Ел башында еш телгә алынган кризиска да ияләште бугай халык. Илнең икътисади хәле акрынлап тотрыклана бара. Алдагы өч айда безне нинди үзгәрешләр көтә, Казан ничек яшәячәк? «ШК» җәй көне булачак вакыйгалар, чаралар белән таныштыра.
Ана капиталы турында халык арасында нинди генә имеш-мимешләр йөрми. Икенче туган балага акча урынына фатир бирә...
Ел башында еш телгә алынган кризиска да ияләште бугай халык. Илнең икътисади хәле акрынлап тотрыклана бара. Алдагы өч айда безне нинди үзгәрешләр көтә, Казан ничек яшәячәк? «ШК» җәй көне булачак вакыйгалар, чаралар белән таныштыра.
Ана капиталы турында халык арасында нинди генә имеш-мимешләр йөрми. Икенче туган балага акча урынына фатир бирә башлыйлар икән дип тә сөйлиләр. Кемдер ана капиталы быелдан бетә дип тә ишеткән. Россиянең финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов, бер чыгышында, чынлап та, ана капиталы буенча башка тәкъдимнәр уйларга кирәк, әлеге программа үз ролен үтәде, дип искәрткән иде. Әмма, Пенсия фонды хәбәр итүенчә, 2016 елның 31 декабренә кадәр бу өлкәдә үзгәрешләр күренми. Кризиска каршы чаралар кысаларында, быелга 453 мең 26 сум тәшкил иткән ана капиталының 20 меңен алырга мөмкин.
Бәяләргә килгәндә, якын киләчәктә кискен үзгәрешләр булмас кебек. Күп кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр тотрыкланды, кием-салымнар да әллә ни кыйбатланмас, ди белгечләр, ә менә электр техникасына бәя төшкән. Икътисад базарында тикшерү уздырган market.yandex.ru әлеге төр товар кризиска кадәр булган бәясенә кайткан дип нәтиҗә ясаган. Кибетләрдә консультантлар әйтүенчә, сум тотрыклану белән бергә, бәяләр дә үзгәргән.
Велосипедчыларга уңайлы булсын өчен Казанда ял итү урыннарында өстәмә юллар барлыкка киләчәк. Әлеге транспортны прокатка алып тору урыннары да арта. Төренә, урынына карап, велосипедта бер сәгать йөргән өчен 100-200 сум түләргә туры киләчәк. «Negonki» шәһәр велосипедчылар берлеге быел башкалада Россия масштабында ярышлар уздырып, велосипедта йөрүне югары дәрәҗәдә популярлаштырырга җыена. Казанда якынча мең ярымнан артык кеше велосипедка күчкән.
Исерек килеш руль артына утырган өчен җәза катгыйлана. 1 июльдән Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча, элек руль артына эчкән килеш утырган өчен бер тапкыр җәза алган һәм икенче кат эчеп тоткарланган яки хәмер кулланганны ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тартканнарга 200-300 мең сум штраф каралган. Законны бозган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
Комлыклар быел рәсми төстә Казанның биш урынында эшләячәк. Су коену сезоны 29 майда ачыла. Шәһәр халкы Идел елгасындагы «Локомотив» пляжы, Казансу елгасы ярындагы «Түбән Елга аръягы», Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомол» ясалма сулыгы, Юдино бистәсендәге «Зөбәрҗәт» («Изумрудный») һәм Аккош күлендәге «Глубокое» пляжында тынычлап кызына, коена алачак.
Лагерьларда Татарстаннан 215 меңгә якын баланың ял итүе планлаштырыла. Быел җәйге каникуллар чорында балаларның лагерьлардагы ялында яңа юнәлеш буларак робот техникасы буенча республика профильле сменасы оешачак. Балалар мәктәп яны лагерьлары, шулай ук профильле стационар, чатырлы, Кырым һәм Краснодар крае, Кара диңгез яры буенда урнашкан лагерьларда ял итә алачак. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен юлламаларга чыгымның 85 процентын республика бюджеты компенсацияли.
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре 25 июньнән соң булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Мәктәпләрдә әлегә «урак өсте». Укучылар БДИ тапшыру белән мәшгуль. БДИ нәтиҗәсе белән канәгать булмаган яки имтиханны тапшыра алмаучыларга көз көне белемнәрен кабат сынап карау мөмкинлеге бирелә. Дөрес, ул нәтиҗәләр белән быел инде укырга кереп булмаячак. Быел Татарстан мәктәпләрен 17522 укучы тәмамлаячак. Республикада 71ләп югары уку йорты исәпләнә.
Нәүрүз» XII Халыкара театр фестивале кысаларында, чит төбәкләрдән, Иран, Венгрия, Казахстан, Германиядән катнашучылар 1-5 июнь көннәрендә спектакльләрен тәкъдим итәчәк. «Нәүрүз»нең максаты - милли театрларга үз юлларын табарга ярдәм итү, нәкъ менә төрки телле театрларга шул юнәлештә эш алып бару, совет идеологиясеннән аерылу мөмкинлеге бирү. Шул ук вакытта милли үзенчәлекләрен саклап калу һәм дөньяда театр өлкәсендә бара торган агымнарны, вакыйгаларны тотып алырга булышу, дип саный режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Быелгы фестиваль Казахстанга багышланачак.
Пенсия өлкәсендәге яңалыкларга килгәндә, 1 июньнән пенсия таныклыгы бирү туктатылачак дип хәбәр иткән идек. 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат исәпләячәкләр, нәтиҗәдә, кайберәүләрнең пенсиясе артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе.
Сабантуй быел Казанда 1 августка билгеләнгән. Ә менә республика районнарында, авылларда ул 6-7 июньдә узар дип көтелә. Бөтенроссия мөселман балалар сабан туен исә 26 июльдә Балтачның Борбаш авылында оештырачаклар. Федераль Сабантуйны быел Красноярск өлкәсендә гөрләтәчәкләр.
Торакка килгәндә, риэлторлар бу өлкәдә нәрсә булса да фаразлавы авыр ди. Әлегә торак базарында 1 бүлмәле фатирны 2 миллион сумга сатып алырга әзер халык. Ә менә бәяләр күтәрелсә, кешеләрнең күбесе арендалы торак вариантын сайлар, мөгаен. Быел арендалы торакны төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 квадрат метр мәйданда торак йортлар төзелеше планлаштырылган.
Ураза быел 17 июньдә башлана. Июль аенда мөселманнар 12 июльдә - Кадер кичәсен, 17 июльдә исә Гает бәйрәмен каршы алачак.
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Армиягә республикадан 4 меңләп егет китәр дип көтелә. Быелгы чакырылышта үзгәрешләр бар. Әйтик, югары белеме булганнарга сайлау мөмкинлеге бирелә: алар йә контракт нигезендә ике-өч ел хезмәт итәчәк, йә чакырылыш буенча бер елга хәрби хезмәткә алыначак. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә ташламалар, аена 20 мең сум хезмәт хакы да каралган. Шулай ук һәр солдатка социаль мәгълүмат тупланган шәхси электрон карта да биреләчәк. Россия Дәүләт Думасына яңа закон проектын да тәкъдим иткәннәр. Аның буенча, чакырылу кәгазен алып та, хәрби комиссариатка килмәгән өчен, 100-500 сум штраф булдырырга телиләр. Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә җинаять җаваплылыгы каралган.
Чемпионат җәйнең иң зур вакыйгасыдыр, мөгаен. Казанда 24 июль - 9 август көннәрендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Ачылыш һәм ябылыш тантаналарына да санаулы гына билетлар калып бара. Ярышлар спортның алты төре (йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм су полосы) буенча узачак. Казанга 188 илдән спортчылар, кунаклар килер дип көтелә.
Шәһәр көне гадәттәгечә быел да 30 августта бәйрәм ителәчәк, ди Казан мэриясе матбугат үзәге. 17 августта исә «Шәһри Казан» газетасы да үзенең 25 еллык юбилеен каршылый - бу көнне аның беренче сигнал номеры чыккан.
Эш мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел җәй югары уку йортларын тәмамлаган 37 меңләп студент дипломлы булачак. Дөрес, яшь белгечләрнең 20 проценты эш тапкан икән инде. Ә менә калганнарга тырышырга туры киләчәк. Казанда бүген бер ачык вакансиягә уртача 17 кеше туры килә дип исәпләнә. Хезмәткәрләргә ихтыяҗ булган өлкәләр - сәүдә, IТ-белгечләр һәм банк хезмәткәрләре исәпләнә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган игъланнар буенча, яшьләрнең күбесенең сәүдә өлкәсенә тартылганы сизелә. Соңгы арада иминиятләштерү, юрист, медицина өлкәсен сайламый башлаганнар.
Юлларда ремонт эшләре дәвам итә. Шулай ук коммуникацияләр системасын алыштыру эшләре дә башкарыла. Шуңа да шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Казан башкарма комитеты хәбәр итүенчә, Казан юлларын төзекләндерү өчен бер миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Ял көне туры» дип аталган яңа федераль программа Россия тимер юлы белән берлектә Казанга туристларны җәлеп итү буенча гамәлгә ашырыла. Казан туристларны җәлеп итүче лидер шәһәрләр рәтендә. Быелның беренче кварталында гына да Казан Кремль тыюлыгында 300 меңнән артык чит ил кунагы булып киткән. Республикабызның төп истәлекле урыннары - Болгар һәм Зөягә дә игътибар кимеми. Җәй көне ул кунакларны яңа экспозицияләр, фестивальләр, мастер-класслар, кызыклы чаралар белән каршы алачак.
Комментарийлар