16+

Бакчачыга киңәшләр. Сарымсакны кәбестә үскән җиргә утыртыгыз

Кышка суган белән сарымсак утыртып калдыру серләре турында безгә «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.

Бакчачыга киңәшләр. Сарымсакны кәбестә үскән җиргә утыртыгыз

Кышка суган белән сарымсак утыртып калдыру серләре турында безгә «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.

Буразна ясап утыртыгыз
Сарымсак уңдырышлы җирне ярата, комсу туфракта да яхшы үсә. Туфракның әчелеге pH 6-7 күрсәткечләренә туры килергә тиеш. 
Түтәлләрне алдан ук, утыртуга 1-1,5 атна кала әзерләргә кирәк. Җирне 25 сантиметр тирәнлеккә казыгыз. Органик һәм минераль ашламалар кертү дә комачауламый: 1 квадрат метрга 5-6 килограмм черемә, 30 грамм суперфосфат һәм 20 грамм калий тозы кертәләр.

Безнең җирлектә сарымсакны сентябрь-октябрь айларында – туфракның температурасы 5 сантиметр тирәнлектә 12 градус җылы булганда утырталар. Утырту өчен эре (6 граммнан зуррак) һәм уртача (3-6 грамм) зурлыктагы тырнакларын сайлагыз. Утыртырга 12 сәгать кала сыек кына марганцовка яки 1 процентлы бакыр купоросы эремәсендә тотыгыз. Бу сарымсак өслеген инфекцияләрдән зарарсызландыру өчен эшләнә.
Сарымсакны кәбестә, кабак, кузаклы культуралар үскән җиргә утырту яхшы. Элек үскән урынына исә дүрт-биш елдан соң гына утыртасы. 

Утыртканда төп кагыйдә – буразналар ясап утыртыгыз. Җир артык йомшак булырга тиеш түгел, югыйсә сарымсак тешләре "батарга" мөмкин, суганчалары вак булып чыгачак һәм начар сакланачак. Утырту тирәнлеге туфрак тибына һәм сарымсак тешләренең зурлыгына бәйле. Тырнакның очыннан алып туфрак өслегенә кадәр 3-4 сантиметр булырга тиеш. Утырткач, 2-5 сантиметр калынлыктагы торф катламы, черемә яки пычкы чүбе белән томаларга, түтәлләрдә кар тоту өчен, чыбык-чабык таратып салырга кирәк. Яз көне мульчәләрне алалар.

Кышка чыдам сортлар булсын 
Суганны кышка утыртып калдыруга килгәндә, моның өчен суганның барлык сортлары да туры килми. Көз көне гадәттә чыдам сортлар – Арзамасский, Даниловский, Стригуновский, Штутгартен чәчәләр. 

Суганны барыннан да элек кардан иң беренче булып ачылган һәм су тоткраланып калмаган урыннарга утыртырга кирәк. Элек томат, кыяр, борчак, фасоль, чөгендер, салатлар үскән җиргә утырту отышлы.

Суган, сарымсак кебек үк, уңдырышлы туфракны ярата. Шуңа күрә казыганда 1 квадрат метрга 5-6 килограмм черемә, 10 грамм калий сульфаты һәм 20 грамм суперфосфат кертергә кирәк. Утыртыр алдыннан туфракка 1 квадрат метрга 10 грамм исәбеннән агач көле сибегез. 
Әгәр дә язын яшел суганны мөмкин кадәр иртәрәк ашый башларга телисез икән, моның өчен кышка эрерәк чәчү суганы утыртыгыз (диаметры 3 сантиметрдан артык).

Арасына 6-7 сантиметр ераклыкта, 5 сантиметр тирәнлектәге буразналарга утыртасы. Рәтләр арасында 15 сантиметр интервал саклансын.
Беренче кыраулардан соң ук – тик иртәрәк түгел, югыйсә суган черергә мөмкин – участок өстен коры яфраклар, коелган ылыс энәсе белән каплыйлар. Шулай ук, җил таратмасын өчен, ботаклар белән капларга кирәк. 

Ничек тукландырырга?
Яз көне сарымсак һәм суганны өч тапкыр тукландыру мөһим:
– түтәлләрдәге кар эерп беткәннән соң 7-10 көн узгач, азотлы ашламалар: 10 литр су 1 аш кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы;
– беренче ашлаудан соң 15 көн үткәч, катлаулы ашламалар (бер химик формулада яки гранулада ике яки өч төп туклыклы элемент (азот, фосфор, калий) булган минераль матдәләр);
– соңгы тукландыруны суганчалар формалашкан чорда үткәрелә: 10 литр суга 2 аш кашыгы суперфосфат.

Бу кагыйдәләрне үтәгән очтакта суган һәм сарымсакның мул уңышын үстерергә мөмкин.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading