Сәхнә гомере бер вакыт кына. Яшьлегендә ни кадәр генә янып-көеп иҗат итмәсен, мәгәр кемне дә шул чор көтә – ипле картлыгына якынаеп, күләгә күченә...
Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировны да сәхнәләрдә инде күрмибез. Лаеклы ялында әле эшләп йөрерлек мөмкинлеге булса да, бүгенге сәхнә кануннары икенче – шоу-бизнес “күп”не таләп итә. Аның иҗатыннан ераклашкан тозсыз мәзәкләргә мохтаҗ халык, ир-атның хатын-кыз булып киенүе кызык. Боларның һәммәсеннән дә ерак торган Рәшит абый Сабировның классик әсәрләрне залдагы тамашачы тетрәнерлек итеп башкаруы хәтеремдә, без – аны тыңлап үскән соңгы буын. Менә шул елларны сагынып шакыдым мин аның фатирын.
Ә ул, гадәттәгечә, ачык, шаян! “Журналистлар килә дип, бөтен Казан шаулый бүген!” – дип көлдереп тә алды ишек ачкач. Тавышында – таныш трибунлык, юк, гади генә сөйләшә белми ул. Әллә сәхнәне сагынган, әллә сәхнә сөйләме тормышыннан аерылгысыз булып, күңелендә яшәп калган, һәр сүзен бүген дә югарыдан торып әйтә. Казан үзәгендә ике бүлмәле фатирында ялгызы гомер сөрсә дә, шөкер, янына килеп йөрүче туганнары бар.
– Бүген Равил туганым килде. Минем әнием белән аның бабайсы бертуганнар. Рәхмәт, ташламыйлар. Берәр җиргә барасым булса да Равилгә сызгырам. Үзем машина йөртергә өйрәнмәдем, хәзер 68 яшем тулып үткәч, бик теләсәм дә өйрәнә алмам инде. Ә юл йөрергә машина кирәк. Юлда Равилне гел көлдерәм, сәхнә мәзәкләрен сөйлим. Мең тапкыр ишетеп арыган югыйсә, җитте инде дими, тыңлый белә, шуңа да яратам үзен, аның белән юл йөрүе дә рәхәт. Ашыктырмый. Әле менә кичә генә авылга кайтып килдек. Ике буын туганым Әлфинур шалтырата. Сыр ашыйсым килә, алып кайт әле, ди. Сырга тансыклавы түгел, күрешергә бер сәбәп! Равилне көйләп, кайтып киттем инде. Туган авылым – Бәчекне үзем дә бик сагынам, Казанда кышлыйм да, май җитүгә, фатирдагы кыйммәтрәк әйберләремне алып, авылга күченәм. Октябрьдә генә өйне бикләп киләм. Монда сагынуымны басып килергә дә бер җай чыкты, әй сөйләштек тә соң Әлфинур белән. Тыңлап торсагыз безне, йорт саен йөреп авылдашларны сорашып чыктым, мәрхүмнәрне искә алып, дога кылдык. Үзебезнең авыл зиратында гына да ничә туганым ята. Асия апам гына Канашта җирләнгән, шунда гомер итте ул. Камил белән Фәрит абыем икесе дә Яшел Үзәндә яшәделәр, сүз беркеткәндәй, икесе дә 50 яшендә үлеп тә киттеләр. Харис абый авылга төпләнгән иде дә, Фәридә апа белән йортлар салгач, барыбер Яшел Үзәнгә чыгып киттеләр. Ул да авыл зиратына кайтты. Бишәү үскән идек, үзем генә калдым. Минем дә урыным шунда булыр инде, туганнарымнан аерым ятмам... Рәхмәт, бертуганнарымның балалары туганлыкны өзмичә, гел хәлемне белешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Бу кайтуымда берочтан өйгә дә күз салдым, әйбәт кенә тора. Апрель ахыры җиткәч, кайтып миченә яккалый башлармын инде, җылытырмын. Артистлар бит алпавыт йорты кадәрле зур өйләр салып керделәр, минем андый мөмкинчелегем юк. Кызыкмадым да. Туган нигеземне хәлдән килгәнчә карап торам, коймаларын яңарттым, бакчасы тәрбияле. Үземә кирәк кадәр генә яшелчәсен утыртам.
– Еш кына шундый хәлләр дә очрый... Бу хакта әйтергә дә уңайсыз, әмма дөресе шул: ялгыз яшәүче сәнгать әһелләре ахирәткә кузгалуга туганнары мөлкәтен бүлешергә керешә. Җитәр бер көн, гомер мәңгелек түгел.
– Нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңладым, сеңлем. Дөнья малы – дуңгыз каны, дисәләр дә, адәм баласының күңеле җирдә яшәгәндә байлыкка табына инде ул. Минем дә бар андый туганнарым. Бүгеннән үк фатирыма күз салып йөриләр. Өмет итүләренә ымлап, сүз дә кузгаткалыйлар. Тиз туктатам, мин әйтәм, әле үләргә җыенмадым, вакыты җиткәч, тәртип белән бүлеп бирермен, үзем беләм вакытын, дим. Үлем турында сөйләшергә бөтенләй яратмыйм, күңел төшә. Әле яшисе килә! Дөньялар матур бит! Мине белгән, таныган тамашачыма рәхмәт, урамга чыксам да, театрларга барсам да, Рәшит абый дип килеп исәнләшәләр. Әле юк-юк та сәхнәләргә дә чыгып куйгалыйм. Зөһрә Шәрифуллина белән эшлим соңгы елларда, ул да концертлар бик оештырмый шул. Сәхнәдә рәхәт сеңлем, буй-сыныма кадәр үземне егетләрчә итеп тоям. Сәхнәнең кодрәте бу.
– Әмма сезне алмаштырырдай яшьләр юк бүген. Үзе үк сүзгә шаян җырчылар күбәеп килә. Нәфис сүз остасы булырдай егетләрнең шоу-бизнеста җыр ярдәмендә акча эшләргә өйрәнүләредерме инде. Кызганыч, сезнең кебек чын сәнгатьне пропагандалаучы күренми...
– Мин алай димәс идем. Һәр чорның үз сәнгате, гел бер эздән генә тәгәри алмыйбыз. Бүген менә шулай кирәк, күрәсең. Бәхәсләшеп арыдым инде, дөреслекне төбенә төшеп, эзлисе дә килми. Яшьләргә сүз әйтмик, сәхнәдә алар ни кадәр күбрәк булсалар шул кадәр яхшырак. Татарлар җир шары тирәли сибелгән. Без милләттәшләребез янына дип, союздаш илләргә берәр, хәтта икешәр айга гастрольләргә чыгып китә идек. Алар да без салган сукмакларны ныгытсыннар иде, татарларны берләштереп торучы җыр-моң бит, үз сүзебез!
– Сезнең осталыкны бүгенгеләргә мастер-класслар итеп оештырасы, дөрес дикцияне аңлатасы иде дә...
– Авызымны зур итеп ачып, һәр авазны дөрес әйтеп сөйләштем шул – анысы хак. Әмма дикция бөтен кешегә бирелми дә, сеңлем. Тумыштан килгән сәләт ул. Бүгенгеләр китап укымый, классик авторларыбызның әсәрләре белән дә таныш түгелләр. Менә өстәлемдә берничә җыентык-дәфтәрем тора, аларны читкә алып куйганым юк. Әйдә берсен ачып күрсәтәм, менә Галимҗан Ибраһимовның “Көтүчеләр” әсәреннән өзек. Сәхнәдә сөйләргә дип, үземә охшаган әсәрләрнең өзеген дәфтәргә күчереп язам да, таңга кадәр ятлый идем. Аларның һәммәсен өтеренә кадәр беләм, әмма әле дә кулыма алып укыйм. Соңгы елларны Зөлфәт Хәкимнең әсәрләре кулымнан төшми. Мәзәкләрне дә көчәнеп язмый ул, укуы да, сөйләве дә рәхәт аныкын. Әнгам ага Атнабаевны әсәрләрен дә бик яратам. Режессерым – Флера Хәмитова иде, һәр әсәремне аның белән югары ноктага җиткерә идек.
– Сәхнә мәзәге билдән түбәнәйде бит.. Ул пародияләр... Сезне дә күрсәткәлиләр, үпкәләмисезме?
– Халыкка мәзәкнең шундые кирәк... Пародияләрне тыныч кабул итәм, күрсәтсеннәр. Мине гәүдәләндереп, халык күңелендә тагын бер гомер өстиләр, аңлап кабул итәм.
– Ни кадәр генә талантлы булмасын, кеше заты картлыгында кадердә яшәргә тиеш. Ялгызлыкның михнәте зур. Рәшит абый, 100 тапкыр бирелгән сорауны мин дә кабатлыйм. Никтер ялгызлыкны иптәш иттегез...
– Шулай килеп чыкты, бүген сәбәпләрен эздәүдән мәгънә юк. Яшьлегемдә яраткан кызымны оныта алмадым, беренче мәхәббәтем иде, башкага кияүгә чыкты – төп сәбәбе шул. Бер сыйныфта укыдык. Күрше авылныкы гына. Гомерем буе туганнарым аша хәлен сорашып, ничек яшәвен белеп яшәдем – анысыннан Аллаһы мәхрүм итмәде. Һәр кешенең үз язмышы. Мин инде, беләсез, әниемне карадым. Кыш көне концертларым күп булып, кайтып йөрергә кыенрак дип, әнине дә Казанга алып килә идем. Әй, сагына иде мәрхүмкәем авылны. 77 яшендә китеп барды. Рәхимә исемле иде. Соңгы көненә кадәр аягында йөрде. Үз кулларымда җан бирде. Әнидән соң дөнья бушап калды. Әниле гомер – бик бәхетле! Әти дә иртәрәк китте, сугыш кичкән карт иде ул. Хафиз исемле. Әнидән 13 яшькә олырак та иде бит.
– Олыгайгач, төннәр озыная, диләр...
– Әй, рәхәтләнеп йоклап китәм мин. Көндез дә бер изрәп алам. Аллаһыга мең шөкер, авырулары да борчымый, саулыгым әйбәт, шөкер генә яшим. Тагын бер нәрсәгә куанам, гомер эчендә ниләр генә булмый, әмма мин бер артист белән дә бозылышып йөрмәдем. Сүземне күзенә туры карап әйтәм дә, шунда бетерә идем. Гаделлегем өчен хөрмәт иттеләр үземне.
– Хәзер мемуарлар язу модага керде. Үзегез исән чагында истәлекләрегезне уртаклашып, китап язарга теләмисезме?
– Анысы начар булмас иде. Кем әйтмешли, безнең белән бер эпоха китә бит. Сәнгатьтәге зур бер чорның шаһитлары без, сәнгать күчәре булып халкыбызга хезмәт итүчеләр. Безнең сүз – киләчәккә олы мирас!
Комментарийлар
1
0
Бигрэк матур итеп сойли иде Рэшит абый,рэхэтлэнеп тагын тынлар идек
0
0
1
0
Укыганда ук анын тавышы ишетелгэн кебек
0
0
0
0
Укыганда ук анын тавышы ишетелгэн кебек
0
0
0
0
Салават өлкәннәрне чакыра иде. Ник Рәшит абыйны чакырмый микән? Рәхәтләнеп тыңлар идек
0
0