16+

«Зинһар өчен үтермәгез мине! Гөнаһсыз сабыйларымны ятим итмәгез!»

Бер гыйбрәтле хәл явызлыгына чик куйган.

«Зинһар өчен үтермәгез мине! Гөнаһсыз сабыйларымны ятим итмәгез!»

Бер гыйбрәтле хәл явызлыгына чик куйган.

Тау ягы төбәгенең  К. авылында Бөек Ватан сугышына чаклы Бүре авыз кушаматлы Хафиз исемле  кеше яшәгән. Ул колхозда бригадир булып эшләгән, гаярьлеге, кырыслыгы белән аерылып торган. 

Кул астындагыларны дер селкетүдән тәм тапкан. Авылдагы дин тотучыларга көн күрсәтмәгән, сәвиттән яшертен генә дини йолаларны гамәлгә ашыручы карт-карчыкларны аяусыз эзәрлекләгән, көчсезләрне  рәнҗетергә күп сорамаган. Борынгыдан килгән дини, милли гореф-гадәтләргә төкереп тә бирмәгән. Ул үзен башкалардан бер башка өстен дип санаган, куркусыз гына түгел, хәтта  аяусыз усал адәм булган, дип сөйлиләр. 

Чишмәле тау кырынында бик борынгы Изгеләр зираты бар. Биредә күмелгәннәрнең рухларын борчымаска тырышып, авылдашлар аның буеннан белгән догаларын укып, шыпырт кына уза торган булган. Зират эчендә печән куерак, янәшәсендәге чирәмлектә үлән сусылрак булса да, имансыз Хафиздан гайре беркем дә терлек-туарын биредә арканламаган, бала-чагаларына үрдә уйнарга рөхсәт итмәгән. Кояш баткач, беркем дә  ул тирәдә йөрмәскә тырышкан. Денсез Хафиз авылдашларыннан каһкаһәләп көлгән, аларны аңгыралар, искелек калдыклары, куркан җаннар дип мәсхәрәләгән.

Беркөнне кичкырын арып-талып өенә кайтып килгәндә, Бүре авыз Хафиз юлны кыскарту өчен Изгеләр зираты эченнән генә узарга җыенган. Дәртле көй сызгыра-сызгыра зиратка килеп кергән, җитмәсә, куак төбендә кече йомышын йомышлаган. Затсыз бәндә  ун-унбиш адым атларга өлгермәгән, аяк астында җир убылып, үзе аска төшеп киткән. Иске кабер балчыгы ишелгәнгә аның әлләни исе китмәгән. Әзмәвердәй зур, таза бәдәнле, көчле  ир уртасына бу чокырдан сикереп  чыгуы чүп кенә кебек тоелган.

Ләкин ир кымшана да алмаган, чөнки арткы яктан аны кемдер каты итеп кысып кочып алган, ә аяклары бушлыкта асылынып калган. Ул башта катлы-катлы итеп сүгенгән, күзгә күренмәгән сихри көчкә җикеренгән, янаган. Әсирлектән котылырга омтылып, төрлечә талпынып караган, тик файдасы булмаган. Әмма берничә сәгатьлек коллыктан соң, аяк-куллары ойый, хәле китә, йөрәге чәнчи, күз аллары караңгылана  башлаган, колагына шомлы авазлар ишетелгән.

Ул хәленең мөшкеллегенә дөрес бәя биреп, үзен әсирлеккә алган серле көчкә ялварырга, биредә күмелгән изгеләр рухын рәнҗетүе өчен, ихластан  гафу үтенергә керешкән. “Зинһар өчен үтермәгез мине! Гөнаһсыз сабыйларымны ятим итмәгез! Шулар хакына исән калдырсагызчы! Иртәгә үк  зиратның тирә-юнен киртәләп алырмын, чишмәсен  беркемгә  пычраттырмам, печәнлеген мал-туардан таптатмам!” - дип тәкърарлап, төн буе дер калтыранып чыккан.

Әллә изгеләрнең рухы Хафизны гафу иткән, әллә башка төрле гайре табигый Илаһи көчнең ярдәме тигән, таң әтәчләре кычкырып җибәргән мәлдә, моңарчы Хафизның калкандай киң күкрәген йөрәге ягыннан кысып торган зур йомры таш кинәт аска тәгәрәгән. Икенчесенең кымшана башлавын сизеп алган тоткын, шуңа ияреп тау куышлыгындагы бушлыкка очып, тере килеш күмелеп калудан  куркып, аңын җуйган...

Ни тере, ни үле килеш, аяк-кулларын як-якка җәеп, борынгы каберлек  өстендәге үләнгә чалкан яткан, бер төн эчендә чәчләре генә түгел, сакал- мыегы да чаларган Хафизны иртәнге якта авыл көтүчесе Сафиулланың үткер күзе шәйләп алган. Авыл мулласы Ибраһим хәлфә белән хаҗи Закир хәзрәт җидешәр мәртәбә  “Ясин” чыгып, унөчәр мәртәбә “Әлхәм”,”Колһуаллаһ” сүрәләрен  укып өшкергәч кенә, саташып күзләре акайган Хафиз, янәдән үз хәленә кайтып, зиһене ачылган. Ул терелеп аякка баскач, серле затка биргән вәгъдәсенә тугры калып, урманнан имән  баганалыклар, киртәлек усаклар  кисеп төшеп, дус-ишләре ярдәмендә тиз арада Изгеләр зираты тирәсен тулысынча әйләндереп тотып алган, чишмә буен тәртипкә китергән. Әлеге гыйбрәтле хәлдән соң, Бүре авыз Хафизның кикриге беркадәр шиңгән. Подаукадай дәү башын кашып, хәтәр мыекларын тырпайтып, баканыкыдай  чыгынкы яшькелтсу күзләрен бер ноктага төбәп,  бик озак уйланса да, теге могҗизави төннең иң хәтәр мизгелендә үзен нинди тылсымлы көч өскә алып чөйгәнлеген гомеренең ахыргы сәгатенә чаклы төшенә алмаган... 

Хәмидә Гарипова
Фото:  freepik.com

Язмага реакция белдерегез

9

2

2

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading