16+

Рамилә Фазылҗанова: “Оятымнан намазга бастым”

“Булган кешедән бар да була”, – диләр. Бу сүзләр “Эмиз” банкет заллары хуҗасы, биш бала анасы Рамилә Фазылҗановага бик туры килә.

Рамилә Фазылҗанова: “Оятымнан намазга бастым”

“Булган кешедән бар да була”, – диләр. Бу сүзләр “Эмиз” банкет заллары хуҗасы, биш бала анасы Рамилә Фазылҗановага бик туры килә.

Ашаган белми, тураган белә, шуңа күрә эшмәкәргә эшлекле сораулар бирдек. 

– Уңышлы бизнеслары булганнар турында: “Авызына көмеш кашык кабып туган”, – диләр. Сез нинди гаиләдә үстегез?
– Мин Якутиядә туып-үстем. Әти тумышы белән Алабуга, ә әни Сарман якларыннан. Элек эшкә билгеләү булган бит, менә шулай әти-әниләр Якутиягә килеп эләккән дә инде. “Көмеш кашык кабып тудым”, – дип мактана алмыйм, гап-гади гаиләдә үстем. Байлык күктән явып тормады, әти-әниләр бар малын эшләп тапты. Начар яшәмәдек, әмма туган як, барыбер, үзенә тарта икән, шуңа Казанга кайттык. Мин монда укырга кердем, ирем Раил белән таныштым. 

– Банкет залы ачу идеясе ничек туды? 
– Әнинең 70 яшьлек юбилеен үткәрәсе идек. Казанда хәләл стандартларына туры килә торган зур зал эзләдем. Кызганыч, таба алмадым. Үзләрен “хәләл” зал дип тә, хәмер эчемлекле мәҗлесләр үткәрә торган оешмалар бар. Безне мондый формат канәгатьләндермәде. Менә шул вакытта: “Бәлки, үзебезгә банкет залын ачарга кирәктер”, – дигән уй туды. Безнең йорт янында мәчет ачылды, шуның янында гына хуҗасы булмаган бина да бар иде. Шул бинага кергәч үк, “үзебезнеке” икәнен тоеп алдым. Шулай банкет залы ясарга булдык. Тулаем хәләл стандартларына туры килгән, мөселманнар һәм, гомумән, кешеләр өчен күрешү, җыелу урыны ясыйсым килде. Кемдер диндә әле беренче адымнарын гына ясый, бар нечкәлекләрне белеп тә бетерми. Менә шундый кешеләрне гөнаһтан саклап каласым килә. Банкет залы ачуның тагын бер сәбәбе балачактан ук киләдер. Минем әни гомер буе санэпидемстанциядә эшләде. Соңыннан Казанга кайткач, ашханә ачып җибәргән иде. Мин дә аш-су әзерләргә бик яратам. Кыскасы, безгә этәргеч кенә кирәк булган. 

– Хәмерсез чарага хәмер белән килсәләр нишлисез?
– Безнең төп шарт – хәмерсез чара үткәрү. Гел мөселманнарны гына кабул итәбез дип әйтү дөрес булмас. Безгә башка диндә булганнар да хәмерсез туйлар, мәҗлесләр үткәрү өчен мөрәҗәгать итә. Хәтта банкет залы ошаганга күрә, мәҗлесләрен хәмерсез үткәрүне өстен күргән кешеләр дә бар. “Иртән баш та авыртмый, сугышучы, талашучы да булмады”, – дип рәхмәт әйтеп китәләр. Безнең банкет залының килешүендә үк, кешенең урамда йә башка җирдә хәмер эчүе ачыкланса, штраф түләтүебез кисәтелә. Ә хәмер эчүчене официантлар тапса, аларга премия язабыз.  Гомумән, яшьләрдә хәзер хәмерсез чаралар уздыру популярлашты. Бу, әлбәттә, сөендерә.

– Рамилә, дингә килүегез ничек булды?
– Минем дингә килүем башкалардан аерылып торадыр, мөгаен. Без ирем Раил белән ул вакытта Мәскәүдә яши идек. Ураза тоту, мәчеткә йөрү бервакыт “мода”га кереп китте. Без дә шулай илһамланып, мәчеткә йөри башладык. Вәгазьләрне тыңлагач: “Дөнья, чыннан да, шулай корылган”, – дип инана идек. Дин беркемне дә начарлыкка өндәми бит. Шулай итеп, башта ирем намаз укый башлады. Ул еш кына: “Әйдә, намазны бергә укыйбыз”, – дип кыстый иде. “Юк вакыт җитмәде әле, куе кара чәчләремне яшереп, ничек яулык киеп йөрим инде”, – дип әйтә идем. 
Һәр нәрсәнең үз вакыты диләр. Менә мин дә үз вакытым белән:  “Чыннан да, яулык кию хәерле эш”, – дигән нәтиҗә ясадым. Үз теләгем белән мөселманча киенә башладым. Ә намазга 3 елдан соң гына бастым. Яулык киеп йөргәч, кешеләр: “Бу кеше намазда”, – дип уйлый бит инде. Ә мин ул вакытта намаз укымый идем әле. Оятымнан намазга бастым (көлә). 

– Дин бик четерекле мәсьәлә. “Намаз укый, яулык кия, әмма гайбәт сөйли”, – дип шелтә белдерүчеләр дә җитәрлек.
– Без барыбызда гап-гади кешеләр бит. Мәктәптә укыганда да, мәсәлән, өй эшләрен әзерләп барырга кирәклеген беләсең, әмма кайвакыт ниндидер сәбәпләр аркасында эшләмисең. Бу очракта да шулай. Дин – камил, ә менә без беребез дә камил зат түгел. Аллаһы Тәгалә безне кайчан һәм ничек сынавын алдан белеп булмый. Биш вакыт намазын укыймаса да, игелек кылучы кешеләр бар. Гомумән, кешегә каты бәрелергә ярамый.

– Сез “Эмиз” дигән эчемлек тә ясыйсыз. Банкет залы да шул исемне йөртә. “Эмиз”ның тарихы нинди?
– Ирем Раил төзелеш белән шөгыльләнә. Бервакыт аңа Кырымда проект эшләргә тәкъдим иттеләр. Менә шул эшлекле сәфәрдән Раил үзе өчен яңа дөнья ачып кайтты. Ул чорда иремнең кан тамырлары эшчәнлегендә проблемалары бар иде. Аңа табиблар шифа буларак виноград төшләреннән экстракт эчәргә киңәш иттеләр. Кырымда булганда, ул мөмкинлектән файдаланып виноград үстереп эшкәртүче осталарны эзләгән. Нәтиҗәдә, виноград төшеннән даруның да камил булмавын ачыклаган. Шулвакытта Раилдә виноградның бөтен файдасын саклап кала торган табигый эчемлек ясау идеясе туган да инде. Белешеп, сорашып, ирем иң кулай рецептны сатып алып кайтты. Дөрес, анысын да әле үз технологларыбыз белән эшләп бетерү өчен ярты елдан күбрәк вакыт үтте. «ЭМИЗ» – «эликсир молодости и здоровья» сүзләренең кыскача варианты. Аны даими кулланганда йөрәк-кан тамырлары системасы эшен һәм кан басымын, холестирин күрсәткечен нормада тотып була.  Иң мөһиме – бу тулысынча хәләл продукт.

– Сез эшмәкәр генә түгел, әле биш бала әнисе дә бит. Сез эштә булганда балаларны кем карый?
– Әниләребезгә рәхмәт. Безнең белән минем әни яши, Раилнең әнисе дә гел килеп, ярдәм итеп тора. Төпчек кызыбызга бер генә яшь әле. Ул “Эмиз” банкет залы белән яшьтәш дигән сүз. 

– Биш бала дип әйтергә генә җиңел. Аларның һәрберсенә тәрбия бирергә, үстерергә кирәк бит. Җаваплылык куркытмыймы?
– Мөмкин булса, мин тагын бер бала табар идем. Биш баламны да операция ярдәмендә таптым. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт узды. Бер генә мизгелгә дә: “Баланы ничек үстерермен икән”, – дип борчылмадым, чөнки һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа. Байлык та балаларга карап арта, шуңа яшь әниләргә дә: “Курыкмагыз, мөмкинлегегез булса, бала табыгыз”, – дим. Ана булу – бәхет бит ул. Балаларым дип эштән йөгерә-йөгерә өйгә кайтасың. Бер генә үкенечем бар: балаларны бер-бер артлы табасым калган. Олы кызыма 20 яшь тула, иң төпчегенә 1 яшь кенә әле. Дөрес, яшь барган саен бала тәрбияләүгә дә карашлар үзгәрә икән. Элегрәк: “Кайчан үсәрләр икән”, – дип уйлый идем. Ә хәзер: “Шундый тиз үсә бит бу балалар”, – дим. Дүрт кызым, бер улым бар. Иң мөһиме – сау-сәламәт, бәхетле булсыннар.  

– Балаларыгыз да дингә тартыламы?
– Олы кызым дингә якын, Коръән сүрәләрен ятлый. Ә уртанчы кызым бөтенләй дин белән кызыксынмый. Калганнары әле кечерәк. Дин – һәр кешенең шәхси эше, шуңа күрә балаларыма сайлау мөмкинлеге бирәм. Әлбәттә, балаларыбыз мөселман булсын иде дип дога кылабыз, аларга тәрбия бирәбез. Әмма барысы да Аллаһ кулында. Безнең юлдан барсалар, бик бәхетле булыр идек. Ләкин кешене дингә килергә мәҗбүр итәргә ярамый. 

– Рамилә, сезнең холкыгыз нинди? 
– Үземә бәя бирергә кыенрак. Читтән яхшырак күренә инде. Шулай да гел яңалыкка омтылам дип әйтә ала. Яңа юнәлеш, яңа мөмкинлекләр күрәм икән, тизрәк өйрәнеп, эшләп карыйм. Миннән: “Сез нинди бизнес белән шөгыльләнмәдегез соң?” – дип сорау җиңелрәктер. Эшне башлап, ул табыш китергәнче кызыксынып, тәм алып эшлим. Барысы да җайлангач, нишләптер эшнең кызыгы бетә. Мин авырлыктан куркып тора торган кеше түгел. Бер карасаң, бу уңай сыйфаттыр. Әмма мин аны кимчелегем дип таныйм. Бер урында утырып тора алмыйм. 
Әңгәмәбезгә Рамиләнең хезмәттәшләре дә кушылды: Бик гадел җитәкче ул.  Иң мөһиме – кешенең хәленә керә белә. Рамилә – үрнәк әни, үрнәк җитәкче, үрнәк кеше. Без аны бик хөрмәт итәбез.
Рамилә: Минем хезмәттәшләрем дә алтын. Барнәрсәдә аларга таяна алам. Үзең янында шундый ук көчле кешеләр булу да рәхәт. Сүз уңаеннан, узган ел Рамазан аенда безнең банкет залында бәйрәмнәрен үткәргән кешеләрне ифтарга җыйдык. Кунакларыбыз бер-берсе белән танышты, аралашты. Шундый ихлас мәҗлес булды. Быел да Аллаһ теләсә ифтар оештырырга исәп. Кешеләргә бәхет, яхшы эмоцияләрне күбрәк бүләк итәсе килә. Кемдер безнең белән үз гомеренең иң истәлекле көнен үткәрә бит. Бу бик зур җаваплылык. Мин дә, хезмәткәрләр дә шул хисләрне тоеп эшли. 

– Туклану сферасы иң авыр юнәлешләрнең берседер, мөгаен. Бәхәс тудырган хәлләр булдымы?
– Әни элеккеге санэпидемстанция хезмәткәре буларак хәзер дә килгәч, бөтен ризыкларны, эш урыннарын тикшереп чыга. Шуңа күрә бездә һәрвакыт чиста (көлә). Вөҗданың чиста булса, бәхәс тумый. Минем күңелем тыныч, чөнки ризыклар алу белән зур кызым шөгыльләнә. 

– Балаларыгыз да, димәк, сезнең белән эшли?
– Зур кызларым, 12 яшьлек улым да безнең белән эшли. Үз көчләреннән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Безнең гаиләдә бәйсезлек дигән сүз юк. Балаларыма да шушы гыйбәрәнең мәгънәсен ачарга тырышам. Мин дә, мәсәлән, иремә, әти-әниемә, балаларыма бәйле бит. Тулаем мөстәкыйль яшәү – ялгыз булу дигән сүз. Хәзер балаларга: “Һәр кешенең шәхси чикләре бар”, – дип аңлаталар. Мин андый карашны тулысынча хупламыйм. Балаларны күбрәк эш, хезмәт белән тәрбияләргә тырышам. Без шулай үстек, Аллаһка шөкер, тормышта югалып калмадык. Хезмәт тә тәрбия чарасы. Хәзерге буын балаларына, бәлки, андый тәрбия кирәгерәктер дә. Кешелекле, хезмәтсөючән булып үсеннәр дип тырышабыз. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    АЛЛАҺ Тәгалә Үзенең яраткан колларын төрле юллар белән Дингә китерә, әлхәмдү лиЛЛӘӘҺи Раббил гәәләмииин!Изге эшләрегездә, хәләл кәсепләрегездә уңышлар насыйп булсын, ин шәә АЛЛААҺ! Әәмииин!

    Мөһим

    loading