Бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдә йөргәндә, “һәр ялтыраган кап эчендә алтын орлык ятмый”, “бушлай сыр - тәбедә генә”, “яхшы әйбер арзан тормый”, дигән канатлы гыйбарәләрнең буш сүзләр түгеллеген истән чыгармавыбыз хәерле.
Бер авызым пешкәч, мин дә өреп кабарга өйрәндем. Моннан берничә ел элек, башкалабызның бакчачылыкка махсуслашкан бер эре супермаркетындагы намуссыз сәүдәгәрләрнең хилафлыгы аркасында, үземнең һәм тирә-күршеләремнең төп башына утыруы исемә төште.
Капчык тышына “Томатлар, баклажаннар, борычлар өчен әзер субстрат” дип язылган “уңдырышлы” туфракны, торфлы стаканнарга берәмләп күчергәч, матур гына үсеп киткән кәлшәләремнең төбенә өстәп чыктым. Өч-дүрт көн вакыт узмады, бичаракайларым кырыла башлады. Әгәр бу хәл бездә генә күзәтелсә, берәр төрле агротехник ялгыш җибәргәнмен, дип уйлар идем.
Әлеге кибеттән әзер туфрак сатып алган күршеләрем дә шундый ук бәлагә тарыды. Сәбәбе соңрак ачыкланды. Узган сезонда сатылып бетмәгән субстратлар ел буе җылы складта сакланганга күрә, туфракта гөмбәчек чирләре, патоген микроблар үрчегән булган икән. Акция белән кызыктырып, шалкан бәясенә сатылучы орлыкларның тишелеше дә ташка үлчим. Орлык сатып алганда, җитештерүче фирманың исеменә, кап тышындагы инструкциянең эчтәлегенә, куллану срогын күрсәткән штампка игътибар итү зарур.
Кайбер оятсыз сәүдәгәрләр, тауарының срогы чыкканын белә торып, иске язуын күрсәтмәслек иттереп, өстенә яңа штамп суга. Бер елны “Герман” сортлы, бәясе 88 сум торган кыяр орлыгы кабыннан нибары өч данә орлык чыкты, икенче кабы бөтенләйгә буш иде. Икенче юлы, рассадасын үстереп сату өчен, 14 кап “Обильный” сортлы кыяр орлыгы чәчкән идем, нибары 2 данәсе тишелеп чыкты. Аң булыйк, алданмыйк, җәмәгать! - диясем килә.
Рассада үстерәсе орлыкны, туфрак катнашмасын үзебез әзерләсәк, чәчүгә керешкәнче зарарсызландыру мәҗбүри. Дезинфекция ясау чир тудыручы бактерияләрне, корткычларның йомыркаларын, гөмбәчек спораларын, нематодаларны, тамыр череген, караяк авыруын китереп чыгаручы патоген микрофлораны юк итү өчен зарур. Зарарсызландыру ысуллары күптөрле. Шуларның иң гадие һәм шактый үтемлесе - туфракны катыру ысулы. Көздән әзерләп капчыкларга тутырып куйган туфрак катнашмабыз салкын гаражда кыш чыкканда бозланып ката.
Чәчүгә керешергә өч атна кала өйгә алып кереп эретәбез. Болай эшләгәндә корткычларның бер өлеше юкка чыкса да, туфрак тәмам сәламәтләнде дигән сүз түгел әле. Төрле чирләр тудыручы гөмбәчекләр, аеруча фитофтора споралары салкыннан курыкмый. Шунысын истән чыгармыйк: әгәр туфрак әзерләгәндә, аңа биогумус катнаштырган булсагыз, бу составны катырганда, күзгә күренми торган тере микроорганизмнар һәлак булачак. Таныш бакчачыларым арасында, чәчүлек туфракны тирән табага тутырып, өстенә су бөркеп, ярты сәгать +70-90 градус кайнарлыктагы газ мичендә кыздырып алучылар бар. Үзем дә бу ысулны кулланганым булды. Туфракны агач кашык белән болгатып, кайнарлыгын тикшереп тору мәҗбүри.
Ул кулны пешерер-пешермәс хәлгә килгәч, газны сүндереп, духовка ишеген ябып куя идем. Интернеттагы видеодәрестә әлеге алымны микродулкынлы мичтә кулланып күрсәттеләр. Мичне иң кайнар режимга куеп, дымлы туфраклы савытның өстен каплап, шунда алты минут тоттылар. Һәр алымның үз уңай һәм кимчелекле яклары бар. Утта кыздырып алынган туфракта корткыч йомыркалары, зарарлы бактерияләр һәм микроблар гына түгел, үсемлекләр яшәеше өчен бик кирәкле файдалы микроорганизмнар да һәлак була бит. Туфракны янәдән терелтү өчен, бер атна алдан җылы суга салып җебетелгән - “уятылган” фитоспорин биостимуляторы сибәргә туры килә. Ике атнадан соң чәчүгә керешергә була.
Бакчачылык кибетләрендә туфракны зарарсызландыруга тәгаенләнгән химикатларның, биофунгицидларның ассортименты бик киң. Биопрепаратлар файдалы бактерияләрне, чир чыганакларын үтереп кенә калмый, туфракның составын яхшырта, биредә үсәчәк культураларның иммунитетын яхшыртырга ярдәм итә. Һәркайсының куллану тәртибе препаратларның савыт тышлыгына ябыштырылган инструкциядә тәфсилләп язылган, үзбелдекләнеп, дозаларын арттырырга ярамый. Ачык һавадагы түтәлдәге яки теплица эчендәге туфракны корткычлардан, аларның йомыркаларыннан, гөмбәчек спораларыннан арындыру өчен, чәчүгә керешергә бер ай кала инсектицидлар белән эшкәртәбез.
Эш тәртибе түбәндәгечә: туфракны әйбәтләп йомшарткач, гранулланган порошок хәлендәге препарат белән аралаштыралар, өстенә су бөркеп дымландыралар. Дезинфикция ясауның халык арасында бик киң таралаган ысулы - чәчүгә ике атна кала туфракка марганцовка эремәсе сибү. 5 г препаратны бер чиләк суда эретеп, 1 кв м.га 30-50 мл исәбеннән җиргә бөркергә ярый.
Бер нәрсәне онытмыйк: бу препаратны ачылыгы югары балчыксыл туфракта куллану тыела. Теплица конструкциясен һәм туфрагын зарарсызландыру максатыннан, аңа хлорлы известь эремәсе сибүчеләр бар. Хлоры очып бетсен өчен, бу ысулны көздән куллану отышлырак. Әрем, канлы үлән, гөлбадран, сарымсак, суган кабыгы, томат, бәрәңге сабагы, тырнак гөл, бәрхет гөл төнәтмәләре туфракны савыктыру, корткычларны, гөмбәчекләрне юк итү өчен уңышлы кулланыла.
Бакчабыздагы туфракны зарарсызландыру, аны файдалы микроорганизмнарга баету өчен, эремчек суы белән каймакны, балны төнәтеп, шәхсән үзем ясаган Бессагаб эремәсен куллануны бик отышлы алым дип саныйм.
Хәмидә Гарипова. Казан.
Фото: https://freepik.com
Комментарийлар