Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәмсия Җиһангированы, беренче чиратта, ягымлы тавышыннан таныйлардыр.
Ә аның шигырьләре күпләр өчен тормыш девизы итеп алырлык.
– Әтисез үскәч, сезгә балачактан ук көчле булырга туры килгәндер?
– Бала вакытта ятимлекне ниндидер мескенлек, кимчелек итеп кабул итмәгән идем. Әмма яши-яши тәҗрибә туплагач, гомер көзенә якынлашканда ятимлекнең миңа хатын-кыз булып яшәргә комачаулаганын ачыкладым. Ятимлек, әлбәттә, һәр эшкә дә беренче барып тотынмаска, нәзберек, назлы зат булырга кирәклекне оныттырган. Әлбәттә, аның җайлы яклары да бар. Һәр парга да тигез картлык насыйп булмый. Ире гүр иясе булгач: “Бөтен дөнья таралды”, – дип әйткән хатын-кызларны да беләм. Минем ул яктан бернәрсәм дә таралмады.
Без ни өчендер нәсел төшенчәсен инкарь итәбез. Тәрбия, Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт үз эшен эшли, әмма нәселдәнлек турында да онытырга ярамый. Мин үз көнен үзе күрә торган, һәр эшкә беренче булып үзе барып тотына торган нәселдән. Мин бу сүзләрне, һичшиксез, зур горурлык белән әйтәм. Әмма тормыш юлын үткәндә ятимлек барыбер үзе турында белгертеп куйгалый. Иремнең әти-әниләре белән танышырга кайттык. Иремнең әнисе сораулар бирә: “Кайсы яктан, әти-әнисе бармы?” – ди. “Әнисе бар, әтисе юк”, – дигән җавап аны шундый гаҗәпләндерде. Хәзер дә “әти-әнисе тигез булсын инде” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нишләтәсең, язмыш. Һәркемгә дә тигез канатлы гаиләдә үсәргә насыйп булмый. Шәхсән безнең гаилә тормышына килгәндә һәр эшкә гел үзем барып ябыша идем. Иремә авыр булмасын дип, һәрчак, йөкнең авыр башына йөгердем. Моның сәбәбе – кечкенәдән әнкәйне жәлләү. Аның дөнья көткәнен күрү, дүрт кызны тәрбияләгәнен белү хәлен бераз булса да җиңеләйтү теләге уята иде.
– Бертуганнарыгыз исән-саулармы?
– Ике апам сугышка кадәр үк туган иде. Берсе яше җитеп мәрхүм булды. Тагын бер апам короновирус белән авырып китеп барды... Ике бөртек кенә калдык. Апаларымның берсе дә Казанда яшәмәде. Гомумән, ялгызлыкка бик иртә күнегергә туры килде. Мин Казанның 10нчы интернат-мәктәбендә белем алдым. Казанга якын районнардан килгән балалар ялларга авылга кайтып китә иде. Казанда барыр кешем дә, туганым да юк, шуңа боегып, моңсуланып калганнарым әле дә истә.
– Шәмсия апа, укучыларның күбесе, бәлки, сезнең никадәр кыенлыклар күреп яшәгәнне белмидер дә. Әмма сезнең тормыш юлыгызны күзәткән кеше буларак, бу кадәр авырлыклар күреп тә, зарланмау, уфтанмавыгызга сокланам.
– Авырлыкны авыр итеп кабул итсәм, мөгаен, бүгенге көндә исән дә булмас идем. Әгәр дә тормыш юлымны баскычлап барлап чыксам, “бер рәхәт тә күрмәдем” дип әйтәләр бит, бәлки, ул сүзләр миңа бик тә туры килер иде. “Безнең гомер гел алданып үтте, һәр бәхетсезлекне бәхет диеп”, – дигән шигырь юлларым да бар. Гомумән, көнләшү, башкалардан уздырырга тырышу кебек хисләр миңа ят. Ныклап уйлап карасаң, бу бик зур бәхет. Мин үз дөньямда, үз кагыйдәләрем буенча яшим.
– Әниегез 95 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән. Әмма ничә яшьтә булса да, әниләрне озаграк яшәтәсе килә кебек...
– Әнкәй безнең өчен янып яшәгәнгә ятимлек хисен сизмәдем диярлек. Безгә матур, нәфис күләмәк, пәлтәләр тегеп бирде. Беркемнән дә ким булмадык, хәтта артыграк та булдык. Ул һәр елны үзебез өчен генә ат суйдыра идек. Бервакыт әнигә мәктәп директоры 5 килограмм булса да, ит сатуын сорап килде. Әни: “Балаларымның өлешен сата алмыйм”, – диде. Ирем вафатыннан соң, мин, әлбәттә, коелып төштем. Әмма бу дөньяда үземне бөтенләй шыр ятим, ялгыз кеше итеп әнкәем вафатыннан соң гына тойдым. Ул бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган югалту икән.
– Кызыгыз да чит илдә яши бугай?
– Әйе, кызым Төркиядә яши. Мин аны шундый нык сагынам ки, әни дә мине юксынып шулай тилмергәндер дип уйлап куям хәзер. Ул, әлбәттә, кайтырга тырыша. Аллаһка шөкер, балаларым - минем көзгем. Кызым чит илдә дә, татарларны танытуга хезмәт итә.
– Җитәкче дәрәҗәгә җиткән хатын-кызларга, гадәттә, нәрсәдәндер ваз кичәргә туры килә. Сезнең очракта ничек?
– Эш биографиям башланып киткәндә үк җитәкче урында эшләргә туры килде. Ирем Әлмәттән юнәлеш алып укыгач, без Әлмәткә күченергә мәҗбүр булдык. 24 яшь тә тулмаган иде, балалар бакчасына мөдире итеп куйдылар. Киңәшмәгә килгән ханымнар арасында мин “ала карга” идем. Үзем тегеп кигән күлмәк, бернинди алтын-көмешләрем дә юк. Алар миңа бик гаҗәпләнеп карый иде. Тормышым тынгысыз булды, ахрысы, анысы хак. Никадәр каршылыклар күрсәм дә, япь-яшь булсам да, балалар бакчасында татар группасын ачтырдым, эшләттем. “Болгар радиосы”на баш мөхәррир итеп билгеләнгәч, янәдән җитәкчелекнең “тәмен” татыдым. Җиңел генә тапшырулар эшләп барган җиремнән җитәкче урынга кереп утырмадым. Эш тау хәтле өелә иде. Атнага алтышар-җидешәр тапшыру эшлим. Әле өстәвенә “Хәерле иртә” тапшыруын да, миңа йөкләделәр. Ә хезмәт хакы бер үк. Хезмәт хакын телевидениедән китерәләр иде. Кешеләр хезмәт хакы алу өчен чират тора. Ә минем аңа да вакыт юк. Вакытында килеп алмагач, акчаны кире телевидениегә алып китәләр. Кыенлыклар булды инде, әмма беркайчан да авыз тутырып зарланмадым. Авырлыкларга түзгәнне, түрә, хуҗа булып йөрүгә генә түзәсең инде!
– “Еламаган балага имчәк каптырмыйлар”, – дип әйтсәм бик тупас яңгырар инде.
– Дөрес, зарланмасаң, эшеңне төгәл җиренә җиткереп башкарсаң, файдаланырга теләүчеләр табыла. Теләсә кайда мөгезсез сыер кебек килеп керә белсәң, үзеңне күкрәк киереп яклый белсәң, яшәү рәхәттер ул. Ә мин, ни аяныч, мөгезсез сыер була белмәдем. Язучының авырткан җире – китап чыгару мәсьәләседер. 15 елга якын китап чыгарганым юк һәм бу тулысынча үземнең гаеп. Каядыр барып, ялынып йөрү холкыма туры килми. Әле Һади Такташ премиясен биргәндә дә: “Кара әле, бер премияң дә булмаган бит синең. Ник сорамадың?”, – диләр.
Дөресен генә әйткәндә, утырып шигырь яза торган өстәлем дә булмады. Без бит ике исерек күрше белән “подселение”дә яшәдек. Әгәр өстәлем булып, шигырь язам дип утыра торган гадәтем булса, кеше күңелен кузгатырлык бик күп шигырьләрем тумаган булыр иде. Мин бит аны “югарыдан хәбәр” килгәндә генә кәгазьгә төшерәм. Бу мескенләнеп әйтүем түгел, киресенчә, горурланып сөйләвем.
– 15 ел бик күп бит инде ул...
– “Сәләтле кешеләргә булышырга кирәк, әрсезләр үзләре дә бәреп керә”, – дигән сүзләр бар. Сүз уңаеннан, минем өч шигырь фәкать Дамир Шакиров тырышлыгы белән чыкты. Ул китап нәшриятен җитәкләгән чорда үзе радиога килеп: “Нишләп Шәмсия Җиһангированың китапларын чыгармыйсыз? Ул исәндер бит? – дигән сорау бирәләр”, – дип “кирәгемне бирде”. Шулай да тагын бер кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Ул үзе минем телефонны табып, хәбәргә чыгып иҗатымны социаль челтәргә куеп барырга рөхсәт сорады. Юныс әфәнде иҗатымны шулай яктыртып тора, аңа чиксез рәхмәтле. Язучылар берлеге дә, озак еллар китаплары чыкмый торган язучыларны күз уңына алып, шундый сорау бирсен иде. Ишек бәреп керергә кыюлыгым җитми икән, минем кебекләргә дә җитәкчелекнең илтифаты җитәргә тиештер бит.
– Ирегез белән дә 19 ел гына бергә яшәп кала алгансыз. Бу вакытлар бәхетле идеме?
– Сорауга төгәллек кертик әле, 19 елның 5 елын фани дөньяда яшәвемнән сызып атыйк. Чөнки мин ул вакытны яшәмәдем. Бәхет дип алданганбыздыр гына. Чит кеше күзе белән карасаң, бернинди бәхет тә булмагандыр да, бәлки. Өйләнештек, яшәргә урыныбыз булмады. Бер-бер артлы балалар туды. Казанга күчеп килгәч, әйтеп үттем инде, 13 ел исерек күршеләр белән яшәдек. Моны бәхет дип атап буламы?! Әмма мин үземне бәхетсез тоймадым. Алма кебек улым белән кызым булды. Ирем авыргач та, балаларымны мескен дип әйтмәсеннәр өчен, барысын эшләргә тырыштым, хәтта улыма бер төн эчендә куртка теккәнем дә хәтеремдә.
– 5 ел ирегезне каравыгызны да беләбез. Бу сынауны ничек кичердегез?
– Ахыры билгеле иде. Әмма ирем соңгы көннәренә кадәр үзенең яман шеш белән авырганын белмәде. “Син яшисең”, – дип кабатлап тордым. Әни: “Син бит, бәбкәм, бер көн рәхәт күрмәдең. Авыру ир карасаң да, бер көн дә эшеңне калдырмадың, балаларыңны да менә дигән итеп карадың”, – дип әйткәч кенә үземне жәлләп кычкырып елап җибәрдем. Ниләр кичергәнемне бер Аллаһым белә дә, үзем генә беләм. Хисләр дилбегәсен каты тота торган кеше булсам да, иремдә нинди хаста икәнен белгәч, дилбегәм кулдан ычкынды. Берничә мәртәбә аңымны югалттым.
– Игътибарыгызны яулап алырга теләүчеләр күп булгандыр, шулаймы?
– Дөрестән дә, матур булганмын икән. Әмма егетләргә күтәрелеп карап, сайланып йөрмәдем. Бу дөрес яшәмәүнең тагын бер билгеседер, бәлки. Акыллы кызлар егетләрне үзләре сайлый икән. Хәзер: “Мин бит сиңа 10-15 ел гашыйк булып йөрдем”, – дип әйтүчеләр бар. Күрәсең, салкын, усал булып та күренгәнмендер. Яшь вакытта кызык хәлләр булып алды инде. Институтта укыганда 4 ел дуслашып, яратып йөргән егетемне үземнең төркемдәш кыз тартып алды. Мин карусыз, дус дип йөргән кызны жәлләп, үзем теккән күлмәкләрне биреп, үзебез белән кинога, театрга да ала идек. Берзаман: “Егетең дус кызың белән хыянәт итте”, – дигән хәбәр килде. Мин аны гафу итә алмадым...
– Хәзер янәшәгездә таяныч булырдай кешегез бармы?
– Ирсез тормышның читенлеген хәзер генә аңлый башладым. Яшь барган саен моңа ныграк төшенәсең икән. Мин бит яхшы аттай тыпырдап иртән торып эшкә тотынам да, кич кенә керәм. Янәшәмдә беркемдә юк, Аллаһка шөкер! (көлә) Акыллы хатын-кыз әйбәт ирне куып чыгармый. “Гомер көзеңдә бер өстәлгә утырып чәй әчәргә кешең булыр”, – диләр. Юк, икең бер сулышта, бер уйда, бер дулкында булмаса, тормыш җайланмый. “Ирсез тормыш авыр”, – дип уфтанып утырырга вакыт юк. Тормыш дәвам итә бит. Аллаһка шөкер, өемдә бер даруым да юк. Балаларым исән-сау, бу – зур бәхет.


Комментарийлар
12
0
Мин БИК сокланам ханыма.
0
0
0
1
0
0
6
1
Шәмсия ханым, мин сезне бик хөрмәт итәм, исән сау булыгыз!
0
0
2
0
Сез искиткеч батыр акыллы сабыр бераз простой хатын мин сезне БИК яратым язган бетен язмаларыгызны очраса укымыйча уткэреп жибэрмим рэхэтлэнеп укым исэн имин яшэ язып торыгыз мин укып торам исэнлек саулык озын гемер телим сэлэм белэнМершидэ Биектау районы ЕнсэАвылыннан
0
0
2
0
Иҗатын обожаю. Тавышы сөбханалла машалла
0
0