Микрорайондагы 20 мең кеше көн саен мәктәпсез, юлсыз, кичке вакытта яктылыксыз интегә.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонындагы проблемалар буенча кабат җыелды. Узган ел мондый утырыш булган иде инде.
Әмма үзгәреш кенә юк. Бар да элеккечә кала бирә.
Өмет юкка?
Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов утырышны шәһр мэры Илсур Метшинга шелтә белән башлады.
– Ул “Азино-1” һәм “Азино-2” сайлау округлары буенча шәһәр Думасына сайлана. Әмма шәһәр бит бербөтен. Бу мәьсәләләр шәһәр халкына кагыла. Ул сораулар акрынлап булса да, юл картасы буенча хәл ителергә тиеш, – ди Миргалимов. – Әгәр дә эшләп арыган булса, Президентка мөрәҗәгать итсен, эш табылыр, – дип тә өстәде.
Микрорайонда яшәүчеләр исеменнән Айгөл Таминдарова узган җыелышның нәтиҗәсез булуын искәртте.
– Монда җыелганнарның берсе дә нәрсә өчен булса да җаваплы булмавы ачыкланды. Проблеманы беләбез, әмма аның өчен җавап бирмибез, диләр. Бүген нәрсә өчен булса да җавап бирүчеләр җыелгандыр дип өметләнәм, – дип сүз башлады Айгөл. Тик... юкка өметләнгән булып чыкты. Чөнки тәгаенләнгән проблеманы чишәргә алынырга теләүчеләр бармак белән генә санаулы икәне ачыкланды.
Тыштан ялтыраса да...
Заманында, төгәлрәге 2000 еллар башында, “Кояшлы шәһәр” бик “крутой” микрорайон санала иде. Гәрчә инде ул вакытта ук машина белән керсәң чыга алмыйча, чыксаң керә алмый интексәң дә.
Биредә бар да: мәктәп, бакча, шифаханә, зур сәүдә үзәкләре дә үзеңнеке булачак, дип җәлеп иттеләр халыкны. Ә чынлыкта... Микрорайонда бер балалар бакчасы һәм бер мәктәп. Алар инде күптән “шыплап” тулган.
Сәбәбе гади – план буенча йортлар саны бер күләмдә булса, чынлыкта аларның саны ике тапкырга артыграк итеп төзелгән. Хәтта планда күрсәтелгән мәктәп урынына да күпфатирлы йорт бастырып куйганнар. Алай гына да түгел, мәктәп төзелергә мөмкин булган урында барлыкка килгән “Кояшлы шәһәр – супер” торак комплексы бу җирлектә яшәүчеләрне икегә бүлгән. Нәкъ коллар заманында кебек: “ак” тәнлеләр һәм “кара” тәнлеләргә. Сәбәбе шунда, 4 йорттан торган 14әр катлы бу торак комплекс койма белән әйләндереп алынган һәм аның янына машина белән кереп булмый. Димәк, машиналарын кешеләр күрше йортлар янында калдырырга мәҗбүр була. Койма булгач, аның тирәсендә ясалган балалар мәйданчыгына да керергә ярамый. Ә күрше йортлардагы балалар уйнасын өчен башка мәйданчыклар каралмаган.” Бер мәйданчык бар, анысы да машиналар йөри торган ике юл арасында ясалган”, – дип аңлатты Айгөл ханым.
Мәктәп биредә 1100 укучыга исәпләнгән. Җирле халык сүзләренчә, төрле ведомстволарга мөрәҗәгать итүнең файдасы юк. Алардан бер төрле җавап килә: мәктәптә 300 балага гына урын юк, имеш. Мәгариф учреждениесендә хәзерге вакытта 2400 укучы белем ала. Ә анда сыеша алмаганнар башка районнардагы мәктәпләргә йөрергә мәҗбүр. Алсалар, әлбәттә. Чөнки балага бакчада һәм мәктәптә урын яшәү җирлегенә, ягъни пропискага бәйле рәвештә бирелә бит.
– Әле “Кояшлы шәһәр – супер”да кешеләр яши башламады. Ә анда 14әр катлы йортлар. Әллә аларның балалары юкмы? Бәлки анда пенсионерлар һәм баласыз кешеләрне генә кертә башларгадыр? – ди киная белән Айгөл Таминдарова.
Шифаханәгә проблемасына килгәндә, анысын төзегәннәр. Тик ача гына алмыйлар. Гәрчә дәвалау учреждениесе октябрь аенда эшли башларга тиеш булса да. Хәер, микрорайон халкының өйләреннән ерак түгел генә урнашкан шифаханәгә йөриячәкләренә өмете бар. Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең Сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм төзекләндерү бүлеге инженеры Роберт Хәкимҗанов тоткарлык коронавирус белән бәйле дип аңлатты. Аның сүзләренчә, әлегә шифаханәне җиһазлау буенча тендер уздыру кичектерелгән. Әмма ул Яңа елдан соң оештырылачак һәм киләсе ел башында сырхауханә ачылачак, дип вәгъдә бирде Роберт әфәнде.
Микрорайонда бер кечкенә генә җир кишәрлеге калган. Проект буенча, анда балаларга ял итү урыны төзелергә тиеш булган. Әмма төзелеш оешмасы ул кишәрлектә дә торак йортлар салырга планлаштыра.
– Проект буенча буш кишәрлектә мәдәни-ял үзәге буласы урынга, нишләп төзелеш оешмасы барлык нормаларны да бозып, анда торак йорт төзергә җыена? Казан Башкарма комитетыннан без бик үзенчәлекле резолюция алдык. Халык белән сөйләшүләр булды, анда яшәүчеләр каршы, әмма төзелеш барыбер булачак! Безнең фикерне нәрсәгә тыңлап торганнар алайса? Аңлыйм, төзелеш оешмасы коммерциягә корылган һәм аның максаты да керем алу. Әмма сез бит Башкарма комитет вәкилләре. Аларның аппетитларын сез бераз авызлыкларга тиеш идегез, – дип дәгъва белдерде “Кояшлы шәһәр”нең “бәхетле” вәкиле.
Микрорайонда җәяүлеләр юлы аерым игътибарга лаек. Биредә трамвай тукталышына чыга торган юл өсте кичүе бар. Ул кичүгә башта машина юлы аша узасың, аннан трамвай юлын кичү аша чыгасың һәм тагын машина юлы аша юлны чыгасың. Иң кызыгы (кызганычы) машина юлында светофор, юл билгеләре генә түгел, хәтта зебра да сызылмаган! Моны “тормыш юлы” димичә, тагын ни дияргә була? Шул маршрут аша көненә меңләгән бала мәктәпкә бара!
Шәһәргә чыгам дисәң, трамвайдан кала башка төрле җәмәгать транспорты юк. Гәрчә автобус тукталышлары куелса да.
Яшеллек, эскәмияләр хакында әйтеп тә торасы юк. Бердәнбер яшел зонада 4 (!) агач утыртылган.
Саный китсәң, бу микрорайон җәһәннәмнең үзе диярсең. Андагы проблемаларның очы-кырые күренми.
Төзүчеләр нәрсә ди?
Айгөл ханыма бу юлы да төгәл генә җавап бирүче табылмады. Бигрәк тә Казан Башкарма комитетында төзелеш өчен җавап бирүченең килмәве, ә аның урынына җибәрелгән Игорь Понкратовның (Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең проектларны планлаштыру бүлеге баш белгече дип аңларга кирәк) авыз ачып сүз әйтә алмавы күңелдә юшкын калдырды. Чөнки һәр нәрсәнең хуҗасы бар. Каланың бигрәк тә.
Читкә китеп, бер мисал язам. Шәхси йорт белән торабыз. Шәхси йортлар тирәсендә балалар өчен уен мәйданчыгын үзеңнән башка берәү дә ясап бирмәячәк. Ә безнең тирәдә бала-чага күп. Күршеләрдә генә дә дүртәү. Җәй көне балаларга уйнарга урын булсын дип, өй алдында комлык ясадык. Әлбәттә бу шәһәр җире, безнеке түгел. Әмма шул комлык өчен генә дә район хакимиятенә 3 тапкыр барып, аңлатма язарга туры килде. Кемгәдер балалар өчен комлык та комачаулый, икенчеләр өчен 14 катлы йорт салу да рөхсәт ителә булып чыгамы?
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров бу мәсьәләләрне беренче тапкыр ишетүен белдерде.
“Мәсьәләләрнең күпчелеге шәһәр хакимиятенә карый. Безгә бәйле булганнарына министрлык ярдәм күрсәтергә әзер”, – диде урынбасар.
Илдус әфәнде ишегалларын төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын булдыру өчен “Наш двор” программасында катнашырга киңәш итте. Моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатырга вәгъдә бирде.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү буенча да проблема юк. Инде әзер проектлар да бар. Төзелешкә акча да җитә. Әмма әлеге дә баягы, шәһәр хакимияте моның өчен җир кишәрлеге бүлеп бирергә тиеш. Ә утырышта катнашкан хакимият вәкиле тагын дәшми калды.
P.S. “Кояшлы шәһәр“ микрорайонын төзи торган төзелеш оешмасының сайтына кереп карадым. “Кояшлы шәһәр”дә хәзергә 1 фатир сатыла. Мәйданы 54 квадрат метр, бәясе 6,1 млн сумнан башлана. Сайтта 7 балалар бакчасы, 35нче номерлы лицей һәм экологик яктан чиста, куркынычсыз балалар мәйданчыклары бар, дип язылган. Медицина үзәкләре, кафе-рестораннар – барысы да бар дип тасвирлана оешма сайтында.
Комментарийлар