16+

Гөрәҗдә гөмбәсен җыю буенча киңәшләр

Татарстан урманнарында гөрәҗдә гөмбәсе июль-сентябрь айларында үсә.

Гөрәҗдә гөмбәсен җыю буенча киңәшләр

Татарстан урманнарында гөрәҗдә гөмбәсе июль-сентябрь айларында үсә.

Бу гөмбәнең агулы аналогы юк, әмма гөрәҗдә дип алданырга мөмкин булган гөмбәләр җитәрлек. 

Гөрәҗдәнең эшләпәсе бүрәнкә (воронка- рус.) сыман, эшләпә кырыйлары аска караган. Өслеге сөт төсендә яисә бераз саргылт, кайвакыт көрәнрәк таплар белән капланган булуы мөмкин. Яңгырдан соң яисә томан төшсә, бу гөмбә өслеген бераз лайла каплый. 

Гөмбәнең согы җиләк-җимеш сокларын хәтерләтә. Ә киселгән җиреннән чыккан согы, һава белән кушылганнан соң, соры-саргылт төскә керә. 
Гөрәҗдәне нарат, каен урманнарында очратырга була. Алар зур булмаган “уйдыклар” ясап үсә. 

Гөрәҗдә гөмбәсендә аксым күп. Тыгызлыгы югары булганлыктан, тозлау өчен бик яхшы. Тозланган гөрәҗдә гөмбәсе 90 процентка судан тора, әмма С витаминына бик бай. 

Ялган гөрәҗдәләр агулы түгел, әмма бик тәмсез һәм шартлы рәвештә генә ашарга яраклы гөмбәләр исемлеген керә. Андый гөмбәләрне бик озак суда тотып һәм озак пешергәннән соң гына ашарга ярый. 

Ялган гөрәҗдәнең эшләпәсен пычак белән кырып карасагыз, ул “тавыш” чыгарачак. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading