Октябрьдә эшләп өлгерәсе эшләребез бик күп.
Дача сезоны тәмамланып килүгә карамастан, җир катырганчы, кар яуганчы бакчада эшләп өлгерәсе эшләр бихисап. Бу темага электрон почтама агылып килгән хатларга җавап биреп өлгерер хәл юк. Шунлыктан, һәвәскәр бакчачыларны кызыксындырган сорауларга җавапларны махсус сәхифәдә бирергә булдык.
– Карт алмагач ботакларын мүк сарды. Алардан ничек котылырга икән? Каты пычак белән кырсам, ничек булыр?
Әлфия, Буа.
– Көннәр җылы торганда, алмагач ботакларына 4 %лы тимер купоросы эремәсе бөркегез, ябышып үскән мүге корышып, үзе кубып төшәчәк.
– Алмагач белән грушага парша чире ябырылды. Аннан котылу әмәлен өйрәтмәссезме?
Теләче районыннан Фәрит абыегыз.
– Яфраклар коелганчы, чирле җимеш агачларына һәм аларның ябалдашы әйләнә-тирәсенә 5% яки 7 %лы сидекчә эремәсе сиптерегез. Иртә язда бу процедураны кабатлагыз. Гөмбәчекләр юкка чыгар, агач тукланыр.
– Агачта эленеп калып кипкән сливаларны, алмаларны, башка төрле җимешләрне көздән җыеп алу мәҗбүри мени соң? Алардан кемгә ни зыян?
Фоат,
Биектау, Каймар авылы.
– Мондый мумияләнгән җимешләрдә черек гөмбәчек чире споралары саклана. Язын алар җил белән бөтен бакчага таралачак. Агач-куаклардан, аларның төпләреннән черек, кипкән, коелган җимешләрне җыеп алып юк итүебез хәерле.
– Агачларны көздән агарту нигә кирәк? Аларны язга чыккач та матурлап акшарлап була бит.
Гөлсем,
Кайбыч.
– Җимеш агачларын кибеттән сатып алынган “Бакча буявы” яисә сүндерелгән известь яки акбурга чи сыер тизәге, ПВА келәе, 3%лы бакыр купоросы эремәсе кушып үзебез ясаган катнашма белән көздән, суыклар башланганчы агартып калдыруның хикмәте бар. Ул, матурлык тудырудан бигрәк, агачларны куяннар, тычканнар кимерүдән, иртә язда кайрылары кояшта пешеп ярылудан, инфекцияләр керүдән саклый. Берочтан агачларга кереп яшеренгән корткычларны, аларның личинкаларын, чир чыгаручы гөмбәчек спораларын юк итәбез.
– Кышын җәнлекләр кимереп харап итмәсен өчен, быел утырткан алмагач, груша, сливаларымның кәүсәләрен “Бакча буявы” белән агартып калдырсам, ничек булыр икән?
Яшел Үзән районы Әйшә авылыннан Ярхәмов Р. абыегыз.
– Биш яшенә җитмәгән агачларның кайрысы юка, аларны буясак, кышын сулый алмаячаклар, җитмәсә, камбий катламы пешәчәк. Кәүсәләрен тукылмаган материалга яки мешковинага төреп, шпагат белән бәйләп калдыруыгыз хәерле. Ылыслы агач ботакларына төреп бәйләсәгез дә була.
– Нәрсә ул “влагозарядный полив”? Аны кайчан эшлиләр? Ул нигә кирәк?
Катя,
Кайбыч районы Кече Мәми авылы.
– Агач-куакларның эреле-ваклы тамырлары кышкы зәмһәрир суыкларны исән-имин кичсен өчен, яфраклар коелганнан соң, аларның ябалдашлары әйләнәсендәге туфрагы 80 сантиметр – 1 метрга чаклы дымга туенырлык итеп, көздән әйбәтләп сугарып калдыруны “влагозарядный полив” дип атыйлар. Сугаргач, агач-куак төпләренә черемә, торф, пычкы чүбе яки компост таратып, мүлчәләп кую кирәкле гамәл.
– Бакча күршемнең киңәшен тотып,”Осеннее удобрение” сатып алдым. Аны суда эретеп сибәргәме? Мочевина да өстәп җибәрсәм, файдасы күбрәк булмасмы? Әллә коры килеш кенә таратыйммы?
Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән Таһир бабагыз.
– “Осеннее удобрение” составындагы фосфор, калий, микроэлементлар агач-куакларга исән-имин кышларга ярдәм итә. Кайсы төрдәге агач-куакка күпме кертәсе ашлама кабындагы инструкциядә төгәл күрсәтелгән. Иренмичә укып чыгыгыз. Аны октябрьдә агач-куаклар астына коры килеш сибәбез һәм җирнең өске катламын саклык белән казып, туфрак белән аралаштырабыз.
Сидекчә – азотлы ашлама, ул яшел массаны үстерә, шунлыктан аны язын һәм җәйнең беренче яртысында куллануыбыз хәерле. Берүк хәзер сибә күрмәгез.
– Карт, куе ябалдашлы алмагачымның ботакларын сирәкләп, көздән кисеп калдырыйммы икән? Әллә язны көтәргәме?
Мансур.Яшел Үзән районы.
– Сынган, чирле вак ботакларны көздән кисмичә булмый, әмма төп эшне, каты суыклар чоры узгач, агачларда сут йөреше кузгалганчы, гадәттә март азагында башкаруыбыз хәерле.
– Чирләп, хастаханәдә озак яттым. Бакчадагы бөтен эшем артка калды. Сарымсак утыртырга соңламадыммы икән? Көздән тагын нәрсәләрне утыртып-чәчеп калдырырга була?
Рәмзия, Чирмешән.
– Безнең төбәктә сарымсакны, гадәттә сентябрь азагыннан башлап, октябрьнең унбишенә чаклы утырталар. Быел көз бик нык җылы килде. Туфрак суынып өлгермәде әле. Сарымсакны бүген үк утыртып керегез. Бүлбеләрен 7 см тирәнлеккә күмдерергә, түтәл өстенә 3-4 см калынлыкта черемә яки башка төрле мүлчә таратып куярга кирәк.
Вак суган чемчеген, суганчалы чәчәкләрнең бүлбеләрен бу айда утыртып калдыру отышлы.
Алдан түтәлләр казып, нәни буразначыклар ясап, җир катыргач, кишер, чөгендер, редис, барлык төрдәге салатларны; дельфиниум, люпин кебек суыкка чыдам чәчәкләрнең орлыкларын; укроп, петрушка кебек тәмләткеч үлән орлыкларын чәчеп, өсләренә җылы чакта чиләкләргә тутырып, сарайга кертеп куелган, өшемәгән (!) коры туфрак сибеп чыгабыз. Түтәлләрне коелган яфраклар, кипкән сабаклар белән мүлчәлибез.
– Күпьеллык чәчәкләремне өшетмичә, исән-сау кышлатуга ничек әзерлим икән? Розаларны кайчан кисеп томаларга ярый? Яраткан гәҗитем “Шәһри Казан”да шул турыда аңлатып язсагыз, рәхмәтле булыр идем.
Балтач районыннан Әминә апагыз.
– Флокс, пион, ирисларның сабакларын, гортензиянең укмашлы чәчәкләрен генә кисеп, гөмбәчекләргә каршы көрәшүче фитоспорин кебек биопрепарат эремәсе бөркеп, зарарсызландырабыз. Саклык белән төпләрен йомшартып, “Көзге ашлама” кертәбез. Ай азагында әйбәтләп сугарабыз. Канна, каллаларны; гладиолус, дәлияләрнең бүлбеләрен хәзер казып алабыз, киптереп, базга төшереп, саклауга куябыз. Клематисларны, розаларны температура – 6 градуска җиткәч кенә кисеп, берничә катлы агроспанга төреп, бәйләп калдырабыз. Кар яугач, калын итеп өсләренә өябез. Хәзер аларның чәчәкләрен кисәргә, аскы яфракларын өзәргә кирәк. Томалаган чакта, розаның өлгереп җитмәгән ботаклары, бер яфрагы да калмаска тиеш. Аларны кискәч, дезинфекциялибез, ашлыйбыз, сугарабыз, тамырларын өшүдән саклау өчен, төпләре әйләнәсенә черемәле яки компостлы коры туфрак өябез.
Бакчачы дусларым, күргәнегезчә, октябрьдә эшләп өлгерәсе эшләребез бик күп. Югарыда язып үтелгәннәреннән тыш, язын рассада үстерү өчен туфрак катнашмасы әзерлисе, теплицаларда үскән сидератларны чабып, ваклап, туфракка кертәсе, бакча йортын, мунчаны юып чыгарып, инвентарьларны чистартып, ремонтлап куясы, базларны томалыйсыбыз бар. Исән-сау булсак, барысына да җитешербез, дип өметләнәм.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Комментарийлар