16+

Юкә чәчәк атты: аны ничек җыярга һәм кулланырга?

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова, аның чәчәк ату чоры кыска, тизрәк җыеп калыгыз, дип ашыктыра.

Юкә чәчәк атты: аны ничек җыярга һәм кулланырга?

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова, аның чәчәк ату чоры кыска, тизрәк җыеп калыгыз, дип ашыктыра.

Үләнче әйтүенчә, юкә чәчәген һәм гомумән файдалы үләннәрне бик эссе көндә җыярга кирәкми. Яңгырлы көндә җыю да дөрес түгел. Чык кипкәннән соң көннең беренче яртысында җыю яхшы. Машина трассаларыннан ераграк урында, шәһәрдән читтәрәк җыегыз. Киптерергә куйганда да караңгы урын сайлагыз. Яхшылап кипкәч, картон тартмаларга яки кәгазь пакетка, йә булмаса иске мендәр тышына салып куярга була. 

– Файдасына килгәндә, ул тирләтү үзлегенә ия. Простатит вакытында кулланыла. Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен дә мөһим. Бигрәк тә климакс вакытында. Шулай ук юкә чәчәге ялкынсынуга каршы көрәшә, иммунитетны ныгыта. Йөрәк, кан тамырлары авыруларынан файдалы. Ул эфир майларына бай. Шуның белән юкә чәчәге хуш исле дә. Юкә үскән парк-скверларда йөреп кенә керсәң дә, кәеф күтәрелеп китә, энергия арта. Элек тә әйткәнем бар иде. Бала вакытта урманда җиләкне юкә яфракларына төреп ашый идек. Аны шулай ашарга кем өйрәткәндер инде, белмим, әмма тәме тел очында әле дә саклана, – ди әңгәмәдәшем.  
Карлыган, кура җиләге яфрагы, тархун үләне, бөтнек, ромашка һәм юкә чәчәген җыеп, шулардан чәй ясап эчәргә дә киңәш итә Фирая Захарова. Аныңча, мондый чәйнең зыяны юк, ә файдасы күп.  

– Юкә чәчәге төнәтмәсе, әйткәнемчә, тирләтә һәм ялкынсынуга каршы көрәшә, шуңа күрә аны еш кына салкын тиеп дәваланганда, температураны төшерү өчен кулланалар. Авыру тудыручы микрофлораның үсешен тоткарлау өчен дә авызны шул төнәтмә белән чайкарга була. Эфир майлары һәм антиоксидантларга бай булуы белән юкә чәе чыннан да иң файдалы эчемлек санала, – ди үләнче. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading