16+

Ташкабак черүнең сәбәбе нидә?

Ташкабак бакчада иң талымсыз культураларның берсе санала. Әмма ул да түтәлдә вакытта ук черергә мөмкин.

Ташкабак черүнең сәбәбе нидә?

Ташкабак бакчада иң талымсыз культураларның берсе санала. Әмма ул да түтәлдә вакытта ук черергә мөмкин.

Бу һава шартлары, агротехник хаталар һәм корткычлар аркасында булуы ихтимал. 

Бакчачылар искәртүенчә, ташкабак барлыкка килү турыдан-туры серкәләнүгә бәйле. Моның өчен “ата” чәчәктән серкә “хатын-кыз” чәчәгенә эләгергә тиеш. Серкәләнүгә бәйле проблемалар булмасын өчен, серкәләнү таләп ителми торган “хатын-кыз” чәчәкләре өстенлек иткән гибрид сортларны сайларга киңәш ителә. Мондый сортлар гадәттә F1 маркировкасы белән билгеләнә. Мәсәлән, «Медуза F1», «Кавили F1» һәм «Искәндәр F1».

Ташкабак артык күп булса да, чери башлавы бар. Мондый очракта үсемлекләргә аларның барысын да саклап калу өчен ресурслар җитми. Шуңа да уңышны вакытында җыю таләп ителә. Әгәр ташкабакны озаграк сакларга теләсәгез, яшьләрен алып ташлап, берничәсен генә калдырырга кирәк. Ә яшь килеш куллану өчен ташкабаклар “картайганчы” кисеп алырга киңәш ителә.

Салкын һәм яңгырлы һава торышы шулай ук ташкабакны черетүе бар. Җимешләрне туңудан һәм юештән саклау өчен, алар астына такталар куярга киңәш ителә. Моннан тыш, җилләтүне яхшырту һәм авыруларны профилактикалау өчен аскы яфракларның бер өлешен кисәргә кирәк.

Лайлач (әкәм-төкәм) – ташкабак черүнең тагын бер сәбәпчесе. Бу корткычлар яшелчәнең җәрәхәтләнгән урыннарына инфекция кертеп, аларны зарарлый. Юка кабыклы ташкабак аеруча зәгыйфь. Үсентеләрне саклау өчен белгечләр тәмәке тузаны, көл, горчица порошогы һәм лайлачлардан махсус чаралар кулланырга киңәш итә. Үсемлекләрне даими карап чыгу шулай ук проблеманы башында ук ачыкларга ярдәм итә.

Ташкабак артык тыгыз утыртылганда да, яфраклар бер-берсен күләгәләгәләп торса һәм һава әйләнешенә комачауласа да черүе ихтимал. Яктылык һәм һава үсентеләр арасында үтеп керә алсын өчен яфракларны сирәгәйтергә, чүп үләннәрен утарга кирәк. 

Моннан тыш, микроэлементлар кытлыгы еш кына яшелчәнең черүенә китерә. Йод – үсеш өчен, бор – сыйфатлы серкәләнү өчен, калий – ак черектән саклану максатыннан, ә кальций иртә черемәү өчен мөһим. Бу матдәләрне тулыландыру өчен даими рәвештә: йодлы калий эремәсе (10 л суга 2 г), бор кислотасы (10 л суга 2 г), калий сульфаты (бер чиләк суга 10 г), шулай ук агач көле эремәсе белән тукландырырга киңәш ителә.

Әгәр туфрак артык дымлы булса, аны киптерергә, ә тыгызланган урыннарны, тамырларда дым туктап калмасын өчен, даими рәвештә йомшартырга кирәк. Инфекциянең сәламәт үсемлекләргә таралуына юл куймас өчен, черү билгеләре булган җимешләрне шунда ук алып ташлау таләп ителә.

Уңышны кайчан җыюга килгәндә, бу сезнең максатыгызга бәйле. Яшь ташкабаклар кыздыру һәм пешерү өчен яраклы, эреләре салат әзерләү өчен яхшы. Ә кышка калдырырга теләсәгез, тулысынча өлгергән ташкабакларны сайлагыз. Өлгергән яшелчә тыгыз, ялтыравык кабыклы, ярыксыз һәм тапсыз, шулай ук шакылдаганда тонык тавыш белән аерылып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading