“Өйрәттең. Өйрәтәсең. Тырышасың. Ә сине мәче баласы кебек тартмага салалар да, суга батырырга алып баралар кебек. Әле переквалификация диләр. Бушка. Рәхмәт, әлбәттә, әмма мин бармадым. Чөнки бата башлаган корабтан күселәр генә кача. Мин татар теле укытырга килдем һәм мин аны укытачакмын.”
Скопировать ссылку
“Өйрәттең. Өйрәтәсең. Тырышасың. Ә сине мәче баласы кебек тартмага салалар да, суга батырырга алып баралар кебек. Әле переквалификация диләр. Бушка. Рәхмәт, әлбәттә, әмма мин бармадым. Чөнки бата башлаган корабтан күселәр генә кача. Мин татар теле укытырга килдем һәм мин аны укытачакмын.”
Ләйлә Хәбибуллина белән татар теле фәнен укытудагы проблемалар хакында сөйләштек
Әлеге сүзләр моннан берничә ел элек Ләйлә Хәбибуллина тарафыннан «24/7» эскизында яңгырады. Эскиз «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелде.
– Ә телне кем сайлый: әти-әниләрме, әллә балалар үзләреме?
– Рәсми рәвештә 9нчы сыйныфка кадәр әти-әниләр сайлый. Аннан соң балалар үзләре гариза яза. Әмма гаиләдә барыбер “нәрсә сайларга?” дигән сөйләшү буладыр инде.
– Татар телен сайлаучылар арасында күбрәк чиста татарча сөйләшүчеләрме яки рус телле балалармы?
– Төрлесе бар. Татар теле дәресе ике төркемгә бүленә бит: татар телен тирәнтен өйрәнү һәм рус телле балалар өчен каралган төркемнәр. Шәхсән үзем соңгысы белән эшлим. Шулай да алар арасында татарча сөйләшүчеләр бар. Балага авыр булмасын өчен кайбер ата-аналар махсус шул төркемне сайлый. Укучыларым арасында бөтенләй татарча сөйләшмәүчеләр дә, рус һәм башка милләт балалары да бар.
– Башка милләт балаларының татар теленә мөнәсәбәте нинди?
– Алар арасында татар телен өйрәнергә беркем дә каршы түгел. Әлеге балаларда “тагын татар теле” дигән авырсыну юк.
– Син бит инде укытучы гына түгел, шагыйрә дә. Кайсысын алгы планга куясың?
– Мин беренче чиратта укытучы.
– Ә укучыларың шагыйрә икәнеңне беләме соң?
– Кайсыларыдыр белә, кайсыларыдыр белми. Аны махсус рәвештә фаш итеп йөрмим. Социаль челтәрләр яки башка чыганаклар аша белеп алучылар бар. Дәрес вакытында үземнең шигырьләремне кулланганым юк. Күптән түгел укучылар үзләре хәзерге заман шагыйрьләре турында проект әзерләгән иде. Ә үземне үзем күрсәткәнем юк. Ул дәрәҗәгә куярлык шагыйрә дип санамыйм үземне.
Комментарийлар
1
0
Афәрин, мондый укытучылар булганда тел яшәр, дип ышанам!
0
0