16+

Кәбестәләп помидор тозлау ысулы

Сезгә помидор тозлауның гадәти булмаган ысулын тәкъдим итәбез.

Кәбестәләп помидор тозлау ысулы

Сезгә помидор тозлауның гадәти булмаган ысулын тәкъдим итәбез.

Моның өчен помидорның озынча сортларын сайларга кирәк. Шулай ук кәбестә, сары һәм әфлисун төсендәге татлы борыч, суган, кишер, укроп, петрушка, сарымсак, керән кирәк булачак. 

Рассол өчен (1,5 литрлы банкага исәпләнә) 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе алына. 
Яшелчәләрне яхшылап юып, киптерергә. 

Кәбестәне ваклап турарга, кишер, суганны боҗралап, борычны озынча итеп турарга. 
Яшелчәләрне банкага чиратлап салабыз: укроп зонты, берничә ботак петрушка, 2-3 тырнак сарымсак, помидор. Помидор арасында булган буш араларга борыч тутырыгыз. Өскә кәбестә салып, бераз баскалагыз. Аннан кишер, аның өстенә икенче катлам помидор һәм борыч салына. Иң өскә керән яфрагы ябыла. 

Яшелчәләр өстенә кайнап торган су коеп, 20 минуттан ул суны бушатырга. Аннан кабат кайнар су салып, 20 минут тотарга һәм кабат бушатырга. 
Банкаларга тоз, шикәр комы, аш серкәсе өстәп, кабат кайнар су салырга һәм банкаларны капкач белән ябарга. 
Банкаларны өстен аска әйләндереп, өстенә җылы әйбер капларга онытмагыз. 
Тозлы помидор кышка салкын урында сакланырга тиеш. 

Фото: шәхси архавтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading