16+

Хәлимә Искәндәрова: “Исемне алыштырмадым, үземнекендә тордым”

Кемнәрдер аны “усал” ди, тик бу бик үк дөрес түгелдер. Көчле рухлы, үзенең дәрәҗесен белә торган, үз-үзен хөрмәт итүче кеше ул.

Хәлимә Искәндәрова: “Исемне алыштырмадым, үземнекендә тордым”

Кемнәрдер аны “усал” ди, тик бу бик үк дөрес түгелдер. Көчле рухлы, үзенең дәрәҗесен белә торган, үз-үзен хөрмәт итүче кеше ул.

Тормыш аны ничек кенә сынамаган, ә ул һаман да үзен бәхетле дип саный. Сүзебез, Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрова турында. 

– Хәлимә апа, сез тумышыгыз белән Урта Азия якларыннан, нәселегез анда ничек төпләнгән соң? Анда тормыш нинди иде?
–  Балачакта бабай күченеп килүләрен сөйли иде: “Ник сөйли инде бу моны?” – дип утыра идек. Кечкенә вакытта, нишләптер, колак салмаганбыз шул. Бабай элек-электән Кытайлар белән сәүдә иткәнен беләм. Без ачлы-туклы тормышта яшәмәдек, киресенчә, бабай сәүдәгәр булгач, муллыкта, байлыкта көн күрдек. Бакчабыз, кечкенә генә күлебез, сараебызда мал-туар да бар иде. Бик авыр еларда да бездә ачлык булмады, ашыйсың килсә, агачтан үрелеп кенә кызарып пешкән җиләк-җимешне алып кабып куя идек. Абрикос, виноград, алмалар... Безгә гел хатын-кызлар җыелганы истә. Ак эскәтерләрдә бәлеш, тәм-томнар тора иде. Шул вакытта әниемне бик жәлли идем, ирләре сугыштан кайтканнар түр башында утырды, ә ул казанны карап, ашарга пешереп торды. “Бу Әминә бигрәк өстәл артында утырырга күнекмәгән”, – диләр иде. Ничек утырсын соң ул? Гомумән, балачакта сәламәтлегем начаррак иде. Урта Азиядә җәйләр аеруча эссе була, ә мин аңа чыдый алмадым. Идәндә генә йоклаганым хәтеремдә. Казанга килгәч, Фирдәвес Әхтәмовага: “Туганнарым шундый нык яратты үземне. Әз генә чирли башласам да, барысы да тәмле-тәмле ризыклар алып килә иде”, – дим. Шундый якты уйлар белән үтте балачагым. Инде Казанда төпләнеп берничә ел узгач кына, дөресен белдем. Туганым укырга керергә килгән иде. “Мине бит шундый яраттылар”, – дип аңа да мактанып әйттем әле. “Нәрсә сөйлисең инде. Бөтен туганнардан синең әтиең генә сугыштан кайтмады бит. Әле сәламәтлегең дә начар булгач, бу бала яши алырмы, үлгәнче тәм-томнарны ашасын дип алып киләләр иде”, - ди. Бу сүзләр күңелгә тиде бит. Менә шуңа күрә инде әти исән-сау булса, икебезне дә яклар иде дим. 

– Әтиегез кайда һаләк булган?
– Әти 1942 елны Смоленск өлкәсендә барган канкойгыч сугышларда  һаләк булган. Мин аны бөтенләй хәтерләмим, ул һәлак булганда бик кечкенә идем. Әтинең йөзен фотосурәтләр аша гына беләм. Әни сугыш тәмамлангач та, әтинең үлеменә ышанмады. “Юк, үлә алмый ул”, – дип кабатлый иде. Шулай да әнием, апам белән 1972 елны әтинең җирләнгән урынына барырга булдык. Поездда барганда төш күрдем. Урман читендә генә башын тотып әтием “башым авырта”, – дип утыра икән. Бу хакта әнигә әйткәч: “Баланы сакла дип әйтүедер”, – диде. Смоленск өлкәсенә килеп җиттек тә, әни белән военкоматка кердек. Шуннан әнигә киштәләрдә тезелгән китаплар арасыннан бер томны алып бирделәр. Аннан әтиемнең исемен таптык. Шакир Галләм улы Искәндеров дигән язуны сыпыра-сыпыра әни ирсез үткән тормышы турында сөйли башлады. Шундый озак утырдык, хәтта военком да читкә китеп күзләрен сөртте. Әнинең өзгәләнүләрен күреп, бу дөньяда мәхәббәт булуына инандым. Әтинең күмелгән урынын күрмичә генә кайтып китә алмадык. Безне сугышчылар җирләгән урынга алып килделәр. Шул мизгелдә: “Ул бит монда түгел”, – дип әйтеп куйдым. Читтә генә торучы хатын-кыз сискәнеп китеп: “Гафу итегез, әйе шул. Без немецларны аерым, безнекеләрне аерым җирләдек”, – диде. Ул безгә юлны күрсәтте. Урманга якынлашкач: “Менә бит ул җир”, - дип кычкырдым. Әтием төшкә кереп, үзенең кайда ятканын күрсәткән икән бит. Могҗиза инде бу.  

– Сез бит рус театрында да эшләгәнсез. Татар театрына килү карарын ничек кабул иттегез?
– Рус театрында эшләгәндә исемемне алыштырырга дип әйттеләр. Имеш, “Халима-подхалима, в программке не хорошо звучит. Әллә Галина буласыңмы?” – диделәр. Исемне алыштырмадым, үземнекендә тордым. Беләсеңме, балам татарлыгым кайчан уянды? Бик кызыклы тарих инде ул. Рус театры белән гастрольләрдә йөргән чаклар иде. Киев буенча экскурсия үткәрәләр. Танылган алтын капкалар янына килеп җиткәч экскурсовод: “Бу капкадан бер татар аягы да атламады”, – дип әйтеп куйды. Шул сүз генә җитте, капкадан үттем дә: “Менә хәзер татар моннан да үтте инде”, – дим. Бу мизгелдә татарлыгым уянды да инде, экскурсоводның сүзләре күңелемә ярамады. Алай әйтергә кирәк булмагандыр. Рус театрында эшләсәм дә, йөрәк түрендә татарлык яши бит. Үзем дә усал булганмындыр инде. 

– Камал театрына ничек килеп эләктегез соң?
– Уйнавымны күреп, бер  режиссер театрга чакырган иде. Хезмәттәшем Витя Протасовның сүзләре генә мине туктатты. Ул милләте буенча яһүд иде. “Мин бит аларны биш бармагымны кебек беләм. Син анда югалачаксың. Казанда Камал театры бар бит. Менә Мәскәүдә яһүдләр театры булса, мин анда эшләр идем”, – диде. Яһүдләр дус булгач, чын дус була белә икән. Витя тормыш иптәше белән үз акчаларына мине Казанга алып килделәр. Министрлыкка бардым. Сәркәтип мине бик коры гына каршы алды. Паспортымны ачкач, елмайды да, ачык паспорт белән министр янына керде. Министр минем белән ипләп кенә сөйләште. Аннан татарчамны тикшереп алдылар. Мин килгәндә бик зур җыелыш бара иде, анда Камал театрының худсоветы да булды. Барысы белән дә таныштым. Ул вакытта бәхетемә Камал театры баш режиссеры Михайлов иде. “Сезне эшкә болай гына алып булмый, берәр өзекне карап алырга кирәк”, – диде ул. “Ә мин дусларым белән килдем, әзер өзегем бар” , - дидем. Икенче көнне кемнеңдер шәп кенә фатирына килдем. Витя Протасов белән “Сивилья йолдызы”ннан  өзек уйнадык. Әй, мине шундый мактадылар, шулай итеп Камал театрына эләктем дә инде. Шундый яхшы каршы алдылар. “Менә бит татарлар нинди әйбәт”, – дим эчемнән генә. Беренче ролем “Бергә – гомергә”дә Миләүшә иде. Бу спектакльдә  уйнавымны Шәриф Хөсәенов ошатты. Оста әдип булгач, татар әдәби телен белмәвемне шунда ук сизеп алды. Нәкъ ул мине татар драматургиясе, тарихы белән таныштырды. Аңа бик рәхмәтлемен. Шәриф Хөсәеновка да җылы итеп каршы алдылар дип әйткән идем. “Шул хәтле беркатлы булма инде. Син паспортыңны  күтәреп килдең дә, шәп кенә урнаштың дисеңме. Ташкентта тугансың бит, ә Михайлов Ташкент рус драма театры режиссеры иде”, – ди. Гәрчә, Михайлов белән Казанда гына танышсак та, кемнәрдер: “Режиссер Үзбәкстаннан сөяркәсен чакырткан”, – дип уйлап куйган. Рәхәтләнеп көлдем, бу сүзләр дөрес булмаса да, бәхет елмайган икән бит. Килү белән Фатыйма апа Ильская мине үз канаты астына алды. Аны да “усал” дигәннәр иде. Ә Фатыйма апа үз дәрәҗәсен белгән, профессиональ актриса. Ул башта артымнан күзәтте, аннан гастрольләрдә үзе белән бер номерга ала иде. Бу шундый зур дәрәҗә бит. Ул миндә чын актриса күреп алды. Без кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшә дә ала идек. Хәзер яши торган фатирым да, Фатыйма апаныкы, ул аны миңа калдырды. Аңа да бик рәхмәтлемен.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading