16+

Борыч үстерү серләре

Сыйфатлы рассададан гына мул уңыш өмет итеп була. Борыч кәлшәләре нык сабаклы, учарлы ботаклы, тармаклы тамырлы булып үссеннәр өчен нишләргә?

Борыч үстерү серләре

Сыйфатлы рассададан гына мул уңыш өмет итеп була. Борыч кәлшәләре нык сабаклы, учарлы ботаклы, тармаклы тамырлы булып үссеннәр өчен нишләргә?

Моңа ирешү җиңел булмаса да, агротехнология таләпләрен төгәл үтәгәндә, буй җитмәслек максат түгел. Тәҗрибәсез бакчачылар еш җибәрә торган хаталарны бергәләп карап үтик әле. Борыч чәчеләсе туфракны бакчадагы түтәлдән генә алып, шуңа чи тирес өстәп ялгышучылар бар. Рассада өчен 3 өлеш кәсле туфрак, кимендә 3-4 ел яткан 1 өлеш черемә, 2 өлеш торф куллану кулай. Шуңа 1 стакан көл,1 кашык суперфосфат өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Бу составны көздән әзерләп, салкында катырып, чәчүгә керешер алдыннан өйгә алып кереп җылытырга, туфрагын зарарсызландырырга кирәк. Борыч орлыгының тишелеше елдан-ел начараюын белмәгәнгә күрә, аны берьюлы күп итеп сатып алып куючылар ялгыша.

Орлыкларны эшкәртмичә чәчү дә кулай түгел. Әүвәле 1 стакан суда 1 кашык тоз эретелгән составка салып болгатып, төпкә баткан тук орлыкларны ачларыннан аерып алабыз. 2 процентлы марганцовка эремәсендә 20 минут зарарсызландырабыз. 1 стакан суга 1 тамчы «Циркон» тамызылган биостимулятор эремәсендә бүлмә температурасында 18 сәгать тукландырабыз. «Эпин» куллансак, ярты стакан суга 2 тамчы препарат тамызабыз. 2 тәүлек кар суында тотып, яисә 12-15 сәгать 1:1 нисбәтендә су белән сыекланган алоэ сутында, 1л суга 1 кашык бал салып болгатылган эремәдә, 1 тәүлек тал чыбыклары төнәтелгән сихәтле суга салып торып, чәчүлек борыч орлыкларын тукландырырга, үсеш гормоннарын уятып җибәрергә була. 

Чәчү вакытын дөрес сайламау – зур хата. Кәлшәләр сузаеп, тәрәзә төбендә үк чәчәккә йомарланып, үсемлек тилмереп утырмасын, тамырлары хәлсезләнмәсен, уңышка зыян килмәсен дисәк, түбәндәге арифметиканы куллану зарури. Иртә өлгерешле борыч орлыкларын түтәлгә күчереп утыртырга – 65, уртача өлгерешлеләрен – 65-70, соң өлгерешлеләрен 75 көн кала чәчү отышлы. Бик иртә чәчеп үстерелгән “картайган” кәлшәләр, яңа урынга авыр яраклаша. Температура режимын саклый белмәү – чираттагы кимчелек. Борыч + 25–28°С та тиз һәм тигез тишелә. Шытымнар күренгәч, лотокны 2–3 көнгә +20 градус җылы урынга күчереп торабыз. Бу тамырларның актив үсә башлавы, нәни үскеннәрнең сузаймавы өчен кирәк. Борыч кәлшәсе әйбәт үссен өчен температураның даими рәвештә +22–25°С булуы шарт.

Тәҗрибәсез бакчачы, орлык чәчелгән савытларны  кайнар батарея өстенә куеп, тишеләсе борычларны пешерергә, йәисә нәни үскеннәрне салкын тәрәзә төбенә урнаштырып, бәләкәчләргә салкын тидерергә мөмкин. Борыч кәлшәсе күчереп утыртканны яратмый, пикировкадан соң тамырлары авыр тернәкләнгәнгә күрә, үсеше-өлгереше 15-20 көнгә соңга кала. Орлыкларны торфлы стаканнарга чәчү отышлы. Чираттагы хата – яктылык режимын саклый белмәү. Борыч – кыска көн үсемлеге. Аны көндез бик якты лампа астында тотсак 18 сәгаттән иртәнге 7 гә чаклы кәлшәләр өстенә кара төстәге тукылмаган материал каплап тору зарури. Бу рәвешле тәрбияләп үстерелгән борычлар сузаймый, хәлсезләнеп егылмый, түтәлгә чыгарып утырткач, температураның үзгәрешләренә бирешми. Ни дисәң дә, шәһәр фатирында үсүче кәлшәләргә тиешле шартларны тудыру җиңел түгел.

Андагы һава кирәгеннән артык җылы яки коры булырга, яктылык җитәрлек булмаска мөмкин. Кәлшәләрнең иммунитетын күтәрү өчен, үсемлекләрнең чын яфраклары чыккач, 10 көн интервал белән, өч мәртәбә өсләренә «Эпин» эремәсе бөркү отышлы. Тамырлары әйбәт яралсын өчен , 2,5 мл калий гуматын 1 л суга болгатып сибәбез. Үскеннәрне дөрес тукландырмау – чиратагы ялгыш.

Кәлшәләр дөрес үсеш алсын, тамырлары ныгысын дип, борычның 1-2 чын яфрагы чыккач ук, 1л суга 1 чәй калагы «Агрикола-Форвард» салып болгатып, балкашыклап төпләренә сибәбез. Яңа яфраклары пәйда булгач, 1 литр суга1 бал кашыгы «Барьер» препараты салып тукландырабыз. Дөрес сугармауның үсемлеккә  зыяны зурдан. Борыч тишелеп чыгып, 2-3 көн узганчы, берүк су сибә күрмәгез. Туфрак өслеге бик нык коры булса, пульверизатор кулланып, сак кына дымландырабыз. Орлык өлешле яфраклары ачылгач, +30°С җылылыктагы йомшак суны балкашыклап сибә башларга була. Нәни үсемлекләрне сусыз тилмертергә ярамый, әмма төпләрен чамасыз чылатсак, кәлшәләргә караяк чире ябырыласы көн кебек ачык.

Гөблә, акканат, үлән бете, ябалакчык кебек корткычлар һөҗүмен сизми калсак, кәлшәләрнең хәлсезләнеп чиргә сабышуын көт тә тор.Тәрәзә төбендә үскән чакларында баш суган, сарымсак, тырнак гөл, бәрхет гөл төнәтмәләрен, ылыс экстратын су белән сыеклап өсләренә бөркергә була. «Фитоверм», «Агровертин», «Энтобактерин», «Битоксибациллин» кебек биопрепаратлар куллану икеләтә отышлы.Корткычларны юк итүдән тыш, үсемлекнең иммунитетын күтәрәләр, хәл кертәләр. Түтәлгә ашыгып күчерү-янә бер ялгыш. Борыч- җылы як үсемлеге. Туфрак 10 см тирәнлектә+15°Ска чаклы җылынганчы, кәлшәләрне борчымавыбыз хәерле. Борыч молебдинга мохтаҗ. Шуны исәпкә алып, утырту чокырына бер кушуч черемә, 1 кашык суперфосфат, ярты стакан көл салудан тыш, бер уч тавык йоны кушып, уңдырышлы туфрак белән болгаткач, ”оя”ны яхшылап сугару зарури.

Шәхсән үзем чокырларга яртышар чиләк кайнар су сибәм. Борычларымны күчергәндә, тамырлары керешеп үскән туфрагын коймаска тырышам. Борыч үстерүнең тагын бер мөһим шарты: туфракның һәрчак беркадәр дымлы булуы. Ул чагыштырмача аз вакытка коргаксыса да, тамырларга зур зыян килә, чәчәк бөреләре коела, уңыш нык кими. Шунлыктан, су сипкәч,түтәлне торф йәки пычкы чүбе, кипшенгән чүп үләннәре, салам яки печән белән мүлчәләү мәҗбүри. 

Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading