Күбебез яратып ашый торган кишер бай тарихка һәм кызыклы язмышка ия.
Кызыл төстәге кишернең туган җире – Урта диңгез буйлары һәм Әфганстан. Һиндстанда аның шәмәхә, ак, сарылары кыргый болынлыкларда табигый рәвештә үсә. Европага Азиядән үтеп кергән. Швейцариянең борынгы хәрәбәләрнең берсендә җир астында кимендә 3-4 мең ятып ташка әверелгән кишер табылган. Голландларның Оранский фамилияле король династиясе сары төсне, дәүләт билгесе буларак, рәсми рәвештә кабул иткән булган.
Бу төскә мөкиббән киткән нәсел дәвамчысы Вильгельм Өченче XVII гасырда Англия белән идарә иткән. Аның күңелен күрергә омтылган тырыш бакчачылар, Ираннан һәм Әфганстаннан кайтартылган төрле төстәге кишерләрне үзара серкәләндереп, бу тамыразыкның бик татлысын - сары төстәгесен китереп чыгарганнар, дигән риваять яши. Англия белән Елизавета I идарә иткән чорда сары кишердән әзерләнгән ризыклар, патшабикә өстәлендәге затлы делекатесларның берсе булудан тыш, модалы аксессуар ролен дә үтәгән. Аксөяк байбичәләр аның белән затлы эшләпәләрен бизәгән. Германиядә яшәгән немецларның бик борынгы бабаларында бер сәер йола хөкем сөргән: парда пешкән бер җамаяк кишерне кичтән урманга илтеп куя торган булганнар. Төнлә татлы ризыкны гномнар ашап китәчәк, рәхмәт йөзеннән, савытка алтын кисәкләре салып калдырачак, дип өметләнгәннәр. Ерак кыйтгалардан авырлык белән үтеп кергән татлы яшелчә әүвәле Русь дәүләтендә патшалар, аксөякләр ризыгы булып саналган. Соңрак монахлар ярдәме белән гади халык арасында киң таралган.
Файдасы нидән гыйбарәт? Карап торышка бик гади, арзан, күбебезнең бакчасында үсүче кишернең составы катлаулы, һәркайсы үзенчә әһәмиятле күптөрле компонентлардан тора. Каротины эчке органнарны зарарланудан саклаучы эпителий күзәнәкләренең нормаль эшчәнлеген тәэмин итә. 100-200 г кишердәге каротин организмның аңа булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә. Бета-каротины организмны иртә картаюдан саклый, иммунитетны ныгыта, чирләрне алдан кисәтә. Биотины аксымнар һәм аминокислоталар эшләп чыгару өчен кирәкле матдә. Пантотен һәм фолий кислоталары азканлылык чирен һәм тире авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә. Ул С, В1, В2, В3, Е, К, РP төркемендәге витаминнарга, табигый антибиотикларга - фитонцидларга бай. Клетчаткасы һәм С витамины йөрәк эшчәнлеге өчен бик мөһим. Кишер орлыгы экстрактыннан ясалган дарулар белән йөрәк чирләреннән, атеросклероздан уңышлы дәваланалар. Ул бавырны “начар” холестериннан чистарта. Кишерне даими кулланган кешенең яман чиргә бирешү ихтималы юк дәрәҗәсендә, дип язалар.
Каротиноидлар хәзинәсе булып саналган бу диетик ризык иммун системасына зур терәк. Ул сулыш алу, ашкайнату системаларындагы лайлалы катламнарга уңай тәэсир итә. Кишерне чи килеш ашасак та, майда кыздырсак та, томалап пешерсәк тә, файдалы үзлекләре сакланып кала.
Кишердән тәмле ризыклар. Ит, балык, ярма, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән җиңел яраша торган бу тамыразыктан аш, салат, винегрет, соус, мусс, сок, десертлар әзерлибез, бөккән пешерәбез. Форсаттан файдаланып, үзем яратып куллана торган берничә рецепт белән таныштырып үтәм.
№1. Кишерле ясмык ашы пешерү өчен: 600 г кишер, 140 г кызыл ясмык, 1л шулпа, 125 мл сөт, 2 чәй калагы тмин орлыгы, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, бер чеметем чили борычы, тоз, 200 мл йогурт кирәк. Тирән кәстрүлдә тмин белән борычны 1-2 минут кыздыргач, зәйтүн мае, кыргычта кырылган кишер, сөт, шау кайнар шулпа, ясмык өстәп, ярма йомшарганчы 15-20 минут кайнатам. Блендерда издереп, тәменчә тоз сибәм. Тәлинкәләргә бүлгәч, һәркайсына берәр аш кашыгы йогурт өстим. Табынга чыгаргач, янына җиңелчә кыздырылган ипи телемнәре куям.
№2. Кыздырылган кишер, чәчәк кәбестә, перловка салаты әзерләү өчен: 1 кәбестә, 3 кишер, 2 чәй калагы тмин, 1 ч.к. бал, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 200 г ярма, 100 г кузаклы фасольалабыз. Әзер салатка тәм кертәчәк катнашмага: берәр уч петрушка, бөтнек, 1 а.к. гәрчич, 100 мл зәйтүн мае, 30 мл алма уксусы кирәк булачак. Эш барышы: юып, түгәрәкләп туралган кишер һәм учарлары аерым өлешләргә бүленгән чәчәк кәбестәгә тмин, бал, май өстәп, тәменчә тоз сибеп, тирән савытта әйбәтләп болгатам. Пергамент җәелгән формага тутырып,+ 220 С градус кайнарлыктагы газ мичендә 30 минут пешерәм. Кичтән юып, кайнар суга салып бүрттерелгән перловка ярмасын 40- 45 минут чамасы (йомшарганчы) сулы кәстрүлдә пешерәм. Өлгереп җитәргә биш минут кала, яшел фасоль өстим, тоз сибәм. Суын түгеп, калган майны салып болгатам. Салатка кушасы тәмләткечләрнең барысын бергә блендерда издереп, паста хәленә китерәм. Табынга чыгарганда, киң тәлинкәгә бүленгән перловка боткасы һәм фасоль янәшәсенә, кыздырылган яшелчәләрне матурлап тезеп салам, өсләренә хуш исле тәмләткеч сибеп җибәрәм.
№3. Кишер, әфлисун, авокадо салаты ясау өчен: 3әр данә әфлисун, кишер, 2 авокадо, бер учлам рукола, 1 аш кашыгы зәйтүн мае кирәк. 2 әфлисунны кабыгыннан чистартып, телемләп турыйм.Кишерне эре тишекле кыргычтан кырам. Тәлинкә төбенә рукола яфраклары салып калдырам. Авокадоны кисеп, орлыгын алып ташлап, кабыгыннан чистартып, турап, әфлисун телемнәре белән аралаштырып, кишер өеме тирәсенә тәлинкәгә матурлап тезәм. Өченче әфлисунның кабыгын кыргычта кырам.Согын сыгам, сыек май һәм цедрасын кушып болгатам. Тәм керткеч заправканы салатка сибәм.
Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар