СССР заманында яшәүчеләр баласызлыкка салым түләгәннәрен яхшы хәтерлиләрдер әле.
Скопировать ссылку
СССР заманында яшәүчеләр баласызлыкка салым түләгәннәрен яхшы хәтерлиләрдер әле.
Кайбер депутатларыбызның көлке тоелган закон проектлары уйлап табуларына күнегеп киләбез бугай инде. Тик кайберләре турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Әле күптән түгел интернетта халык Дәүләт Думасында яңадан баласызлык өчен салым кертү тәкъдиме белән чыгуларын ишетеп, гөжләп алды. Бу юлы мондый тәкъдим белән депутат Андрей Гурулев чыкты. Ул салымнан кергән акчаларны балалар йортларын модернизацияләүгә җибәрергә мөмкин, дип белдереде.
2017 елда да шундыйрак хәбәрдән бер тын гөжләп алган иде инде халык. Ул елны Россиядә аз балалы (бер баласы булган) гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр, дигән хәбәр халыкны өнсез калдырган иде. Шул исәптән мине дә. Әлеге хәбәрдән соң, бер бала белән тол калган хатын-кыз да шушы категорияга керә ич, кайгыга юлыгуы гына җитмәгән, ул хәзер салым да түләргә тиеш буламы инде, дип уйлаганым хәтердә. Ә ул үзе ярдәмгә мохтаҗ түгелме? Матди мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләрне алыйк. Бәлки алар икенче бала турында башларына да китерә алмый торгандыр. Чөнки берсен үстерүе дә авыр. Хәзер алар салым түләргә тиеш буламы инде?
Ул чакта “Известия” газетасы хәбәр иткәнчә, шушындый ук тәкъдим белән демократия, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан булган. Идея авторы мондый чараларны кертү күпбалалы гаиләләрнең статусын үзгәртергә һәм күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип санаган.
Тарих битләренә күз салсак, СССР заманында яшәгән кешеләр баласызлыкка хезмәт хакыннан салым тотып калганнарын яхшы хәтерлиләрдер әле. Бу салымны баласы булмаган эшчеләр түләгән. Салым түләтү бала туу очракларын арттыру, яшь буында әти-әни булуга этәргеч булсын дигән максаттан чыгып башкарылган. Бу мәсьәлә Бөек Ватан сугышы елларында тагын да актуальләшеп китә. Чөнки ул елларда илнең демографик хәле әллә ни мактанырлык булмый. Баласызлыкка салым җыю 1941 елның 21 ноябреннән тулы көченә эшли башлый. Салым итеп балалары булмаганнар хезмәт хакларының 6 процентын дәүләт казнасына тапшырырга тиеш булган. Әлеге категориягә 20-60 яшьлек ир-атлар һәм 20-45 яшьләрдәге хатын-кызлар кергән.
80 нче елларда да вәзгыять әллә ни үзгәрми. Өйләнешкән елны яшь гаиләгә ташлама да карала каралуын.
Инде безнең көннәрдә дә мондый фикерне хуплап чыгучылар табылып тора. 2003 елда Алексей Чумаков исемле депутат бу “күркәм” гадәтне яңарту тәкъдиме белән чыга. Ул, бала табу яшенә җитеп тә, әти-әни булырга ашыкмаучыларның хезмәт хакларының 3-5 процентын салым итеп түләтергә кирәклеген азсызыклый.
2006 елда да сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко баласызлыкка салым түләтү идеясен яңартырга талпынып карый. Мондый салымның кирәклеген ул, статистикага нигезләнеп, ел саен 21 миллион ир-атның буйдаклар исемлегенә керүе белән аңлата. Инде хәзер депутат Андрей әфәнде Гурулев та шул бер үк балык башын чәйни булып чыга.
Миңа калса, мондый закон проекты әзерләгәнче, депутатларыбыз яхшылап уйларга тиештер кебек. Яшәү көннән-көн кыйммәтләнгән заманда, мондый акылга сыймаслык кануннар уйлап тапканчы, балалар бакчаларына түләүне киметү, бала өчен түләнелә торган пособиеләрның күләмен арттыру, яшь гаиләләрне яхшы эш, торак белән тәэмин итүне үз эченә алган закон проектлары уйлап чыгарсалар яхшырак буласы да бит...
Комментарийлар