16+

Тавык рулеты РЕЦЕПТЫ

Тавык рулетын ясау өчен: 200 гр каты сыр, 3 йомырка, 1 тавык түшкәсе, 3 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз һәм борыч кирәк була.

Тавык рулеты РЕЦЕПТЫ

Тавык рулетын ясау өчен: 200 гр каты сыр, 3 йомырка, 1 тавык түшкәсе, 3 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз һәм борыч кирәк була.

Тавык итен 1 суган белән иттарткычтан чыгарырга.
Сырны эре угычтан чыгарып, шуңа йомырка һәм каймак салырга. Яхшылап бутарга.
Яссы табага фольга җәеп, шуңа сырлы массаны җәергә.

Духовканы 180 градуска кадәр җылытып, 15-20 минут пешерергә. Йомырка янмасын өчен яхшылап карап торырга онытмагыз.
Корж әзер булганнан соң аз гына суыткач, фольгадан алырга. Тоз һәм борыч салып буталган фаршны өстенә җәяргә һәм кысып, рулет итеп төрергә.

Рулетны берничә кат фольгага төреп, 30 минут пешерергә.
Пешәргә 10 минут кала фольганы ачарга мөмкин. Рулет өсте алтынсу булып кызачак һәм матур булып торачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading