16+

Нинди тукымалы диван сайларга?

Әгәр дә яңа диван алырга ниятлисез икән, иң элек аның кайда торачагын билгеләгез.

Нинди тукымалы диван сайларга?

Әгәр дә яңа диван алырга ниятлисез икән, иң элек аның кайда торачагын билгеләгез.

Әгәр дә ул аш бүлмәсендә торачак икән, ясалма күннән тышланган диван сайлагыз. Ул исләрне сеңдерми, тиз юыла, гигиена ягыннан да аерылып тора. 
Кунак бүлмәсенә алган очракта, бер төстә генә булган яисә рәсемнәре кабатлана торган тукымадан эшләнелгән диван сайлау кулайлы булачак. 

Балалар бүлмәсенә диван алган очракта, яхшы чистартыла торган, мөмкин кадәр экологик материал сайлагыз. Диванның тышлыгы салына торган булса тагын да әйбәтрәк. 

Әгәр дә өйдә тарта торган кешеләр бар икән, бәрхет тукымалы диван сайларга киңәш ителми. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading