- “Гаилә учагы” тапшыруын алып барасыз. Ә сезнең гаилә учагын кем саклый? - Һәркем гаилә учагына үз өлешен кертә. Гаиләне нәрсәдәндер сакларга тырышырга кирәкми. Ул бербөтен булып яши, һәрбер кешене ничек бар шулай кабул итеп, яраклашып, җайлашып тормыш итәсең. Учак артык дөрләп китсә, тирә-ягын яндырып бетерә. Сүрән дә булырга тиеш түгел, җылылыгы җитү мөһим. Аллаһка шөкер, гаилә учагына кирәк вакытта утын атып торып, 18 ел бергә гомер итәбез.
- Кайсыгызның холкы кызуырак? - Миңа бөтен нәрсә тиз кирәк. Бер минутта кызып китеп, шунда ук суына алам. Илшатның да кызып киткән чаклары була. Сабыр итү ягыннан, икебез дә тигездер. Илшат кызып китсә, мин дәшми калам. Үзем тавыш күтәрәм икән, ирем дәшми. Тынычлангач, икәү генә калып, барысын да уртага салып сөйләшәбез. Гаилә тормышы ал да гөл генә булмый инде.
- Ирегез кайда эшли? - Илшат физик тәрбия укытучысы. Ике җирдә укыта, ул үз һөнәренең чын фанаты. Башка өлкәдә дә үсеш ала алыр иде. Тик Илшат балалар белән эшләүдән тәм таба
- Гаиләдә сез төп координатор бугай. Һәр баланың көндәлек режимын төзисез, моңа өстәп эшлисез дә әле. Бу мәгълүмат боткасында ничек буталмыйсыз? - Дус кызым да, шаяртып министр башларыдыр синдә ди (көлә). Планнарны беркайда да язмыйм, исемдә тотам. Инглиз теле бүлегендә укыдым бит, сүзләр күп ятларга туры килде, шуңа хәтерем яхшы. Һәр баланың көндәлек режимын ирем белән икебез төзибез. Берсен ирем илтә, мин икенчесен алам. Бу күңелле мәшәкатьләр, мин аны куанып кабул итәм.
Комментарийлар