16+

Керне салфетка белән юыгыз

Кер юганда кер машинасы барабанына 2-3 юеш салфетка салыгыз. Болай эшләгәндә, кием-салымдагы җепләр, вак чүпләр әлеге салфеткага җыелачак.

Керне салфетка белән юыгыз

Кер юганда кер машинасы барабанына 2-3 юеш салфетка салыгыз. Болай эшләгәндә, кием-салымдагы җепләр, вак чүпләр әлеге салфеткага җыелачак.

Бер юган салфетканы икенче тапкыр кулланмагыз. Аның юка материалдан эшләнмәгән булуы да мөһим. Шуңа артык арзанлы салфетка кулланмагыз.
Бер юганда 3 салфеткадан да артыграк салмаска киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, әгәр дә кибеттәге кер порошогын кулланасыгыз килмәсә, аны үзегез ясый аласыз. Моның өчен 1 стакан угычтан чыгарылган кер сабыны, 1 стакан аш содасы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 1 чәй кашыгы тоз, хуш ис өчен берничә тамчы эфир мае алына. Әйберләрне бергә бутарга һәм катнашманы кер юганда 1-2 чәй кашыгы салырга була. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading