Тәмле һәм туклыклы брокколи кәбестәсен март башында тартмачыкларга чәчеп үстерү хәерле, чөнки турыдан-туры ачык грунтка утыртсак, ул тиешенчә өлгереп җитә алмас, уңышыбыз ким чыгар, иткән хезмәтебез әрәм булыр.
Уңышны җәйдән көзгәчә җыеп булсын өчен, аны бер - ике атналык интервал белән, берничә мәртәбә чәчәбез. Орлыкны “Энерген”да (алоэ согында, көл эремәсендә, “Эпин”яки “Циркон”да да ярый) 10-15 сәгать дәвамында җебетеп, 0,5 см тирәнлеккә, арасын 5 см калдырып чәчкәч, “караяк” чиреннән профилактика максатыннан, өстенә юка гына итеп, кыздырып зарарсызландырылган ком яки “Универсал” бакча туфрагы сибү отышлы. Савытларның тирәнлеге 10 см булса әйбәт, кәбестә үсентеләре иркенләп, тамырлары тармакланып- чукланып үсәр, күчереп утырткач, тиз тернәкләнер. Агач яки пластик капның төбендә дренаж тишекләренең булуы мәҗбүри, юкса тамырлар черергә мөмкин. Әүвәлге мәлдә суны үсенте төпләренә агызып сипмәскә, ә туфрак өстенә бөркергә кирәк. Ике чын яфрагы чыккач, аларны аерым савытларга күчереп утыртабыз. Апрель башында үсентеләрне чыныктырабыз.
Ачык грунтка 40 көнлек чагында чыгарып утыртабыз. Хәер, үтә дә иртә өлгерешле сортларның 25- 30 көнлек рассадасын да күчерергә ярый. Бер көрәк тирәнлеге казылган чокырга бер кушуч черемә, 1 бал кашыгы комплекслы ашлама, берәр уч көл, уңдырышлы туфрак белән болгатып, күп итеп, сыек марганцовкалы су сибәбез.Туфрак ачы булса, акбур һәм доломит оны сибеп, аны алдан ук нейтральләштерәбез. Юеш туфракка күчерелгән үсентеләрнең арасын 30 сантиметр, ә түтәлдәге рәтләр арасын 50-60 сантиметр калдырабыз. Корткычлардан саклану йөзеннән, араларына бәрхет гөл (бархацы) яки сельдерей үсентесе утырта барабыз. Әлеге максаттан түтәлнең баш- башына бәрәңге утыртсак та була. Кәлшәләр өстенә ачы борыч сибү корткычлардан саклый. Әрем исенә дә борчалар килми.
Лайлачларга киртә итеп, үсенте төбенә вакланган йомырка кабыгы сибәбез. Шәхсән үзем кәбестә үсентесе өсләренә бөкесе алынган, асты киселгән, төрле сыеклыклардан бушаган 5 литрлы пластик шешәләр батырып чыгам. Шул рәвешчә, мини парник барлыкка килә, үсенте кырауга бирешми. Әвәлеге мәлдә җылы суны шешә авызыннан сибәм, үсемлеккә зыян килми. Кәбестәләрнең башка төрләре сыман, брокколи да су ярата, төбен йомшартып тору мөһим. Уңыш мулдан булсын дисәк, ике атнага бер мәртәбә ашлау зарури. Шәхсән үзем ачытылган үлән суы, тавык яки сыер тизәге төнәтмәсе, “Агрикола для капусты”ны, комплекслы минераль ашламаны чиратлаштырып сибәм.. Ашлау алдыннан һәм аннан соң, су сибеп, үсентеләремне “юындырам”. Җәй уртасында салкынча су сибәргә ярый, әмма үсемлек төпләре катып китмәсен өчен, туфракны йомшартырга, мүлчәләргә туры килә.
Брокколины итле ашка, яшелчәле салатка салырга, йомырка белән кыздырырга, бәрәңге, кишер, суган салып, томалап пешерергә, кышка маринадлап куярга була. Аның файдалы үзлекләре санап бетерерлек түгел. Хәтта яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый ала икән.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: avopix.com
Комментарийлар