Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиевага да 60 яшь тулган икән.
Ә бит аңа алтмышны биреп тә булмый! Сәхнәдә дә, тормышта да шундый ук сөйкемле, шат күңелле ул. Бу әңгәмәдә Миләүшә Нәҗмиеваның тормыш фәлсәфәсе чагылыр, мөгаен.
- Миләүшә ханым, сез бик таләпчән кешегә охшаган. Бу эштә чагыламы?
- Эшкә тотынсаң, җиренә җиткереп эшлә, диләр. Чыннан да, төгәллекне яратам. Мәктәптә укыганда да инша түгел, ә изложение язарга ярата идем. Анда анализ ясау, ситуациягә читтән бәя бирү кебек сыйфатларны эшкә җигәргә кирәк. Укытучыбыз Марсель Хәкимович Сәлимҗанов та безгә спектакль образларына бәяләмә язарга куша иде. Пьесаны укып чыккач, геройның бөтен тормышын сүтеп җыя идек. Бервакыт образга бәяләмәне өч-дүрт тапкыр язарга туры килде. Марсель Хәкимович укый да: “Мондый хәлгә килеп җитәр өчен геройның тормышында нәрсә булган соң?” - дип әйтеп, кире яздырта. Бераз ачу да килгәндер инде, ә бу бик дөрес алым булган бит. Актер бәяләмә язгач, герое әйтәсе һәр сүзнең мәгънәсен, төсмерен аңлап тамашачыга җиткерә. Хәзер бу алымны бик кулланмыйлар. Ә без иске мәктәптә тәрбияләндек, шуңа күрә мин яшьләргә карата бераз таләпчәнрәктер. Хәзер яшьләргә тел-теш тидереп булмый, күпләре киңәшне дә күңеленә якын ала, ә кайберләре, киресенчә, уйлана. Яшьләрне үпкәләтәсем килми, безнең киләчәк аларның кулында.
- Миләүшә ханым, сезне әниегез үзе генә тәрбияләп үстергән дип беләм. Балачагыгыз кыен идеме?
- Һәр заманның үз авырлыгыдыр. Элек туган-тумачалар күп булса, авырлыкларны бергәләп кичерергә җиңелрәк иде. Без шундый бердәм идек. Әни мине 3 айлык чагымнан үзе генә үстерде. Әти гаиләдән киткән. Әнием бик акыллы хатын-кыз. Кайчак гүзәл затлар тормышлары барып чыкмаса, балаларны, туганнарны, чит кешеләрне гаепли башлый. Акыллы хатын-кыз кеше гаепләми, бәлки язмышына шулай язылгандыр. Әни ничек кыен булуын үзе генә белгәндер. Элек гаилә таркалу, ирең яшь хатынга китү - адәм хурлыгы иде. Шулай да әни миңа да, туганнарына да авырлык китермәде. Үги әти белән дә ипләп кенә таныштырды. “Син аны кабул итәсеңме?” - дип кат-кат сорады. Мине шулай яклап, саклап торуына бик рәхмәтлемен. Миңа 5 яшь булганда әни янәдән тормышка чыкты. Үги әти белән яши башладык. Ул бик яхшы кеше булса да, минем күңелемдә барыбер әни - иң изге кеше инде. Балачакта үги әти белән үсү турында уйланмыйсың бит, ә яшүсмер чак җиткәч, “башкаларның үз әтиләре бар”, - дигән сүзләрнең чын мәгънәсенә төшенәсең. “Үз әтием булса, ул минем белән ничек аралашыр иде? Төс-кыяфәте нинди булыр иде?” - дип уйлана идем. Аллаһка шөкер, әнием бик сизгер кеше, кыен вакытта терәк булды. 16-17 яшьләрдә кеше тормышка кереп китә торган чор. Ярдәмгә мохтаҗ чакта аны тапмасаң, тормыш авыр барадыр. Шулай да, ничек кенә кыен булмасын, кешегә усаллык эшләргә ярамый. Начар ният кешене артка тарта. Күңелдә калган нәфрәт эчтән ашый, беркая да китми, шуңа күрә ачу сакларга кирәкми. Наил абый Дунаев та: “Өскә менәргә дә, аска төшәргә дә була. Ә менә урталык саклап яшәве кыен”, - дия иде.
- Кеше дөньяга чиста кәгазь бите кебек килә бит. Ни өчен кеше усаллана соң?
- Яхшылык эшләгәннән соң, аңа җавап ала алмаудандыр. Күп тапкыр аш белән атканга, таш белән атсалар, кеше усаллана башлый. “Ник мин генә яхшы булырга тиеш соң?” - ди. Үзеңдә шундый уйлар сизә башлаганда, кешенең яхшы сыйфатларына игътибар юнәлтеп, үз дөньяң белән яшәргә кирәк. Әйтү җиңел, ә тормышта бу җиңел бирелми. Усал кешеләр күп шул. Кайчак урамда үтеп киткәндә дә, таныш түгел кешеләр ачу белән карый. Өлкәнрәк яшьтәге ханымнарның яшьлектән көнләшүен дә өнәп бетермим. Бу шул ук күңелдә җыелган начар хисләрнең нәтиҗәсе инде. Һәр яшьнең үз матурлыгы бар, яшьлектән көнләшергә кирәкми. Барыбыз да бер чистарынырбыз әле. Хәерле генә булсын.
- Сез гаиләдә бер генә баламы?
- Дөрес, гаиләдә бер генә бала мин. Казанда әни, мин һәм туган апа гына яши. Калган туган-тумачабыз Мәскәү якларында. Әни үзе генә урамга чыгып йөрми инде, өй эчендә әкрен генә йөреп тора. Атнага ике тапкыр килеп, хәлен белешеп, ашарга әзергәләп китәм. “Үз-үземне карый алам әле, үзем генә яшим”, - ди. Туган апам йөгереп йөри әле, бик ярдәмчел тырыш кеше.
- Тинчурин театрында “Таныштырабыз” проекты да бар. Сез баш яучы ролендә дә әле. Нәрсәгә игътибар итәсез?
- Кайчак анкеталар килә, кешенең язу стиленә карыйм. Тавышка да бик нык игътибар итәм. Кайчак кешенең фотосурәтенә карыйм да барысы да аңлашыла. Бер-ике сорау бирәм. Ир-атлар: “Сез гомер буе кавыштыру белән шөгыльләндегезме әллә?” - диләр. Юк, әлбәттә. Актер кеше барыбер күзәтүчән була ул. Тәҗрибә белән килгәндер инде. “Танышу сайтында танышырга телим, куркып калам. Менә сезгә ышанам”, - дип әйтүчеләр бар. Ярдәм итә алмавымны сизсәм, алынмыйм. Кайчак баш миендә барысын да чистартып, тәртипкә салырга кирәк була. Тормышта артист булу җиңел, җаваплылык юк бит. Ә сәхнәдә уйнаганда без тамашачы, хезмәттәшләр, режиссер алдында җаваплылык тоябыз.
- Тормыш иптәшегез турында да сөйләшик әле.
- Һәркемнең язылган язмышы бар. Әби-бабайлар гел гаилә белән мактанырга ярамый дия иде. Мин бу сүзләр белән киләшәм. Ул бит изге әйбер. Бүген тормыш матур, тулы, түгәрәк, ә иртәгә? Җәмәгатемә килгәндә ирем күптән вафат инде... Яшь парларга гаилә коргансыз икән, аерым яшәгез дип әйтәм. Баланы вакытында җибәрә дә белергә кирәк. Егетнең әнисенең дә, кызның әнисенең дә кысыларга хокукы юк. Ике йөрәк табышкан икән, бу аерым дәүләт бит инде. Әгәр яшьләр киңәш сорый икән, әйтәсең.
- Димәк, сез идеаль кайнана? Кызыгызның тормышына кысылмыйсыз?
- Кысылмыйм. Тик торганнан шалтыратып та аптыратмыйм. Үзләре шалтыраталар, хәл белешәләр. Көн саен телефон чыбыгында эленеп торучылар бар. Нәрсә сөйләшәләрдер? Без зур мәсьәләләрне күрешеп, уртага салып сөйләшәбез.
- Сез дә кызыгызны үзегез генә тәрбияләдегезме?
- Үзем генә дип әйтә алмыйм, чөнки әнием, үги әти бик зур терәк булды. Күчмә театр белән гастрольләргә чыгып китә идек бит. Бик сагынсам да, хисләремне тыеп тотарга тырыштым. Декрет ялында булганда театрдан ай ярымга Ташкентка гастрольләргә чыгып китәргә кирәк дигән хәбәр килде. “Йә эшкә чыгасың, йә рольләрсез каласың”, - диделәр. Нишләргә белмәгәч, әни белән киңәшләштем. “Үзебез карыйбыз, борчылма”, - диде. Гастрольдән кайттым, ә балам мине танымый, үкси-үкси елый. Шул чакта әни кызымны күтәреп яныма килеп: “Минем яраткан кызым кайткан”, - дип кочаклап үбә башлады. Аннан балам да миңа күнегә башлады.
- Кызыгыз үпкәләмәдеме соң?
- Яшүсмер чагында: “Мине син түгел, дәү әни үстерде”, - дип әйткәне булды. Аннан еллар узгач, гафу үтенде. “Мин ул сүзләргә игътибар итмәдем”, - дидем.
- Кызыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?
- Кызым ире белән Мәскәүдә яши. Ул җәмәгать эшлеклесе. Күп вакыт Индирамнан үрнәк алам. Ул да туры сүзле, гадел, ярдәмчел кеше. Кайчак иҗат кешесе булгач, хисләргә дә бирелеп китәбездер. Индирага сөйләгәч, ул аны бик җиңел генә, җайлы гына чишеп бирә, шуңа сүзләренә колак салам.
- Әңгәмәбез башында образга характеристика бирә идек дип әйттегез. Ә үзегезгә нинди бәяләмә бирер идегез?
- Үземә бәяләмә бирү бик дөрес тә булмастыр. Әмма үзем турында бик таләпчән дип әйтә алам. Аралашырга яратам, дусларым күп, шөкер. Бик эмоциональ кеше булсам да, үпкә сакламыйм, башкаларга начарлык эшләгәнем юк. Күңелгә авыр кабул иткән әйберләр бар инде, әмма сүз чыгармыйм. Миннән 20 елдан соң килеп гафу үтенгәннәре дә бар. Ни өчен? Бәлки, тормыш аны сынагандыр. Шул чакта мине искә төшереп, дөрес эшләмәвен аңлагандыр. Мин хаклы булмасам, шунда ук гафу үтенәм. Шунысы хак: гафу үтенү - зур көч һәм батырлык таләп итә. Үпкәләткән кешеләрегез булса, гафу үтенеп калыгыз. Күңелегез чистарыр, җиңеллек тә тоярсыз. Кешене сүз белән түгел, караш белән дә үтереп була.
- Сездә күрәзәче сәләте бармы әллә бераз?
- Алай зурлап әйтмим, күңел сиземләвем көчле. Элек Свердлау өлкәсенә гастрольләргә күп йөри идек. Анда яр буе урамы бар, шунда гел чегәннәр торды. Һәр үткән кешегә бәйләнеп, әллә нәрсәләр әйтеп бетерәләр иде. Ә миңа нишләптер берсе дә килмәде. Хәзер дә карыйлар да, китәләр генә. Бервакыт нәрсә эшләргә белмәгәч, дусларымның киңәшенә колак салып бер күрә торган ханымга бардым. Үзем бик ышанып бетмим. Килдем, ә анда су буе чират. Миннән алда яшь кызлар утыра. Сөйләшеп киттек. “Синең бу проблемаларың вак-төяк, әйтте диярсең, кереп тә җитмичә, очып чыгачаксың”, - дидем. Шулай булды да. Бүлмәгә кердем, анда явыз гына карап бер ханым утыра. “Миңа җавап кына кирәк “әйе” яки “юк””, - дип әйттем. Бернәрсә дә аңлатмадым. Күрә торган кеше булса, үзе дә белә инде нинди сорау борчыганын. Бу ханым: “Нәрсә килдең монда, мине тикшереп йөрергә?” - дип әйтә башлады. “Әйе яки юк”, - дим. Җавабын әйтсә, акчамны калдырам да чыгып китәм бит. Күрәзәче тузына башлады, мине бүлмәдән куа. Ә мин үземне озатып куярга сорадым. Шулай җавапсыз гына бүлмәдән чыктым. Күрәзәче хатын ишекләрен бикләп бик каты тузынды. Чиратта утыручылар шаккатты. Яшь кызлар: “Сез дә күрәзәчеме әллә?” - диләр. “Идән юучы булсам да, яшьләргә мондый җирдә йөрергә ярамавын беләм”, - дидем. Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма, диләр. Мин дә килешәм. Тормыш барысын да үз урынына куя, түзем, сабыр булырга кирәк. Үзегезнең эчке тавышыгызны тыңлагыз, үзегезгә ышаныгыз.
Комментарийлар