләдек. Көчле нык булганбыз инде. Ни кызганыч, апа эшләп йөргән җирдән, гел көтмәгәндә 18 яшендә бик каты авырый башлады.

Табиблар әти-әни рөхсәтеннән башка пункциясен кирәгеннән артык алып, акылга җиңел булып кала. Бу хәлдән соң, апага 1 нче төркем инвалидлык бирделәр, ул инде бүтән эшкә дә чыга алмады. Әти-әни янында авылда яшәде. Апа белән безнең аралар балачактан якын иде. Апамны бик яраттым, аңа караган саен күзләрем яшьләнде. Шундый чибәр, акыллы кызның язмышын җимерделәр бит. Мин дә апаны 5 ел карадым. Кыен мизгелләр булды, әлбәттә, әмма мин аны беркайчан авырлык итеп кабул итмәдем. Барысының да урыннары оҗмахта булсын!

Асия Ганиева. Фото из личного архива

«Заводтан эштән кияүгә чыгып киттем»

— Бу авыр мизгелләрдә иҗат сезнең өчен юаныч булгандыр?

— Әйе, иҗат миңа һава кебек кирәк иде. Элегрәк гастрольләргә дә күп йөрдем. 1980 еллардан ук профессионаллар белән бергә илне гиздем. Гүзәл Маликова ансамбленә йөргәндә, безне тыңларга Азат Хәлимов белән Равил Әлбәков килде. Иң беренче гастрольләремә Пенза якларына алар белән бардым. Сөт заводында эштән сорарга кирәк. Җибәрәселәре килмәсә дә: «Бу минем хыялым. Эштән кусагыз да барам», — дип чыгып киттем.

Прокатка киемнәр эзләп, матур күлмәкләрне ике чемоданга тутырып, Пензага киттек. Ай ярым дәвамында нинди генә авылларны урамадык. Тулы заллар, баянга тере тавышка башкарабыз. Бу иң бәхетле, рәхәт вакытларым. Гастрольләрдән кайткач, эшкә чыктым. Шаккаткыч, әмма җитәкчелек миңа бер сүз дә әйтмәде. Әле берникадәр вакыттан соң, яңа вазифага да күчерделәр. Заводтан эштән кияүгә чыгып киттем.

— Ирегез белән кайчан таныштыгыз?

— Язмышым шул булгандыр инде, язмыштан узмыш юк диләр. Ирем белән әле дә баягы гастрольләр вакытында таныштык. Аллаһка шөкер, 45 ел бергә гомер итәбез, ике ул үстердек. Икесе дә үз юлын табып уңышка ирештеләр, алар белән бик горурланам. Ирем Рафаэль тумышы белән Үзбәкстан якларыннан. Туганнарына кунакка кайткан булган. Сәхнәдә чыгышымны күреп, концерттан соң, мине фатирга кадәр озатып куйды. Икенче көнне барыбызны фотога төшереп, адресларыбызны язып алды.

Гастрольләрдән кайтканда мине фотосурәтләр белән хат көтеп тора иде инде. Менә шулай әкренләп хат алыштык. Ирем абрикос, гранатлар тутырып посылка сала иде. Андый ризыкны бездә табып булмый иде әле. Гастрольләр, сәхнә тормышы миңа бик якын булгач, музыка көллиятенә укырга керергә карар кылдым. Ә сөт заводыннан укырга керү өчен мине җибәрмәделәр. Бер кая да эшкә керә алмаслык итеп җибәрмәсеннәр өчен: «Кияүгә чыгам», — дип заводтан киттем. Нәкъ шул вакытта Рафаэль тәкъдим ясаган иде. Ирем Үзбәкстанның Навои шәһәрендә яшәде. Туганнарыбыз белән Навоига килдек. Искиткеч матур, төзек шәһәр.

Ул вакытта безнең ватандашлар да анда бик күп яшәде. Анда да иҗатсыз яшәмәдем. Мәдәният йортында «Бәйрәм» татар-башкорт ансамбле оешты. Анда солист булдым. Бик күп шәһәрләрдә концерт куйдык. 1994 елда Үзбәкстанда яшәүче татарлар арасында конкурс та үткәрделәр әле. Безнең шәһәрдән 3 кенә кеше бардык. Алар арасыннан мин генә үттем. Оркестрга кушылып, тере тавышка җырладым. Ике тапкыр Ташкентның 5 мең кешелек залларында концерт куйдык. «Туркестон», «Дружба народов» залын гөрләттек. Халык дәррәү китереп кул чапты, алкышларга күмде. Үзбәкстанда яшәсәм дә, татар моңына, җырларына тугры калдым. Шул мизгелләрдә дә урыным сәхнәдә булуыма инана идем. 

Асия Ганиева. Фото из личного архива

«Үземне бәхетсез җырчы дип әйтә алмыйм»

— Казанга кайчан кайттыгыз?

— 1997 елның ноябрендә кайттык. Үзбәкстанда да вазгыять үзгәрде, шуңа Казанда калырга уйладык. Кайту белән эшкә урнашырга кирәк иде. Сеңлем «Майский» теплицаларына урнашырга киңәш итте. Анда эшкә керештем. Ул вакытта да концертлар оештырдым. Үзебезнең оешманың бәйрәмнәрендә дә теләп чыгыш ясый идем. Җырлыйсы килде, әмма илдә авыр вакытлар иде. Торыр урыным юк, балаларыбыз да бар, барысын ташлап гел гастрольгә йөреп булмады. Хезмәт хакын он, шикәр, банка, тавык ите белән ала торган вакытлар бит ул. Ә иҗат өчен нинди генә заманнар булса да, һәрвакыт акча кирәк иде. 

— Үкенеч калмадымы?

— Үкенечләр бар инде. Бәлки, укыган булсам, үземне тулаем иҗатка багышлар идем. Тормыш та башкача барган булыр иде. Әмма уку гына да табигатьтән бирелгән сәләт, халык мәхәббәтен алыштыра алмый. Ландыш Баһави, Закир һәм Гөлүсә Шаһбан, Мурат Гайсин, Илсур һәм Мәүлидә Мортазиннар белән гастрольләргә йөреп, үз тамашачымны таптым. Узган ел юбилей концертларымны да гөрләттем.

Теләче район мәдәният йортында, Әтнәдә, Шыгырданда, Казанда «Юность», «Залесный» мәдәният йортларында һәм район авылларында тамашачыларым белән очраштым. Чәчәкләргә күмелеп кайттым, миңа калса тамашачы хөрмәте, мәхәббәте шушыдыр. Монысы иң кадерлесе. «Майский» директоры Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев та иҗатымны бик яратты. Үземә иҗат коллективы оештырырга киңәш бирде. Осиново бистәсендә мәдәният йортында «Асылъяр» фольклор коллективы оештырып җибәреп, ансамбль белән дә чыгыш ясадым. 8 ел ансамбльне җитәкләдем.

Хәзер «Залесный» бистәсе мәдәният үзәгендә ансамбльгә, бию түгәрәгенә һәм театрга да йөрим. «Нур» үзешчәннәр театрында спектакльләрдә уйныйм. Розалия Чабатова җитәкчелегендәге «Нур» театры белән «Кияү абый», «Әниләр һәм бәбиләр» спектакльләрен куйдык. Туктап торган юк инде, дөресен әйткәндә. Кайда гына барсам да, танышларым, дусларым, тамашачым очрый. Шуңа үземне бәхетсез җырчы дип әйтә алмыйм. 

Асия. фото инет

«Минем җырны да җырла әле»

— Хәзер иҗатыгыз нинди дәрәҗәдә?

— Иҗат, Аллаһка шөкер, гөрли. Мин инде дистә еллар сәхнәдә. Бик күп бәйге, конкурсларда да җиңү яуладым, шуңа иҗатчылар арасында да үз урынымны таптым дип уйлыйм. Иң башта Германиядә яшәп иҗат итүче Ирек Габдрахманов белән хезмәттәшлек иттем. Аның күп җырларын башкарам. Эшмәкәр Динар һәм Гөлназ Нәбиуллиннар гаиләсенә, Алинә Гайнетдинова, ТМТВ каналына чиксез рәхмәтлемен. Минем беренче клибым "Кайтаваз«ны төшерергә ярдәм иттеләр. Янәшәмдә ачык күңелле, җылы кешеләр булуы белән дә бәхетлемен.

Репертуар өстендә дә эшлим. Зөлфирә Сәфәргалиева, Венера Мәхмүтова, Ирек Габдрахманов, Альфред Якшимбетов, Риваль Хисмәтуллин, Динар Вәлиев иҗат иткән җырларны башкарам. Шөкер, барысы белән дә уртак тел табып эшлибез. Эстрада йолдызлары белән беррәттән зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйм. Хит-парадларда катнашып, инде өч тапкыр беренче урынга чыктым. «Яшим әле үзем булып» дигән җырымны халык бик яратты.

Ул иҗатымны тагын бер баскыч югарыга күтәрде. Бу җырыма да клип төшерәсе килә, әмма анысына да финанслар кирәк. Шуңа иҗатымны хөрмәт итүче, теләктәшлек белдерергә теләүче кешеләр булса, бик шат булыр идем. Сольный концертларым, иҗат кичәләрем дә көз-кыш дәвам итәчәк. Казанда, районнарда да чыгышларым көтелә. Бик күп композиторлар үзләренең яңа җырларын тәкъдим итәләр: «Җырларны шундый ихлас, чын күңелдән башкарасың, бик яратам, минем җырны да җырла әле», — диләр. Барысы да финанс мөмкинлекләргә кайтып кала. Бик күп җырларны тамашачыга җиткерәсем бар. Барысын да тыңлаучыларга ирештерәсе килә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading