16+

Чөгендер канны яхшырта

Бүген мин сезне, кул астыбыздагы бик арзанлы сихәт чыганагын – гап-гади чөгендерне сәламәтлекне ныгыту максатыннан куллану үзенчәлекләре белән таныштырып үтәргә булдым, бәлки кемгәдер файдасы тияр.

Чөгендер канны яхшырта

Бүген мин сезне, кул астыбыздагы бик арзанлы сихәт чыганагын – гап-гади чөгендерне сәламәтлекне ныгыту максатыннан куллану үзенчәлекләре белән таныштырып үтәргә булдым, бәлки кемгәдер файдасы тияр.

Эшкә керешкәнче, бу тамыразыкның файдасы һәм дәвалау үзлекләре нидән гыйбарәт? - дигән сорауга бергәләп җавап эзләп карыйк. Ул В, PP төркеменә кергән витаминнарга, калий, магний, тимер, бакыр, йод кебек организмның иминлеге өчен бик кирәкле минералларга бай булганга, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашына уңай тәэсир итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Галимнәре аның составындагы бетацианид матдәсенең рак күзәнәкләре үсешен тоткарлавын раслаган. Татарстанда онкологик авыруларның чәчәк атуын, аның елдан-ел яшәрә баруын истә тотсак, чөгендерне көндәлек рационга кертүнең зарурияте бәхәссез. 

“Организм юан эчәклектә тоткарланган калдыклардан ешрак агулана, шунлыктан, эч катуны булдырмавын хәерле, - дип акыллы киңәш бирде “Ижминводы-Шифалы су” шифаханәсенең тәҗрибәле мануаль терапевты, Татарстанның атказанган табибы Илдар Газизуллин. - Моның өчен көн саен бер аш кашыгы булса да чөгендер ашарга яки аның согын сыеклатып эчәргә кирәк. Чөгендернең каллориясе аз, шунлыктан аны фигурасын саклаучылар курыкмыйча куллана ала. Ул эч йомшарту, сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү үзлегенә ия, канны, бавырны, бөерләрне чистарта, токсиннарны чыгара. Азканлылык, башка төрле кан авырулары белән интегүчеләр дә чөгендердән сихәт таба ала.

Андагы органик матдәләр баш миендәге кан юлларына, гомумән, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклауга уңай тәэсир итә, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, йөрәкне ныгыта. Составындагы фолий кислотасы яңа күзәнәкләр яралуга сәбәпче булганга күрә, организмны яшәртә. Ул организмыбызга D витаминын үзләштерегә ярдәм итә. Чөгендер балаларга, урта яшьтәгеләргә генә түгел, олыларга да бик файдалы”. 
 Шәхсән үзем яраткан табибымның әлеге киңәшләрен тотарга тырышам.

Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбендә элек бергә эшләгән хезмәттәшем Фирдәүсә Нургалиевна Тау халыкларының (ул Грозныйда туып үскән) озын гомерле булуын яшелчәләрне, тамыразыкларның яшь яфракларын, сабакларын, тәмләткеч үләннәрне еш куллануына бәйле булуы хакында дәлилләп сөйләгән иде. Ул безгә чөгендер, редис, шалкан яфракларыннан салат ясарга, шуларга йомырка өстәп, кәтлитләр кыздырырга, яшел тәмләткечле коймаклар пешерергә, морслар ясарга өйрәткән иде. Ашказаны-эчәк системасы, калкансыман биз, йөрәк авыруларыннан, анемиядән, шикәр диабетыннан интегүчеләргә әлеге сихәтле яфракларны рационга кертү аеруча мөһим. Бүгенге көндә тирә-юнебездә онкологик чирләр канат җәйгән мәлдә, боларның организмда төрле шешләр ясалуына каршы тору сәләтен белеп торуыбыз хәерле.

Чөгендер согындагы С витамины тән, бит тиресен җыерчыкланудан саклый, кан тамырларын сыгылмалы итә, А витамины күз күрүен яхшырта, ә фолей кислотасы кан ясалу процессына булыша. Хатын-кызларның айлык цикл вакытындагы эч авыртуын басарга булыша. Әмма шунысын онытып җибәрмик, кан басымы түбән кешеләргә чөгендер согы эчәргә ярамый. 

Тагын бер әһәмиятле үзенчәлекне истән чыгармыйк: чөгендер согы, сыккач, өсте ачык эмаль савытта яки гап-гади касәдә (чынаякта) ике сәгать дәвамында тонарга тиеш. Берьюлы күп итеп һәм сыекламыйча эчәргә ярамый, юкса косасы килүе, баш әйләнүе мөмкин. Иң яхшысы 50 грамм чөгендер сыгынтысына 1:10 нисбәтендә кишер яки алма, йә кабак согы салып, һичьюгы кайнаган су белән сыеклап эчү зарури. Әлеге катнашманы көненә ике стакан күләмендә кулланырга ярый. Ияләшә төшкәч, чөгендер согын күбрәк салырга була.

Кул астыбыздагы табигый чималга чөгендер кушып ясала торган берничә төрле сихәтләндергеч ризык әзерләү ысулын да тәкъдим итәм. 
Рецепт №1: яртышар стакан чөгендер, кишер согына, шул ук күләмдә бал, лимон, коньяк салып болгатып, пыяла банканы фольгага төреп, суыткычка куябыз. Көнгә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы күләмендә (олы кеше нормасы) эчәбез.

Рецепт №2: 1 әфлисун, 2 кишер, уртача зурлыктагы ярты чөгендернең согын сыгып, шуңа 50 грамм имбир тамырын вак угычта кырып катнаштырабыз.Әлеге катнашманы эчү һичшиксез үзегезгә тиз арада хәл кертер. Тамагы шешеп интегүчеләргә дә чөгендер согы ярдәмгә килә. Аның белән тамакны чайкагач, ярты сәгать дәвамында ашамаска, эчмәскә кирәк. 

Рецепт№3: өч данә уртача зурлыктагы чөгендерне угычта уып, 3 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч кушып болгатырга. Шуны май баскан урыннарга сылап, тәнне азык- төлек пленкасы белән урап, ярты сәгать тотарга. Катнашманы яхшылап юып төшергәч, крем сөртергә. Әлеге процедураны атнага бер мәртәбә ясарга кирәк. Нәтиҗәдә, май катламы юкка чыга, тән тиресе шомара, дип язалар. 

Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading