Камыр өчен бүлмә температурасындагы 80 гр ак май, 1 йомырка, 0,5 чәй кашыгы аш содасы, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан он кирәк була.
Камыр басып аны 30 минутка суыткычка алып куярга.
Эчлек өчен: 9 процентлы 500 гр эремчек, 0,5 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1 стакан манный, 100 гр каймак, 1/3 чәй кашыгы ванилин кирәк.
Барысын бергә кушып, яхшылап бутарга.
Суфлены 3 йомырка агын 3 аш кашыгы шикәр комы һәм бер чеметем тоз белән ясыйбыз.
Камырны пирог пешәчәк савытка (диаметры якынча 23 см) җәябез. Камыр савытның кырыйларына да җитәрлек булырга тиеш.
Камыр өстенә манный сибәргә, аннан мүк җиләген җәясе. Җиләк өстенә шикәр комы сибеп, эремчекле эчлекне агызырга.
Пирогны духовкада 30 минут пешерергә. Аннан алып, өстенә суфлены җәяргә һәм өсте кызарганчы духовкада тотарга.
Өстәлгә суынганнан соң гына чыгарырга.
Фото: http://freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар