16+

Сөялдән ничек котылырга?

Сөялләр (бородавка) организм көчсезләнгәннән соң барлыкка килә, диләр. Бәлки шулайдыр.

Сөялдән ничек котылырга?

Сөялләр (бородавка) организм көчсезләнгәннән соң барлыкка килә, диләр. Бәлки шулайдыр.

Еш кына ул балаларда, яшүсмерләрдә була. Кул биргәндә, сөялле кешедән йоккан булуы ихтимал. Сөялнең барлыкка килү сәбәбе – вирус. Шуңа күрә баланың иммунитетын ныгытырга кирәк. Антибиотикларны башка чара булмаса гына кулланырга. Рационда витаминлы, туклыклы, табигый ризыклар, яшелчәләр булсын. Кокос мае да вируска каршы яхшы чара.

Сөялдән котылырга ярдәм итә торган чаралар:
Сөялгә әле генә сыккан әче алма согы сөртергә. 10 көннән сөял бетәр.

Көн саен 2-3 тапкыр яңа сыгып алган суган суы сөртергә.
Чи суганны блендер яки башка нәрсә белән булса изәргә дә шул боткасыман массаны төнгә бәйләп калдырырга.
Суганны кабыгы белән уксуста кайнатырга да бераз төнәтергә. Шуның суын сөялгә тидерергә.

Өлгергән банан кабыгын 2-3 сантиметр квадратларга кискәләргә. Шома ягын аска куярга һәм шуның өстенә сарымсак согын тамызырга. Шул сарымсаклы банан кабыгын сөялгә куеп, пластырь белән ябыштырырга. Сөял беткәнче, көн саен яңаны куярга.

Рушания Минсәгыйрова, Спас
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading