Балан җимеше тынычландыру үзлегенә дә ия. Бер аш кашыгы баланга бер стакан кайнар су салып, көненә ике тапкыр эчегез. Баланнан сок та, морс та, кайнатма да, желе да ясыйлар.
Балан желесы Баланны кабыгы йомшарганчы пешерәбез. Суын түгеп, аңа янә ике стакан җылы су салып, тәмам изелеп беткәнче пешерәбез. Соңыннан баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушабыз. Катнашманы әкрен утта 50 минут кайнатып, банкаларга тутырабыз. Желе өчен 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.
Комментарийлар