Урамда май башы. Әмма кибетләрдә һәм яшелчә, җиләк-җимеш сатучыларда бакча җиләге күренә башлауга инде берничә атна.
“Сезон вакытында да мондый җиләк булмый”, дип мактый-мактый сата алар товарын. Чит илдән кертелгән җиләкне ничек сайларга соң?
Җиләк хуш исле булырга тиеш. Исе катырак килгән саен җимеш тә яхшырак өлгергән дигән сүз. Дөрес, бу үзенчәлек сортка, җиләк өлгергәндә һава шартлары нинди булуга да бәйле.
Җиләкнең “койрыгына” игътибар итегез. Ул нык, яшел булырга тиеш. Әгәр дә кипкән икән, димәк җиләкне инде күптән җыйганнар яисә дөрес сакламаганнар.
Җиләк изелмәгән, коры, шома, тапларсыз булуы шарт. Әгәр дә җиләкнең төбендәге яшел “койрыгы” һәм җиләк арасында ара бар икән, бу җимеш татлы булмаячак, әчкелтем тәм бирәчәк, ди белгечләр.
Җиләкнең савытына игътибар итегез. Ул зур да, кечкенә дә булырга тиеш түгел. Зур савытта җиләкләр изелеп бетә.
Җиләк үтәкүренмәле пластик савытта булса әйбәт. Анардан җимешләрнең изелгәнме-юкмы, черек түгелләрме икәнен күреп була.
Савыттагы җиләкләр бер зурлыктаракмы икәнен дә карагыз. Төрле зурлыктагы җиләкләр төрле партиядән булырга һәм тәмнәре, сыйфатлары аерылуы бар.
Җиләкләрне химия сибеп үстерәләр, тизрәк кызарталар дигән сүз дөреслеккә туры килми, ди белгечләр. Химик препаратларны күп куллансаң, җиләкләр бик тиз чери икән. Сату нокталарында каты һәм кызарып җитмәгән җиләк күрәсез икән, бу аның сортына һәм өлгергәнче алдан җыелуына гына бәйле, ди алар.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар