16+

Каен яфрагы: файдасы нәрсәдә һәм кемгә ярамый?

Әлеге агачның яфракларындагы файдалы үзлекләре хакында мәгълүмат бирербез.

Каен яфрагы: файдасы нәрсәдә һәм кемгә ярамый?

Әлеге агачның яфракларындагы файдалы үзлекләре хакында мәгълүмат бирербез.

Каенның бөресеннән алып, тамырына кадәр диярлек дәвалау үзлекләренә ия. Каен яфрагында кеше организмы өчен искиткеч файдалы булган бик күп микроэлементлар, биологик актив матдәләр бар. Бигрәк тә иммунитетны ныгыту өчен аскорбин кислотасы, С витамины күп. Сүз уңаеннан, каен яфрагында С витамины гөлҗимешкә караганда да күбрәк дип исәпләнә.

Моннан тыш бу яфраклар матдәләр алмашын яхшырта һәм ябыктыра. Чөнки аларда никотин кислотасы күп. Глютамин кислотасы мускуллар эшчәнлеген яхшырта, аларны үстерә. Фруктоза һәм аминоуксус кислотасы организмга кирәкле минералларны үзләштерергә булыша, стресслардан саклый, нерв системасын җайга сала.

Каен яфрагының иң төп үзлеге - аңарда натураль фитонцидлар, ягъни табигый антибиотиклар булуда. Каен яфрагы төнәтмәсе белән организмда гөмбәчекләрне, микробларны һәм вирусларны үтерергә була.

Моннан тыш каен яфрагында булган дубиль матдәләр хисабына ул канны туктата, эч китүдән ярдәм итә. Яфраклар ялкынсыну белән көрәшә, тукымалар яңаруга ярдәм итә, тамырларны ныгыта. Каен яфрагы әчкелтем булганлыктан ул аппетитны контрольдә тотарга ярдәм итә, ашкайнатуны җайга сала. Ә яз җыелган яфраклардагы Е витамины организмны яшәртә.

Каен яфракларын, гадәттә, башка үләннәр белән берлектә кулланалар. Бигрәк тә салкын тию, ялкынсыну булганда  ярдәм итә. Каен яфрагы урология һәм нефрологиядә бөерләр ялкынсынганда киң кулланыла. Шулай ук сидек юлларын дезинфекцияләү (цистит, нефрит) һәм бөерләрдә, сидек юлларында таш булса каен яфрагы ярдәм итә дип санала. Әлбәттә теләсә кайсы дару үләне кебек үк, каен яфрагын да бөтен кешегә дә кулланырга ярамый. Мисал өчен, каен серкәсенә аллергия булганнарга; ашкайнату системасында җәрәһәт булса; сидек бүлеп чыгару системасына эләккән инфекцияләр кискенләшкәндә каен яфрагы белән дәваланырга киңәш ителми.

Спирт белән ясалган төнәтмәләрне табиблар бала көтүче яисә бала имезүче хатын-кызларга, 12 яшькә җитмәгән балаларга эчәргә ярамый, ди. Каен яфрагы бәвел кугыч үзлеккә ия, шуңа да аның төнәтмәсе шешенүдән интегүчеләргә ярдәм итәчәк. Чөнки организмнан артык сыеклык чыгачак. Бөердә ташлар булганда аларны ваклап чыгару өчен дә каен яфрагы төнәтмәсенең файдасы әйтеп бетергесез. Әмма мондый авыруларны табиб белән киңәшләшмичә халык ысулларына гына таянып дәваларга ярамый. Бетчәләрдән интеккәндә, тәндәге яраларны дезинфекцияләү таләп ителсә, дерматит, экзема кебек авырулар булса каен яфрагын суда пешереп, зыян күргән урыннарга сылагыз, сөртегез. Пеләшләнә башласагыз чәч юганнан соң башыгызны каен яфрагы суы белән чайкатыгыз.

Салкын тиеп, ютәл белән интеккәндә, теш сызласа, парадонтоз кебек авырулар булса, каен яфрагыннан ясаган төнәтмәне эчү яисә авызны чайкату ярдәм итми калмас.

Ябыгырга теләүчеләр өчен: 1 аш кашыгы каен яфрагы, шул ук күләмдә кычыткан, миләүшә чәчәге һәм петрушка алып, 500 мл кайнар су белән төнәтергә. 40 минут тотканнан соң сөзеп, көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан эчәргә. 

Салкын тигәндә 1 аш кашыгы кипкән каен яфрагын 500 мл кайнар су салып төнәтеп, 50 шәр мл күләмендә 5-6 тапкыр эчәргә. 
Шуны да истән чыгармагыз: каен яфрагыннан төнәтмәләрне йөкле хатын-кызларга һәм 12 яше тулмаган балаларга кабул итәргә ярамый. Чәчләрне чайкатырга, куллар һәм аяклар өчен ванна ясарга, битне юарга гына рөхсәт ителә. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading