Инжирның файдалы үзенчәлекләрен белә идегезме?
Әгәр дә каныгыз куе икән, аны сыеклату өчен аспирин эчмәгез, ә ай дәвамында көн саен инжир ашагыз.
Аның составындагы эфир майлары канны сыеклатачак. Көнгә бер инжир ашау җитә. Бер ай узганнан соң курсны тагын кабатларга кирәк.
Өстәвенә, инжир баш мие эшчәнлеген яхшырта. Шуңа да интеллектуаль хезмәт белән бәйле кешеләргә, иҗади һөнәр ияләренә, эшмәкәрләргә әлеге җимешне ашарга киңәш ителә.
Тән температурасы күтәрелгәндә, ангина, бронхит белән интеккәндә, 1 аш кашыгы вакланган инжирга 2 стакан кайнар су салып, 10 минут акрын утта кайнаталар. Сөзеп, шул суны көнгә 4кә бүлеп эчәләр.
Арыганлыкны, хәлсезлекне бетерү өчен 4-5 инжирны сөт белән изеп, көн дәвамында 2-4 тапкыр ашарга була.
Организмны ныгыту өчен түбәндәге салатны ясап ашагыз.
Кирәк булачак: 300 гр инжир, 150 гр кара җимеш, 2,5 аш кашыгы миндаль, 1 стакан кефир, әфлисун кабыгы (цедра).
Кара җимешне суга салып торырга. Аннан соң инжир белән икесен нәзек итеп турарга. Миндальнең тышын салдырып, вакларга. Барысын бергә салып бутарга. Өстенә әфлисун кабыгын угыч аша чыгарып сибәргә һәм кефир агызырга.
Комментарийлар