16+

Коену сезонын башлыйбызмы?

Күпләр кышны чаңгыда, тимераякта шуар өчен көтеп алса, икенчеләр нәкъ шул вакытта коену сезонын ачып җибәрә. Әйтик, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Роберт Гатауллин белән Александр Елизарьев кебекләр.

Коену сезонын башлыйбызмы?

Күпләр кышны чаңгыда, тимераякта шуар өчен көтеп алса, икенчеләр нәкъ шул вакытта коену сезонын ачып җибәрә. Әйтик, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Роберт Гатауллин белән Александр Елизарьев кебекләр.

Аларның сүзләренчә, кыш ул салкын тидереп авырулар вакыты гына түгел, киресенчә, аңардан бөтенләйгә котылырга мөмкин булган чор да. Роберт белән Александр исә моны үз тәҗрибәләреннән чыгып әйтә. Роберт кечкенә вакытыннан бирле ангина белән җәфаланган булса, аның танышы Александр бронхиаль астмадан интеккән. Еш кына хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килгән аларга. Робертның сөйләве буенча, берьюлы үзе, хатыны һәм баласы - өчесе бергәләп салкын тидерәләр. «Табиб һәрберебезгә 1500 сумлык дарулар язып бирде. Алар белән көчкә сәламәтләнгәч, җиләк-җимешне ашап торабыз, бөтен нәрсә дә бар, җитеш булса да, нишләптер, авырудан башыбыз чыкмый, дип уйлана башладым. Моның сәбәбен чынлап торып эзләргә дә тотындым. Ул вакытта күзем дә начар күргәч, интернеттан күзнең күрү сәләтен яхшырта торган махсус курсларга юлыктым. Монда, күзләр өчен кирәкле витаминнар, күнегүләрдән тыш, бер үк вакытта салкын су белән коену, дөрес туклану, физик күнегүләр ясау һәм зыянлы гадәтләрдән арыну кирәклеге турында да язылган иде. Мин боларның барысын да күндәм генә үти башладым. Дөрес итеп туклануга килгәндә, монда аксым белән углеводны бергә кушмаска, ягъни ит белән бәрәңгене, макарон белән кәтлитне һ.б.ны бутарга ярамый. Камыр ризыкларыннан баш тарттым, күбрәк чи ризык белән туклана башладым. Һәр көнне диярлек ваннада салкын су белән коенуны гадәткә керттем. Аннары инде акрынлап кышын бәкегә дә чума башладым», - дип сөйли Роберт. Соңгысының файдасын ул бигрәк тә күрә икән. Хәзер бер дә салкын тидергәнем юк, ангина турында бөтенләй оныттым, ди ул. Аныңча, үзеңдә сәламәтлегеңне ныгытасы килү теләге уянуга, бу эшне, иртәге көнгә калдырмыйча, вакытында башларга гына кирәк. Роберт, сәламәт яшәү рәвеше турында нишләп иртәрәк уйлый башламадым икән дип үкенеп тә куям әле, ди.
Ә Александр, хастаханәдә йөреп туйганнан соң, Иванов методы белән танышырга кирәк дигән карарга килә. Ныклап торып спорт белән шөгыльләнә, салкын су белән коена башлый. Аның әйтүенчә дә, иң мөһиме кешедә сәламәт булу теләге уянырга тиеш. Организмыңны үзең үк шуңа көйләсәң, әзерләсәң, салкын судан гомумән куркып калмыйсың. «Салкын су белән коену авырудан котылырга гына түгел, ә дөньяга башкача карарга да ярдәм итә, беркайчан да депрессиягә бирелмисең, кәефсезлектән зарланмыйсың, тиз уйлый башлыйсың, үзеңне гел көчле хис итәсең, - ди ул. - Моңа чыныгу чарасы гына итеп түгел, организмның энергетик көчен арттыру дип тә карарга кирәк».
Су салкын булган саен (температура 11 градустан түбән булганда), аның нәтиҗәсе дә яхшырак. Өстенә бозлы су койган кешенең тән температурасы кискен генә сикерә, хәтта 42 градуска кадәр күтәрелә һәм бу вакытта авыру тудыра торган микроблар да үлә.
Белгечләр әйтүенчә, бәкедә коену салкын тиюдән булган авыруларны - алтмыш тапкырга, башка авыруларны исә утыз тапкырга киметә. Радикулит, гипертония, туберкулез, шикәр чире, хроник ашказаны-эчәклек авыруларын да салкын су белән дәваларга мөмкин икән.


***
Аллага тапшырып, сез дә салкын су белән дуслашырга уйласагыз, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.
Организмны чыныктыру су процедуралары даими һәм системалы барганда гына уңышлы булачак.
Алдан ук әзерләнмәгән кешенең, салкын суга чумуга ук, йөрәге туктарга, көзән дә җыерырга мөмкин. Шуңа да берничә ай алдан әзерлек эшләрен башлагыз: иң элек салкын су белән кулларны, аякларны, аннары арка, күкрәк тирәләрен генә чылатыгыз. Һәр көнне суның температурасын берәр градуска түбәнәйтә барыгыз. Аннары инде салкын су белән коену этабына да керергә була. Кышын яланаяк урамда йөгерә, кар белән юына, суыкка тәмам ияләшкәч, урамга чыгып, өстегезгә бер чиләк су да коя аласыз. Соңрак, бозлы бәке сездә курку уятмаса, моржга да әйләнеп куюыгыз бар.
Бәкегә чумар алдыннан буыннарны җылытыгыз. Моның өчен 10-15 минут йөгереп килегез. Кулларыгызны, аякларыгызны чылатканнан соң, күтәренке кәеф белән муенга кадәр суга да керә аласыз. Кышын суның температурасы 4-5 градустан артмый, мондый шартларда булачак моржларга бәкедә 10-15 секундтан да артыграк торырга ярамый. Судан чыккач, корытып сөртенегез, тән тиресен ышкып җылытыгыз, җылы киемнәр киеп куегыз.
Әйткәнебезчә, салкында чыныгуда озын тәнәфесләр ясарга ярамый. Көн дә бәкегә төшә алмасагыз да, яланаяк кар өстеннән йөгереп керү яки урамга чыгып өстегезгә бер чиләк салкын су кояр өчен күп вакыт кирәкми. Мондый чыныгу физик яктан сәламәтлек кенә бирми, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге дә бүләк итә.

***
Салкын су белән коену Порфирий Ивановның сәламәтләндерү системасының мөһим бер пункты да булып тора. П.Ивановның әлеге системасында күрсәтелгән кайбер киңәшләр:
1. Көненә ике тапкыр елга һәм күлдә коеныгыз.
2. Тәмәке тартмагыз һәм исерткеч эчемлекләр эчмәгез.
3. Атнага бер тапкыр ач торыгыз (әйтик, җомга 19.00дән якшәмбе 12.00гә кадәр).
4. Ял көнне көн уртасында урамга яланаяк чыгып, берничә тапкыр тирән итеп сулыш алыгыз.
5. Табигатьне яратыгыз һәм аның чисталыгы турында кайгыртыгыз.
6. Урамда очраган һәр кеше белән исәнләшегез, һич югы күңелдән генә булса да.
7. Авыруларга, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга ярдәм итегез.
8. Үзегездәге саранлыкны, ялкаулыкны, куркуны, горурлыкны җиңегез. Кешеләр турында начар сүз сөйләмәгез, гайбәтләрне тыңламагыз.
9. Авыру турында уйламагыз.
10. Һәр уегызны эш белән беркетегез.

***
Терапевт Игорь Седов кисәткәнчә, бәкегә чуму бөтен кешегә дә рөхсәт ителә, әмма һәр кешегә дә сак булырга кирәк. Гипертоникларга, гаймориттан, бронхиттан интегүчеләргә, бөерләре авыртканнарга табиб белән киңәшләшү мөһим. Ә менә суык көннәрдә кечкенә балаларны бәкегә чумдыру кискен тыела, ни өчен дигәндә, аларның җылылык регуляторлары системасы камилләшмәгән. Шуңа да алар бик тиз өшергә, пневмония, менингит яки башка үзәк нерв системасы авырулары белән чирләп китәргә мөмкин.
Шуны да истә тотыгыз, йоклар алдыннан салкын су белән коенырга ярамый, юкса нерв системасы ярсып, йокысызлыктан интегәчәксез.
Организмны чыныктыру ничек кенә кызыктырса да, үз организмыңның үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Хроник авырулардан җәфаланганлыктан, нинди генә сәламәтләндерү системасына тукталсагыз да, иң элек табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

***
Салкын су белән дөрес коену өчен душ астына кереп басарга кирәкми, иң яхшысы - ваннада басып торган килеш, зур булмаган бер чиләк салкын суны өстеңә кою.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading