1970 елларга кадәр СССРда сагыз җитештерелмәгән. Чит илдә булган дипломатик хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре, номенклатура, тәрҗемәчеләр аны белгән һәм хәтта чәйнәп тә караган, ә гади совет гражданинына ул таныш булмаган.
Совет идеологлары сагыз чәйнәүдә капиталистик төзелешнең мәгънәсезлеге чагылуны һәм аны дошман Америка культурасының символы итеп күрәләр.
Сталин вафатыннан соң әкренләп көнбатыш мәдәнияте элементлары үтеп керә башлый. 1955 елда совет гражданнарының хәтта чит илләргә сәяхәт итү мөмкинлеге барлыкка килә. Бу мөмкинлектән бик азлар гына файдалана алган һәм аның өчен тел тидермәслек репутацияң булу шарт итеп куелган, шәхси характердагы мәгълүмат белән тулы биш битлек анкета тутырырга һәм хәтта медицина белешмәсе дә кирәк булган.
Әмма чит илгә совет кешесе үзе белән шактый чикләнгән суммадагы акчаны ала алган. Ул акчага барысы да кием яки техника алырга тырышкан, ә сагыз алырга акча аз калып, аны зур күләмдә алып кайта алмаганнар.
Сагызның беренче тапкыр Советлар Союзына кайчан күпләп керүе төгәл билгеле түгел. Аның беренче дулкыны 1957 елда Мәскәүдә узган VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале белән бәйле булырга тиеш. Башкалага килгән күп кенә чит ил кунаклары сагызны сувенир сыйфатында бүләк иткән, ә аңа алмашка значокларга ия булганнар. Әгәр дусларча алмашу коммерцияле гамәлгә әверелсә, аны инде чит ил кешеләре белән бартер дип атаганнар. Нәкъ менә шул рәвешле СССРга көнбатыш әйберләре үтеп керә башлый. Бу кешеләрне спекуляция өчен тоткарларга мөмкин булганнар, әмма бу совет яшьләрен туктатмаган.
Икенче дулкыны 1980 елда үткән Олимпиада белән бәйле.
Хәзерге вакытта имеш-мимешләрнең чыганагын билгеләү авыр. Әмма имештер ярышлар узган СССР шәһәрләрендә мәктәпләргә һәм заводларга милиция хезмәткәрләре килеп, чит ил кешесе белән элемтәгә керү куркыныч, ә ул бүләк итәргә тырышкан сагыз бөтенләй агулы яки хәтта эчендә лезвиеләр булырга мөмкин дип кисәткәннәр дигән сүзләр тарала башлый. Ниндидер мәктәп укучысы ул бүләкне алган да хастаханәгә эләккән дигән сүз дә йөри.
Ләкин яшьләр арасында бернинди янау һәм тыюлардан курыкмаганнары да булган. Сирәк очрый торган товарга ия булу яшьтәшләре арасында аның статусын күтәргән.
СССРда сагызны 1975 елда Сокольники шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалардан соң чыгара башлыйлар. Ул вакытта стадионда СССР һәм Канаданың яшүсмер хоккей командалары уйный. Канада командасының спонсоры сагыз җитештерә торган Wrigley компаниясе була, җанатарлар матчтан соң сагыз таратырлар дип өметләнәләр. Уен тәмамлангач, Совет тамашачылары стадионнан чыгарга ашыга, ә аның артында Канада автобуслары тора. Чыгу юлы ябык була, ә стадионда көтмәгәндә утны сүндерәләр. Бер версия буенча, чит ил журналистлары совет яшүсмерләренең сагыз тирәсендәге шау-шуын төшерә алмасыннар өчен ут махсус рәвештә сүндерелгән. Ишекләр бикле, ә ут сүнгән булганга, этеш-төртеш башлана, һм анда 21 кеше һәлак була. Аларның унөченә хәтта 16 яшь тә тулмаган.
1977 елгы әлеге вакыйгадан соң Ереванда беренче тапкыр сагыз җитештерелә башлый. Аннан соң аны иң эре кондитер предприятиеләренең берсе булган «Рот Фронт» та чыгара.
Әмма 1990 елларда, Россия базарына импорт товарлар кереп тулгач, чит ил сагызы тагын популярлашып китә. «Турбо» сагызы эчендәге машиналар һәм мотоцикллар сурәтләнгән рәсемнәр буенча малайлар чит ил автосәнәгатен өйрәнгән. Ул вакытта урамнарда бары тик "Волга" һәм "Жигули" гына йөргән, ә сагыз эчендәге кәгазьдә Lamborghini һәм Bugattiдан алып Opel, Toyotaга кадәр сурәтләнгән булган.
(“Узнай Россию”дан кыскартып алынды)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар