16+

Бәрәңгене дөрес итеп саклау өчен кагыйдәләр

Бәрәңгене дөрес итеп саклау өчен кагыйдәләр әллә ни катлаулы түгел.

Бәрәңгене дөрес итеп саклау өчен кагыйдәләр

Бәрәңгене дөрес итеп саклау өчен кагыйдәләр әллә ни катлаулы түгел.

Ул урын: караңгы, коры, салкынча, 5-12 градус җылы һәм күп дигәндә 70-80 процент дымлылыклы булырга тиеш. Артык җылы булса, бәрәңге үрәчәк; салкында баллылана һәм ябыша торганга әйләнә; якты урында кеше организмы өчен зыянлы булган солонин бүленә башлый; артык коры булса бәрәңге кибә, ә дымлыда чери һәм гөмбәләнә. 

Бәрәңге саклау өчен иң яхшысы баз яисә гараж. Әмма андый урын бөтен кешедә дә булмаска мөмкин. 

Торак йортта яисә фатирда бәрәңгене озак саклау өчен шартлар бик үк яхшы түгел. Әгәр дә инде берничә чиләк бәрәңге запасыгыз бар икән, аны җылылык приборларыннан ераграк куегыз. Хуҗабикәләр, гадәттә, бәрәңгене раковина астында сакларга ярата. Әмма анда артык дымлы. Шулай ук яшелчәне полиэтелен пакетка салу да дөрес түгел, болай эшләгәндә аңа һава кермәячәк. Моның өчен тартма, кәрҗин, яисә авызын бәйләмичә генә капчык кулланыгыз. Андый очракта, бәрәңге азмы-күпме сакларга була. Әмма озак түгел. Чөнки +20 градуста ул үрә башлый. 

Әгәр балконда җылытылган агач тартмагыз бар икән, бәрәңгене шунда сакларга мөмкин. Моның өчен зур, тишекләрсез агач тартманы бакыр купаросы яисә хлор белән эшкәртеп, эчен пенопласт белән җылытырга яисә пенопласт урынына юрган кулланырга мөмкин. Тик бу ысул да балконда суытканчыга кадәр генә ярый. 
Бәрәңгене суыткычта тотучылар да бар. Әмма суыткычта 7-10 көнлек запасны гына сакларга киңәш итәләр. Суыткычта салкынча һәм балконнан аермалы буларак, анда даими температруаны сакларга мөмкин. Тик суыткыч тармасының арткы өлешендәге бәрәңгеләргә салкынчарак булачак һәм аларның крахмалы артып, баллыланырга мөмкин. 

Әгәр дә бәрәңгене суыткычта саклыйсыз икән инде, аны кулланыр алдыннан чыгарып, бүлмә темературасына кадәр җылытырга киңәш итә технологлар. 
Төрле сортлы бәрәңгеләрне бер савытка салып саклаудан куркыныч юк. Әмма Роспотребнадзор аларны аерырга киңәш итә. Чөнки сортына бәйле рәвештә, бәрәңгеләр төрле катылыкта була һәм шуңа саклау шартлары да төрле булу таләп ителә. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading