“Җаның җырлап торса, матур җырлар туа да туа инде”, – ди ул.
Соңгы араларда Татарстан Язучылар берлеген филармония филиалы дип йөртә башладылар. Һәм бу тикмәгә түгел. Дөрес, талантлы кеше төрле яктан сәләтле була. Язучыларыбыз арасында да сәхнә тотарлык артистлары: гармунчы-җырчылары гел булып килде. Шулай да талантлы язучы-драматург күп төрле премияләр иясе Хәбир Ибраһим (Ахир)ның моңлы итеп җырлый башлавы күпләрне гаҗәпләндерде булса кирәк. Бүген без аны кунак бүлмәбезгә чакырдык. Әңгәмәбезне нинди сораудан башлавыбыз билгеле иде инде.
– Танылган язучыдан танылып килүче сәхнә йолдызына әйләнү ничегрәк булды? Сәбәбе ни-нәрсә диюем?
– Сәбәбе гади. Мин кечкенәдән җырладым. Мәктәптә укыганда да, яшүсмер чакларда да авылда концерт-тамашалар миннән башка гына узмый иде. Җырлавымны яраталардыр, Илһам Шакиров шикелле бик оста итеп, моңлы итеп матур җырлыймдыр кебек тоела иде үземә. Казандагы мәдәният һәм сәнгать институтын сайлавым да юкка булмагандыр. Диплом тотып, туган авылыма кайтып клуб мөдире булгач та сәхнә минеке иде. Апас районы мәдәният йортында эшләгәндә оркестрга кушылып та җырлап карадым. Шулай да минем җырлавымны халык бик үк кабул итеп бетермәде. “Осталыгың җитенкерәнми, тавышың да калтырап чыга...” – диючеләр булды. Шулай да, аңа карап кына, артист булу, сәхнә тоту теләге кимемәде. Халык театрында уйный башладым. Бигрәк тә җырлы рольләрне әйбәт башкардым. Халык яратты. Сәхнә нечкәлекләрен аңлый башлагач, үзем дә әкренләп пьесалар яза башладым. Әлмәндәр авылы клубында эшләгәндә халык театры оештырып, спектакльләр куйдым. Конкурста катнашып, хәтта лауреат та булдык. Әйе, иҗатның кайсы гына төренә алынсаң да, иң элек үз-үзеңә ышану кирәк. Шул чагында гына укучыңны да, тамашачыңны да ышандыра аласың.
– Димәк, бер кулыгызда микрофон, икенчесендә каләм булган инде алайса? Һәм каләм җиңгән?
– Әйе, шулай дип әйтергә дә була. Әти ачуланган чакларыңда: “Белмим, җүнле кеше чыгар микән синнән, бер файдаң да юк бит”, – дип сүгә иде. Миңа, чын-чынлап, үземнең иҗат кешесе булуымны бу тормышта исбатларга туры килде. Әнә Такташ та бит кайчандыр: “Әти кул селтәде. Бу имгәктән кеше чыкмас, Иблис булыр дия башлады” – дип язган. Димәк, чын иҗатчы булыр өчен язучының җаны шулай кыйналып, җәрәхәтләнеп, көрәшеп, яшәргә тиеш. Кыйналган саен җан нечкәрә. Һәм ул кеше кайгы-шатлыгын да үзе аша үткәрә ала торганга әйләнә. “Ялгыз тәкәрлек” дигән пьесам киносериал булып, телевизор экраннары каршына бик күп тамашачыны беркетеп куйды. “Газиз ярым” дигән әсәремне Минзәлә театрында куйдылар. Әгәр шул чакта җырчы булып киткән булсам, язучы була алыр идем микән? Ә җырчылар аз түгел. Хәер, яхшы җырчылар аз булган кебек яхшы язучылар да артык күп түгел. Мин, чын-чынлап тавышымны студиядә яздыргач кына, җырлый башладым. Җырларымны башка җырчыларга биреп карадым, җырламадылар, алмадылар. Хатыным Лилия: ”Нигә дип ялынасың аларга, синең үзеңнең дә тавышың бар бит, үзең җырла!” – дигәч, миңа канатлар үсеп киткәндәй булды. Җыр сәнгатендә хатыным минем музама әверелде. Лилиягә багышланган бер җырымны әле яңа гына студиядә яздырып алдык, шактый уңышлы килеп чыкты...
– Җырлый башлавыгыз ул еракта калып баручы яшьлегегезне сагынумы, әллә инде эчтә кайнаган каләм әйтеп бетермәгән хисләрнең моңга салынуымы?
– Бер туган көнемдә миңа колакчыннар бүләк иттеләр. Рәхәт: беркемгә комачауламыйсың, ә үзең моң дәрьясында гизәсең. Кем әйтмешли, көн тыңладым, төн тыңладым, күңелемә хуш килгәннәренә кушылып та җырладым. Җырлаган саен, тавышымның ачылганын тоя башладым. Дусларым да ишетеп ошатты. Башкортстанда поэзия көннәрендә йөргәндә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шаяртып: ”Язучылар арасында һөнәрләрен дөрес сайламаган кешеләр дә бар, шуларның берсе Хәбир Ибраһим, ул хәзер сезгә җырлаячак!” – дип игълан иткәч, рәиснең ышанычын акларга туры килде, җырладым...
– Сез үзегезне бүген җырчы дип саныйсызмы? Күп кенә җырлар сезнең башкаруда интернет киңлекләрен дә, халкыбыз күңелен дә айкый бит.
– Мин “җырламыйм”, ә эчемдәген, күңелемдәген ирештерәм. Күңелемдә нәрсә кайный, шуны халыкка ирештерәм. Камиллекнең чиге юк. Миңем кумирларым - Илһам Шакиров, Габделфәт Сафин, Салават! Җыр сәнгатендә мин алар белән тиңләшергә уйламыйм. Аларга сокланам! Леонид Утесов атлы популяр җырчы бар иде. Тәнкыйтьчеләр: “Тавышың юк бит, нишләп җырлыйсың?” – дигәч, ул: ”Әйе, килешәм, тавышым юк, ләкин мин йөрәгем белән җырлыйм!” – дип әйткән. Мин үзем дә шушы фикергә нигезләнеп иҗат итәм…
– Шулай йөрәктән чыккан ихлас җырлардан гына торган берәр концерт оештыру уегызда юкмы соң?
- Теләгем бар, әлбәттә. Шулай да билет сатып, концерт уздырганым юк. Бушлай куям. Әле менә яңа гына Алабугада студентлар каршында җырлап, шигырьләр укып, мәзәкләр сөйләп кайттык. Иҗатташ дусларым Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат та катнашты. Хәзерге эстраданы аңлап бетерә алмыйм. Җырлау шоуга, биюгә әйләнеп калды. Сикерешәләр. Сәхнәдән моңны куып төшерделәр. Моңның бөтен нечкә бормаларын узып, тамашачы күңеленә җиткезер өчен, басып торып җырлавы да җиңел түгел бит.
– Хәзер сез композитор да бит әле, димәк көй-моң белән уртак телне ныклап тапкансыз?
– Кызык кына килеп чыкты ул. Бер шигыремне алты композиторга биреп карадым, берсенеке дә күңелемә ятмады, тавышыма батмады. Шуннан үзем шыңшып йөри торгач, матур гына җыр килеп чыкты. Хәзер дә кулыма эләккән әйбәт шигырьләр еш кына көй сорый, моң көтә. Минем музыкаль белемем юк. гармунда да уйный белмим. Өйдә ике тальяным бар, кызганыч, һаман да уйнарга өйрәнә алмадым. Хәзер бик үкенәм. Сыздырып уйныйсы килгән чаклар еш була. Әтинең дә бик өйрәтәсе килгән иде. Сиксәнләп авыл малае бер оста гармунчы абзыйга дәресләр алырга да йөрдек. Ләкин шуларның берсе дә гармунда уйнарга өйрәнә алмады. Кызганыч, шул уйнарга өйрәнмәүчеләр арасында мин дә бар идем. Хәзерге акылым булса, тешем-тырнагым белән ябышып, елый-елый өйрәнер идем дә... поезд киткән шул инде. Уйнарга өйрәнмәгән өчен гармуннарым миннән шулай үч алмыйлармы икән?! Җаным тулы көй-моң... һәр күзәнәгемнән ургый. Үзеңнекен башкарсаң, үтемлерәк килеп чыгадыр төсле тоелды миңа. Яңа язган кайбер җырларымны халыкның елап тыңлавы да шуңа ишарә ясый кебек. Ләкин минем булыр-булмас композитор, җыр тексты авторы да буласым килми. Халыкныкы буласым килә. Телевидениедәге Яңа ел тапшыруына быел җырчы буларак чакырдылар. Үзем дә җырладым. Башкаларны да тыңладым. Җырларның мәгънәсе, эчтәлеге югалуын сиздем. Җыр ул вакыйга булырга тиеш. Җыр текстлары аерым бер мәсьәлә. Җырчыларыбыз җыр текстларына таләпчән булсыннар иде. Минем максатым – супер җырчы булып “стадионнар” җыйнау түгел. Мин яңа җырлар тудырам, яңа әсәрләр иҗат итәм. “Без – бәхетле идек бу дөньяда”, “Аңларсың дип кабат өметләнәм”, “Каз өмәсе”. “Айлы төндә”, “Сандугачтан бер җыр оттым”, “Мине әйт, кемнәр аңлар”, “Каурый болытлар” һәм башкалар... Җыр тудыру – үзе бер бәхет. Аның рәхәтен, ләззәтен аңлатып бетерерлек түгел.
– Без инде шактый озак сөйләшеп утырабыз. Сүзебез гел җыр -моң тирәсендә әйләнә. Болай итеп, Сез әдәбиятны яхшы язучыдан ятим итмисезме соң ?
– Юк. Иҗатның ике юнәлешен дә бергә алып барырга телим. Хәер, ул бик күп рухи көч сорый. Матди ягы да бар инде. Әйтелмәгән сүзләрем каләмем очында да шактый күп. Роман-повестьларга җитәрлек булыр дип уйлыйм. Алла теләсә, исән булсам...
– Сез алайса талантның, илһамның Аллаһы Тәгаләдән, галәмдәге сихри бөек көчтән икәнен аңлыйсыз?
– Башкача була да алмый. Аллаһы Тәгалә үзе сайлаган кешегә генә бирә, күрәсең, иҗат дигән газаплы вә ләззәтле гамәлне. Каяндыр килә инде ул. Аңлатып кына булмый. Өстән төшкән төсле гел. Мин бары тик шул дулкыннарны кабул итүче генә. Җаның җырлап торса, матур җырлар туа да туа инде. Композитор да, язучы да шул транзистор кебек ул. “Транзитор”ым гына сафтан чыкмасын иде инде. Хыяллар җитәрлек...
- Берәрсе белән уртаклашмассызмы?
-Татар милли музыкаль театрын оештыру. Безнең халык моң ярата бит, ул җырга-моңга мөкиббән. Мәшһүр җырчыбыз, күп кенә җырчыларның остазы-укытучысы Миңгол абый Галиевның да хыялы шул. Бу хакта без бер уйда, бер теләктә. Нинди көчле тавышлы җырчыларыбыз эшсез йөри, менә шул талантларны җыйнап, ачасы иде бер милли музыкаль театр. Театрларда барган репертуардан бүгенге көндә халык разый түгел, ул халкыбызның милли сәнгатькә булган ихтыяҗын үти алмый...
– Сез озак еллар ТАИС дигән оешманы җитәклисез. Авторларның хокукларын яклыйсыз. Оешмагыз Язучылар берлеге бинасында урнашкан. 27 мартта Устав буенча Татарстан Язучылар берлегенең корылтае булачак һәм яңа рәис сайланачак...
– Бу корылтай башкаларына караганда шаулырак булыр дип уйлыйм. Язучы халкы үз фикерен әйтергә оста бит инде ул. Бигрәк тә тыңлаучысы булганда. Аннары заманасы да нинди бит! Әнә шул замананы күздә тотып, “Атларны кичүдә алмаштырмыйлар, ” – дигән әйтемне онытмасак иде. Бүгенге рәисебез – талантлы әдип, драматург, трибун шагыйрь. Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Дүрт ел эчендә оешманың эшен югары дәрәҗәгә күтәрә алды. Хөкүмәттә, өске даирәдә дә үз сүзе, үз урыны булган безнең хөрмәтле каләмдәшебез ул. Рәис итеп мин фәкать аны гына күрәм. Ялагайлана димәгез... язучылар өчен дә шулай яхшырак булыр дип уйлыйм.
– Рәис булырга аяк киенеп торучы яшьләр дә бар кебек бит?
– Булсыннар, булулары бик яхшы. Аларның берлек дилбегәсен тотар вакытлары алда әле. Туган телебез, туган илебез, җиһаныбыз гына исән булсын берүк.
– Рәхмәт, ихлас әңгәмәгез өчен.
Комментарийлар