Казан федераль университеты белгечләре букча сайлау һәм аны тутыру буенча киңәшләре белән уртаклаша.
Скопировать ссылку
Казан федераль университеты белгечләре букча сайлау һәм аны тутыру буенча киңәшләре белән уртаклаша.
Уку елы башы якынлаша, димәк, мәктәп гардеробы һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен иң «кайнар» чор җитте. Казан федераль университеты белгечләре букча сайлау һәм аны тутыру буенча киңәшләре белән уртаклаша.
Фундаменталь медицина һәм биология институтының хирургия кафедрасы укытучысы, табиб-ортопед Илдар Сәлахов билгеләп үткәнчә, әлеге аксессуарны сайлаганда иң мөһиме – бала өчен уңайлылык. Конструкциягә килгәндә, аның ике нык лямкасы һәм ортопедик каты арткы өлеше булырга тиеш. Кагыйдә буларак, букча шәхси параметрларга көйләнә.
- Ул авыр булырга һәм балага басым ясарга тиеш түгел. Дәреслекләр аркага артык йөкләнмә бирмәсен өчен, арткы өлеше каты булган букча сайлап алу яхшырак, – ди И.Сәлахов.
Комментарийлар