Уңган хуҗабикәләр йомырка кабыгын чүплеккә чыгарып ташламый.
Бу калдыкның составында кальцийның зур күләмдә булуыннан тыш, анда кешеләрнең сәламәтлеге, үсемлекләрнең әйбәт үсүе, мул уңыш бирүе өчен кирәкле табигый макроэлементлар - фосфор, калий, магний, натрий минераллары; шулай ук күкерт, цинк, молибден, кобальт, фтор, бакыр, хром микроэлементлары, органик булмаган һәм азотлы компонентлар, витаминнар булуы ачыкланган.
Организм кальций кытлыгы кичерсә, кешенең чәчләре коела, тырнаклары төссезләнә, сөякләре сынучанга әйләнә, тешләре уала, сабыйларның үсеше тоткарлана. Авырлы, бала имезүче хатыннарда, климакс чорына кергән кешеләрдә бу матдәгә ихтыяҗ аеруча зур була. Йомырка кабыгының 92% ын кальций карбонаты тәшкил итә. Ә ул исә хлорлы кальцийга караганда әйбәтрәк үзләштерелә, кешенең яшәеше өчен кирәкле органнарының һәм системаларының тулыканлы эшчәнлеген стимуллаштыруда актив катнаша. Табигый продукт булуы сәбәпле, дозасын дөрес саклап кулланган очракта, организмга зыян салмый. Йомырка кабыгы кулланып, организмны радионуклидлардан, авыр металл тозларыннан чистартып булуы расланган.
Йомырка кабыгын сабынлап, щетка белән ышкып җиренә җиткереп юмасак, термик эшкәртеп, яхшылап киптермәсәк, сальмонеллез чире йоктыруыбыз ихтимал. Йомыркаларны ватып, савытка бушатканнан соң, кабыкларның эчендә аксымы калмасын өчен, әүвәле кран астында чайкатып алабыз. Шау кайнар содалы суга салып ярты сәгать тоткач, эчендәге ярысын куптарабыз. Җәй көне 4-5 сәгать дәвамында кызу кояш нурлары астында, башка вакытта 50- 60 градуслы газ мичендә әйбәтләп киптерәбез. Кабыктан он ясау өчен, аны фарфор киледә агач тукмак белән төяргә, кәһвә тегермәнендә тартырга, блендерда ваклатырга була. Онны өсте ябык пыяла яки пластик савытта караңгы урында саклыйбыз. Аны сабыйларга, зуррак балаларга, үсмерләргә, олыларга кулланырга ярый, кешенең яшенә бәйле рәвештә, күләме төрлечә була. Составы сөякнекенә бик тә охшашлы табигый биоөстәмә яшь организм формалашкан, үскән, ныгыган чорда кан тәнчекләре ясалуга ярдәм итә, баланың сөякләрен һәм теш эмален ныгыта.Аны азканлылыкны, сөякләрнең начар үсүен, кәкрәюен дәвалаганда даими кулланалар.Сабый ризыгына кушып бирү өчен, йомырыка кабыгы оны бик аз микъдарда - пычак очына гына элеп алына. Алты яшькәчә балаларга тәүлегенә 550-600 мг (грамм түгел!) бирергә ярый, үсмерләргә доза икеләтә арттырыла.Олы кешенең тәүлеклек ихтыяҗы -850-1000 мг.Бала имезүче, авырлы хатыннарның кальцийга ихтыяҗы аеруча зур, шунлыктан аларга 1300-1400 мг он кулланырга рөхсәт ителә. Бер чәй калагына 900-1000 мг он сыя. Шуны дүрт өлешкә бүлеп, сокка, суга, чәйгә салып эчәргә яки боткага, ашка кушып ашарга ярый.
Профилактика өчен эчкәндә, йомырка кабыгын бер ай кулланганнан соң, тәнәфес ясарга киңәш итәләр.Чирләрне алдан кисәтү максатыннан бер елга ике курс узарга ярый. Авырлы, бала имезүче хатыннарга чикләүләр куелмаган. Сөт продуктларына, балыкка, чистартылмаган үсемлек маена кушканда, табигый кальций әйбәтрәк үзләштерелә. Йомырка кабыгы оныннан сихәтле элексирлар ясап эчү дә файдалы. Аның ысуллары күптөрле. 1литр кайнаган җылы суга 1 бал калагы он салып яхшылап болгатып, калдыклары төбенә утырганны көтәргә кирәк. Шул суны 4 өлешкә бүлеп, көн дәвамында эчәләр. Бал калагының дүрттән бер өлеше күләмендәге йомырка кабыгы оны өстенә чирек лимонның согын сыгып, әйбәтләп болгатып, ботка рәвешенә китерәләр. Бу состав сөякләр белән проблемалар булганда файда китерә. Сынган сөякләр авыр ялганса, халык дәвачылары гына түгел, табиблар да дарулар белән беррәттән көнгә өч мәртәбә берәр бал калагы йомырка кабыгы оны кабул итәргә тәкъдим итә. Онны боткаларга, мюслиларга кушып ашаталар.
Кальций әйбәтрәк үзләштерелсен өчен, аскорбин кислотасы кирәк. Ә ул цитруслы җимешләрдә күп. Сабыйларга диатез чыкканда, дерматит чире аркасында битләре бозылып, нарасыйлар кычынудан, сызланудан тилмергәндә, 2-3 г йомырка кабыгы онын 5 мл лимон согына салып болгатып, табигый дару ясыйлар. Шул ук күләмдә кайнаган җылымса су өстәп, чирле балага ашаганнан соң эчерәләр. Дәвалау курсы- 2-3ай дәвам итә.
Табигый продукт булса да, ул бөтен кешегә килешми. Яман шеш белән авыручыларга, организмы бу продуктны кабул итә, эшкәртә алмаучыларга, аның составындагы кайбер компонентларына аллергия булучыларга йомырка кабыгы онын куллану тыела. Һәркайсыбызга аны куллана башлаганчы табиб белән киңәшләшү,организмдагы кальций күләмен ачыклау мәҗбүри. Дозаны арттыру катгый тыела!
Бакчачылар йомырка кабыгының кадерен белә.Онын ашлама итеп, кәбестә, помидор, борыч, баклажан һ.б. яшелчәләрнең кәлшәләрен күчереп утыртканда, ояларга салып калдыралар. Ул туфракның ачылыгын киметә, структурасын яхшырта. Йомырка кабыгын банкага тутырып, өстенә су коеп, 5-10 көн төнәткәч, 1:3 нисбәтендә су белән сыеклап, бүлмә гөлләренә, бакчадагы чәчәк төпләренә сибәләр, аны җимеш куаклары да үз итә. Аю чикерткә, каты корт, тычканнар үсемлекләрне харап итмәсен өчен, эрерәк итеп вакланганын түтәлләргә күмәләр, буразначыкларга тараталар. Кәбестәләргә, тамыразыкларга лайлачлар зыян китермәсен өчен, әйләнә –тирәләренә бераз гына вакланган йомырка кабыгы сибеп чыгалар.
Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар