16+

Резедә Сәләхова: «Гәрчә, “мескен” булмасам да, мин иркә хатын»

Тинчурин театры артисткасы, кино актрисасы, әдәби-музыкаль чаралар алып баручысы, Казан театр училищесы мөгаллиме, зур талант иясе Резедә Сәләхова «Шәһри Казан» хәбәрчесенә интервью бирде.

Резедә Сәләхова: «Гәрчә, “мескен”  булмасам да, мин иркә хатын»

Тинчурин театры артисткасы, кино актрисасы, әдәби-музыкаль чаралар алып баручысы, Казан театр училищесы мөгаллиме, зур талант иясе Резедә Сәләхова «Шәһри Казан» хәбәрчесенә интервью бирде.

Башы: Актриса Резедә Сәләхова: “Аларны югалту көненнән куркам»

- Сезне Гөлшаһидә дип танучылар да бихисаптыр. Бу герой белән холкыгыз охшаганмы?
- Гөлшаһидә - лирик героиня ул. Минем күңелем Гөлшаһидә күңеле түгел. Мин күбрәк “Кияүләр” комедиясеннән чая Мәйсәрәдер. Тормышта да бик актив, кызыксынучан кешемен. Менә мәсәлән, күп кенә хатын-кызлар төрек сериалларын яратып карый. Әни, кайнанам белән бергә өзекләр караган булды инде, әмма аның берсен дә ахырына кадәр карап бетергәнен юк. Аның кызыгын да тапмыйм. Вакытымны әрәм иткән кебек тоела. 

- Интервьюларның берсендә сезнең хакта: “Резедә Сәләхова кебек рольләренә умырылып ябышучы актрисаларны яратам”, - дигәннәр иде. Бу сүзләр сезгә туры киләме?
- Безне кечкенәдән: “Эшеңне эшләсәң, җиренә җиткереп эшлә”, -  дип өйрәттеләр. Кечкенә вакытта әни идән юганнан соң плинтусларны бармагы белән йөртеп карап тикшерә иде. Тузан булса, бөтен бүлмәне яңадан юып чыга идек. Балачактан килгән җаваплылык, һөнәремдә дә бик нык ярдәм итә. Артист җаваплы булмаса, театрда өч көн дә тора алмаячак. Артык җир кешесе булу да, артистка комачаулый, чөнки сәхнәгә чыкканда бөтен мәшәкатьләр турында онытырга кирәк. Өченче кыңгырау яңгыраганнан соң, мин йә Сәрвәр, йә Мәйсәрә һәм башкалар. Балаң авырыймы, үзеңне начар хис итәсеңме мөһим түгел. Кеше спектакльгә акча түләп килә, аны синең шәхси проблемаларың кызыксындырмый. Кемдер спектакльгә билетларны берничә ай алдан алып куя, кемдер башка шәһәрдән килә. Бу хакта белә торып минем начар уйнарга хакым юк.

- Резедә, театрдан кала чаралар да алып барасыз, мультфильмнар да тавышландырасыз. Театрда хезмәт хакы күп түгел икәнен дә беләбез. Китү турында уйланмадыгызмы?
- Беренчедән, мин бит ир-ат түгел, гаилә сөйрисем юк. Икенчедән, акча аз булудан театрдан китәргә бер тапкыр да уйламадым. Театрга эшкә керүемә үкенмәдем, үкенергә язмасын да. Дөрес әйтәсең, берничә эштә эшләгәч, акча җитмәүдән интекмим. Әмма бу эшләргә алынуымның сәбәбе финанслар түгел. Миңа чаралар алып бару да, мультфильмнар тавышландыру да, спектакльләрдә уйнау, балалар белән эшләү дә ошый, күңелгә рәхәтлек бирә. Эшне чын күңелдән яратып башкарам, шуңа күрә аның күп булуыннан зарланмыйм. Аллаһы Тәгалә биргәненә шөкер итәм. Моннан тыш, безнең гаиләдә бөтен түләүләрне дә Артем түли. Балалар бакчасына күпме акча киткәнен белмим, ипотеканы түләп бетердек, анда да ничә сум түләгәнне белмәдем. 

- Рәхәт тормыш шулай бит?
- Шулай булырга тиештер дә ул. Мин бит “за мужем”. Бу сүзләрне ирнең киң җилкәсе артында елышып яшәү дип аңлыйм. Артем бик ышанычлы ир, гаиләбезнең беренче көннәреннән үк ул мине түләүләр кебек мәшәкатьләрдән азат итте. Кайвакыт муенымдагы муенсамны сүтә алмасам да Артемга барам. Гәрчә, “мескен”  булмасам да, мин иркә хатын. 

- Үзсүзлелек, гаделлек тә бар сездә. Халыкта ир-атлар көчле хатын-кызлардан курка дигән фикер дә яши. Килешәсезме?
- Чиләгенә күрә капкачы диләр бит әле. Һәркем үзенә туры килердәй сөйгән яр эзли, моның бер начар ягы да юк. Кемгәдер дәшми генә баш селкеп барысына да риза була торган, кемгәдер дусларын көнләштерерлек модель кебек, ә кемгәдер канын кыздырып торучы хатын-кыз кирәк. Кешеләр төрле, шуңа идеаллар да төрле. Халыкта ир-ат тормыш иптәшен - әнисенә, хатын-кыз - әтисенә охшатып сайлый дигән сүзләр бар. Менә аның белән килешәм. Әти җор телле, юмор хисле кеше. Нинди генә мәҗлес булса да, ул һәрвакыт игътибар үзәгендә. Артем да нәкъ әти кебек. Мин каенанама охшаганмын ди ирем. Ул да русча әйтмешли “боевой” хатын-кыз. “Баш авыртуларыгызга кадәр охшаган”, - ди Артем. Укырга кергәч үк, шушы охшашлыкны тоеп алгандыр, күрәсең. “Сентябрьдә укырга кердек, октябрьдә мин сиңа гашыйк булдым инде”, - дип сөйли Артем. Шул көннән башлап 6 ел  игътибар билгеләре күрсәтеп, барыбер үзенекен итте, очрашырга ризалаштым. Гаилә корганчы тагын 4 ел үтте әле, шулай итеп бер-бербезне белүебезгә 10 ел булды.

- Озак сынагансыз шулаймы?
- Сынау булганмы икән? Гаилә коруның никадәр җаваплы адым икәнен аңлый идем, шуңа күрә кат-кат уйладым. Безнең гаиләдә Артем - романтик, мин күбрәк җир кешеседер. Өч ел очрашып йөргәннән соң, Артем махсус Санкт-Петербург шәһәренә алып барып тәкъдим ясаса да, төрле сәбәпләр табып ризалашмадым. “Әйдә бер ел йөрик әле”, - дидем. Аннан инде вәгъдә иткәнчә, бер елдан соң гаилә кордык. Юкка гына вакыт сузганмын икән,  күптән кияүгә чыгасы калган дип уйлап куйдым. Кайбер кешеләр гаилә тормышыннан куркып, минем ирегемне кысарлар дип тә борчыла бит әле. Барысы да кешенең үзеннән тора. Беренче көннәрдән үк, һәр гаиләдә кечкенә дәүләттәге кебек кагыйдәләр урнаштырырга кирәк.

- Артем белән очраша башлаганчы башка егетләргә күз сала идегезме?
- Күз салу гына түгел, башка егет белән очраша идем һәм Артем бу хакта белә иде. Театрга эшкә урнашкач, гастрольләрдән таң атканда, иртәнге өчләрдә генә кайткан чаклар булды. Мине килеп алучы булмаса, Артем өйгә кайтарып куя иде. Очрашып йөргән егетем көнләшмәсен өчен шалтыратып кисәтеп куйганы да булды. Артем сабыр гына безнең кавышу көнен көтте, үз максатына иреште, Аллаһка шөкер. Аның сабырлыгына баш иярлек.

- Артемның начар сыйфаты бармы соң?
- Ул артык гадел, туры сүзле кеше. Ахырын исәпкә алмыйча кешегә нәрсә уйлый шуны бәреп әйтә. Шул сыйфат аркасында кайвакыт кыенлыклар туарга мөмкин. Тискәре сыйфаты бәлки шулдыр. Ир-ат буларак та, әти буларак та Артем бик җайлы, рәхәт кеше. Әскәрнең күңелен дә күбрәк әтисе күрә. Эштән арып кайтса да, улыбыз белән паркка уйнарга чыгарга иренми.

- Күп кенә актрисалар декрет ялына да чыкмыйлар. Ә сез төп рольләрегезне калдырып, моңа өстәп үзегезгә алмашка актрисалар әзерләп тә киткәнсез.
- Рольне югалтасы килмәүдән декрет ялына чыкмаучылар бар. Миндә андый авыру юк, шөкер. Хәзер китсәм ролем югала, карьерам туктала дип борчылмадым. Бу тормышта төп роль сәхнәдә түгел, ә әни булуда икәнен аңладым. Безгә әти-әни булу бәхете татыды, кемнәрдер бит шушы бәхетне тояр өчен ниләр генә эшләми, тик булмый... Сәхнәме яки бала һәм декретмы дисәләр, һичшиксез гаиләне сайлар идем. Дөрес, декрет ялын авыр, күңелсез кичердем. 

- Ни өчен?
- Әскәр тугач кына ничектер югалып калдым кебек. Күңелсез уйлар белән чуалып, елаган чаклар күп булды. Бала йөреп киткәч, андый юк-бар  уйларга вакыт та калмый инде. Урта яшь депрессиясеме, бала тапканнан соң төшенкелекме мондый халәттән кеше үзе генә чыга аладыр. Якын кешеләр белән очрашу, яңа шөгыль табу, театрга бару да күңелне күтәреп җибәрә ала. Эшсезлектән чәчәк кебек сула баруымны Артем күз карашымнан ук сизеп ала иде. “Дусларың белән күрешергә теләмисеңме? Чарада эшлисең килмиме?” - дип җайлап кына әйтә иде. Шулай әкрен генә чаралар алып бара башладым. Суыткычның бер тармагында күкрәк сөтен савып, әзерләп куя идем. Эштән физик яктан бик арсам да, эмоциональ яктан канәгатьлек хисен тоеп кайта идем.  Бу вакытта әти-әниләр, ирем, якыннарым терәк булды. Аларга бик рәхмәтлемен. Баланы имезгәндә бик ябыктым. 44 килограммга калган идем. Театр көллиятенә атнага бер тапкыр укытырга эшкә чыккач та, ул вакытта студент булган коллегам: “Без сезне авырый дип уйлаган идек. Бу кадәр кеше болай гына ябыкмас”, - дип уйлавын хәзер дә искә ала.

- Сезне үпкәләтү җиңелме?
- Кешегә битараф булсам, ул мине үпкәләтергә тырышса да, үпкәләмим. Якыннарның сүзләрен күңелгә якын ала алам. Артем мине үпкәчел ди. Белеп әйтә күрәсең (көлә). 
 

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading