16+

Роза Әдиятуллина: “Үрдәкне әйттем, ә менә “лошадь”ның ат булуы бөтенләй онытылды”

Күпләр яраткан тапшыруларны алып барган, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллинаны тамашачылар югалткандыр.

Роза Әдиятуллина: “Үрдәкне әйттем, ә менә “лошадь”ның ат булуы бөтенләй онытылды”

Күпләр яраткан тапшыруларны алып барган, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллинаны тамашачылар югалткандыр.

Хәзер Роза “ШАЯН ТВ” каналының башкарма директоры урынбасары вазифасын үти, “Татарлар” тапшыруын алып бара. Танылган алып баручы, тапшырулар авторы белән үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштек. Роза Әдиятуллина белән “аулак өй”не сезгә дә тәкъдим итәбез. 

- Роза ханым, балачагыгыз бәхетле идеме?
- Безнең балачак бик бәхетле булган икән. Әти-әниләр дә, хәзерге кебек балаларны өф-өф итеп тормаганнар, кирәк кадәр иркенлек тә биргәннәр. Мин шәһәрдә туып-үстем. Дуслар белән бергә уйнап, гаражлар буенча сикереп,  дөньяны танып йөрдек. Әлбәттә, авылга да кайттык. Әни ягыннан әбием Спас районы Чәчәкле авылыннан, әти ягыннан әбием Буа районы Исәк авылында яшәде. Ике авылга да кайтып тордык. Безнең буын мәдәният үзәкләрендә түгәрәкләр  бушлай булу белән дә бәхетледер. Төрледән-төрле түгәрәкләргә язылып чыгып, үз күңелемне үзем күреп үстем. Безнең үскән чор, Татарстанның суверенитет алган вакытына туры килде, татар гимназияләре ачылды. Шушы буын балалары хәзер инде үсеп, телне үстерүгә, саклауга үз өлешен кертәләр. Миндә дә милләтпәрвәрлек хисе бик көчле. Татар гимназиясенә укырга керер өчен имтихан биргәнемне әле дә хәтерлим. Шәһәрдә үскәч, татар телен чамалы гына белә идем. Рәсемнәрдә булган хайваннарны атарга кирәк булды. Үрдәкне дә әйттем, ә менә “лошадь”ның ат булуы бөтенләй онытылды. Шулай да калган сорауларга дөрес җавап биргәч укырга алдылар. Милли мохиттә тәрбияләнеп, татар телен өйрәндек, шөкер. Хәзер балаларыбызга да шундый ук милли тәрбия бирергә тырышабыз. 

- Үзегез дә гел чәчәк кебек балкып торасыз. Исемегезне кем сайлады?
- Әбиемнең исеме дә Рауза. Мин Айгөл булырга тиеш булганмын, тик әти-әниләр кире уйлаган. Дөресен генә әйткәндә, исемемнән оялып йөрдем, чөнки минем даирәдәге Розалар өлкән яшьтәге кешеләр иде. Мәктәптә дә, университетта да Роза исемле кызлар булмады. 

- Әти-әниләрдән игътибар җитмәгән чаклар булдымы?
- Элек туганнар, гаилә дуслары белән еш очрашып тордык. Әти-әниләр дә безне калдырып, ял итәргә йөргәнен хәтерләмим. Без ике катлы барак кебек йортта яшәдек. Аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе дә уртак иде. Дүртебез бер бүлмәдә яшәдек, икенче бүлмәне әйберләр саклар өчен генә кулландык. Күршеләр белән дус-тату яшәдек, уртак аш бүлмәсендә концертлар оештыра идек, аралашып үстек. Ул вакытлар да шундый күңелле булган икән. Ике катлы баракта да бәхетле булдык. Машинабыз юк, без башкалардан ким дип тә кайгырмадык. Әти азык-төлек базасында, әни заводта, соңрак тун тегү фабрикасында эшләде. Бәлки, аларга кыен да булгандыр, әмма беркайчан да зарланмадылар. Ә хәзер кешеләр үз дөньяларында, фатирларында бикләнделәр төсле.

- Телевидениедә эш тәҗрибәгез зур. Артка борылып карап, нәтиҗәләр ясыйсызмы?
-  Хәзер нәтиҗәләр ясау модада түгел кебек. Алга чабабыз, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышабыз. Чыннан да, бик зур юл үтелде. Татар гимназиясендә укыган вакыттан ук сыйныфташ кызларым белән “Тамчы” тапшыруында катнаша башладык. Рамилә апа Сәхәбетдинова безне үз канаты астына җыйды, текст язарга өйрәтте, бу бик зур тормыш мәктәбе булды. Кечкенә адымнар белән яңа үрләргә омтылдык. 

- Рамилә Сәхәбетдинова - телевидение үсешендә үз эзен калдырган шәхес. Сез туганнар дип беләм, бу хакта шөбһә белдерүчеләр булдымы?
- Мин  андый сүзләргә игътибар итмим. Үз юлымны, күпме көч сарыф иткәнемне дә беләм. Әйе, миңа бәхет елмайды. Рамилә апа канаты астында үскән балалар да шундый ук дәрәҗәдә бәхетледер, чөнки ул беркайчан кеше аермый. Һәркемне кулдан тотып эшкә өйрәтә, хәзер дә балаларга: “Кызым, улым”, - дип кенә эндәшә. Рамилә апа - остазым, һөнәремә мәхәббәт уяткан кеше, аны бик хөрмәт итәм. Кимчелекле якларым булса, ул аны һичшиксез әйтәчәк. 

- “Аулак өй” тапшыруы күңелләргә телеэкраннар аша да җылы өрә ала иде. Ни өчен яптылар соң аны?
- Гореф-гадәтләребезне яңартасы килгән иде. Зөлфәт Зиннуров белән бу эшкә бик теләп алындык. Проект бик уңышлы иде: “Аулак өйдә катнашасыбыз килә”, - дип шалтыратучылар күп булгач, аерым дәфтәр башлап, һәрберсен чиратка салып язып бардым. Тапшыруда төшү өчен Төмән, Әстерханнан да килүчеләр булды. 2015 елда тапшыруны яптылар, мин декретка киттем. Ул чорда “Аулак өй”, “Мәдәният дөньясында”, “Җырлыйк әле”не туктатып тордылар. Алга таба “Җырлыйк әле” тапшыруы гына дәвам итте. Шулай да без бик бай архив калдырганбыз, “Аулак өй”не әле дә кабатлап күрсәтәләр.

- Декрет ялыннан чыккач, югалып калган мизгел булдымы?
- Балага 3 ай тулгач ук, эшкә чыктым. Яшь ТНВ проектларында катнаштым, аннан “Татарлар” тапшыруын алып барырга тәкъдим иттеләр. Гел көтмәгәндә йөгереп йөргән 58 яшьлек әтиемә инсульт булды. Бу безнең гаиләбез өчен зур сынау булды.

- Бу хәл ничек килеп чыкты?
- Әтигә төнлә инсульт  булган. Без бу хәл турында белми дә калдык.  Ял көне булгач, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче шактый вакыт узган иде. Хастаханәгә килгәч, табиб белән сөйләшергә үзем кердем. Әни табибларның сүзләрен күтәрә алмас дип уйладым, елап күзләре шешенеп беткән иде. Табиблар: “Өмет юк диярлек, әтиегез үләргә дә мөмкин, әзер торыгыз”, - диделәр. Әнигә чыгып: “Барысы да яхшы”, - дип әйттем, тынычландырырга тырыштым. Әти белән әни һәрвакыт тигезлектә яшәделәр, алар арасында булган мәхәббәт безгә үрнәк булды. Аллаһка шөкер, әтиебез исән калды. Реанимациядән чыккач, әти ике дөнья арасында эленеп калган төсле иде. Әни аның хәлен яхшырту өчен бар көчен куйды, аңа һәйкәл куярлык. Әтине карау, тернәкләндерү өчен хастаханәгә йөртү аның җилкәсенә төште. Ул дәвер эш, әтине һәм баламны карау белән үтеп китте. Мин үз эчемә бикләндем, сөйләшәсе дә, бу хакта сөйлисе дә килмәде. Бу бит минем шәхси проблемаларым, аны җәмәгатьчелеккә чыгару дөрес булмас дип уйладым. Гомумән, мине ничектер аерып сөйләгәнне яратмыйм. Кечкенәдән тыйнак, оялчан булдым. Гомер буе оялу хисе белән көрәштем. Әнием ул яктан бик җитез, чая хатын-кыз. Мин аңа охшамаган. Әтием сөйләшә, үз аягына басып йөри алмаса да, Аллаһка шөкер үз акылында, барысын да аңлый. Аннан Шаян ТВ ачылды. Ул минем өченче балам инде (көлә).

Дәвамы бар
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading