16+

Томатларны кыраулардан саклау өчен агроспан белән каплап торыгыз

Кәлшәләрен теплицага май башында ук күчереп утырткан озын буйлы, эре помидорлы, уртача һәм соң өлгерешле томатларыбыз шау чәчәктә, кайберләренең нәни җимшәннәре яралып маташа.

Томатларны кыраулардан саклау өчен агроспан белән каплап торыгыз

Кәлшәләрен теплицага май башында ук күчереп утырткан озын буйлы, эре помидорлы, уртача һәм соң өлгерешле томатларыбыз шау чәчәктә, кайберләренең нәни җимшәннәре яралып маташа.

Тәбәнәк буйлы “Момент”, “Первая любовь”, “Грунтовой Грибовской”, “Сибирская скороспелка”, “Оранж”, “Жемчужина”, “Бурковский ранний”, “Кукла Маша”, “Рубиновое сердце” кебек иртә өлгерешле сортларны һәм гибридларны ачык грунтка утыртып үстерүнең үз өстенлекләре бар. Иркенәеп җәелеп үскән, саф һава сулаган, җылы кояш нурларына коенган помидорларның тәме үзенчәлекле була. 

Халык сынамышлары буенча, балан чәчәк атканнан соң, салкыннан курка торган культураларның, шул исәптән томатларның кәлшәләрен ачык грунтка чыгарып утыртырга ярый. Безнең төбәктә 10 июньгә чаклы кырау төшү ихтималы булуы сер түгел. Ачык грунтка күчереп утыртылган томатларны төнге салкыннардан, кыраулардан саклау өчен, өсләренә дугалар бастырып куеп, көннәр генә түгел, төннәр дә җылынганчы, агроспан белән каплап тору зарури. 

Ачык грунтта утыртканда, утырту чокырларына кушучлап черемә, бер аш кашыгы көл, ярты кашык суперфосфат салып калдыра идем. Соңгы елларда томат, борыч, баклажан үстерүгә махсуслашкан, бу төрдәге яшелчәләр өчен кирәкле микроэлементлар белән баетылган грануллы ашламалар сатуга чыкты. Һәр төпкә күпме салырга икән, дип баш ватасы юк. Дозасын үлчәп салырга тәгаенләнгән түгәрәк кашыгы бар. Кайберәүләр утырту чокырына кычыткан турап тутыра, суган кабыгы салалар, сөяк оны сибеп калдыручылар бар.

Шәхсән үзем чокырны киңрәк, тирәнрәк ясап, кушучлап черемә салып, озак вакыт дәвамында таркалып, томатларымны туендырасы махсус ашламаны сибеп, туфрак белән аралаштыргач, ояга чиләкләп җылы су сибәм. Су сеңеп бетәр-бетмәс вакытта,”быкырдык”ка кәлшәләрне утыртып, төпләрен мүлчәләп куям. Атна-ун көн су сипмим. 

Ябык корылмага утыртылган томатларым баш-башы киселгән 5 литрлы су савытлары эчендә үсә. Су сипкән саен мүлчәләү өчен, кипшенгән чүп үләннәре, черемәле туфрак сала барам. Өстәмә тамырлары ясала. Дым озак саклана. Үсемлекләрне тукландырганда, сугарганда, ашламалы су тиешле урынга гына сибелә. Теплица эче коры, үсемлекләрнең тамыры дымлы була. Араларына базилик утыртып үстерәм, помидорларым хуш исле, тәмлерәк була. Корткычлар аның исен яратмый, теплицага керми.

Мәрхүм бакчачы – галим Фарсель ага Зыятдиновның үзе исән чакта биргән киңәшен тотып, ачык грунтта үстергәндә, көчле тармаклана торган сортларның рәт араларын – 60, үсемлек араларын 50 см калдырып утыртам. Тәбәнәк, штамб формасында үскәннәренең рәт арасы – 45-50, үсемлекләр арасы 35-40 см калса да ярый. 

Ачык грунттагы томатлар тернәкләнеп үсеп киткәч, гадәттә, утырканнан соң ике атна узгач, әйбәтләп сугарып, 1 чиләк суга 30 г нитрофоска исәбеннән катнаш ашлама эретеп салып, һәр төпкә 1әр литр сыекча сибеп, төпләрен яхшылап өеп куябыз. Киләсе сугару-ашлаулар вакытында суны, ашламалы сыекчаларны рәт араларында хасил булган буразналарга гына агызабыз. Томатларны 1:6 нисбәтендә җылы су белән сыекланган сыер тиресе, 1:15 нисбәтендә сыекланган тавык тизәге ачыткылары белән ашлау уңышны арттыра.

Гөмбәчек чирләреннән саклану йөзеннән, көл, суган кабыгы, сарымсак угы төнәтмәләрен сибүнең файдасы зур. Кайберәүләр томатларын чирләрдән саклу өчен, профилаклика чарасы итеп, үсемлекләрен ХОМ (бакырның хлорлы окисе), бордос сыекчасы белән эшкәртә. Күрәләтә агулы ризык ашыйсым килмәгәнгә күрә, бал белән эремчек суын үзем ачытып ясаган Бессараб эремәсенә, фитоспоринга өстенлек бирәм.

Иртә өлгерешле сортлардан зур уңыш җыеп алып булмаса да, өстенлекләре юк түгел. Фитофтора гөмбәчекләрен уята торган салкын яңгырлар чорына кергәнче, уңыш өлгертеп алырга җитешәләр. Тәүге уңышын авыз иттергән уртача зурлыктагы һәм вак помидорлар салат ясарга, чи килеш ашарга, тозлап, маринадлап кышка саклауга куярга яраклы. Иртә өлгерешле томатларның “Батяня”, “Видимо-невидимо” сортларының берничә данәсен теплицага утыртам. Сүз дә юк, алар ачык түтәлдә дә уңыш бирергә сәләтле. Ябык корылмада үскәннәренең помидорлары тизрәк кызара, уңышы бик күп була.

Томатларга суны атнага бер мәртәбә, күп итеп сибәргә, яфракларын чылатмаска кирәк. Кичтән сугарып, икенче көнне ашлау отышлы. Язын һәм җәйнең беренче ае башында ачытылган тирес һәм үлән сулары, чүпрә ачыткысы, азотлы ашламалар куллану тамырлар, сабаклар, ботаклар, яфраклар үсешенә уңай тәэсир итсә, уңыш өлгертү чорында калийлы- фосфорлы минераль ашламалар, микроэлементлар куллану зарури. 

Кайвакытта, үсемлекләрне артыгын тырышып “сыйлавыбыз” аркасында “симерәләр”, яфраклары эре, куе яшел, сабаклары юан, янботакчыклары күп, чәчәкләре аз була. Серкәләнмәгән кысыр чәчәкләр коелып төшә. Ашыгыч ярдәм сыйфатында 5 гр бор кислотасын, 2 гр чамасы марганцовканы кайнар суда эретеп, 15 тамчы йод тамызып, 1 л эремчек суына салып болгатып, 9 л чиста җылы су белән сыеклап, пульверизаторлы сиптергечтән томатларның өсләренә бөркергә туры килә. Бу эшне кояш кыздыра башлаганчы яки кичен башкару отышлы. 

Җимшәннәр күп яралсын, серкәләнсеннәр өчен, ябык корылмадагы томатларымның чәчәкле ботакларын иртәнге якта җиңелчә селкеткәләп чыгам. Тышта үсүчеләренә серкәләнергә җылы җил һәм бөҗәкләр ярдәм итә. “Завязь”, “Бутон”, “Томатон” препаратларын куллану да әлеге җәһәттән үз-үзен аклый. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading